Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф хезмәткәре бер вазифадан икенчесенә күчкәндә, белгечнең элеккеге квалификация категориясе үз көчендә каламы?

Мәгариф хезмәткәре бер вазифадан икенчесенә күчкәндә, белгечнең элеккеге квалификация категориясе үз көчендә каламы?

Сорау. Мәгариф хезмәткәре бер вазифадан икенчесенә күчкәндә, белгечнең элеккеге квалификация категориясе үз көчендә каламы?
Гөлүзә Фәйзуллина, Казан

Җавап. Педагогик хезмәткәрләрнең үзе башкарган вазифа буенча аерым бер квалификация категориясе таләпләренә җавап бирү-бирмәве «Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү тәртибе»нең 32 нче пункты нигезендә билгеләнә. Шул ук документның 14 нче пунктында күрсәтелгәнчә, педагогик хезмәткәргә беренче яки югары квалификация категориясе бирелә. Әлеге квалификация категориясе мәгариф хезмәткәре шушы вазифаны кайсы төр мәгариф учреждениесендә башкарса да үз көчендә кала.

Педагогик хезмәткәрләрнең укытучы буларак нинди фән (курс, дисциплина) укытуына карамастан — үз квалификация категориясе һәм квалификациясе «өлкән» сүзе белән билгеләнә торган вазифаны башкаручы хезмәткәрләрнең (тәрбияче — өлкән тәрбияче; өстәмә белем педагогы — өлкән өстәмә белем педагогы; методист — өлкән методист; инструктор-методист — өлкән инструктор-методист; тренер-укытучы — өлкән тренер укытучы) «өлкән» билгеләмәсе шушы санап кителгән юнәлештәге вазифаның кайсын башкарса да үз көчендә кала. Педагогик хезмәткәр башка юнәлештәге вазифага күчсә, квалификация категориясе сакланмый.

Әмма педагогик хезмәткәрләрне үз квалификация категориясенә мөнәсәбәтле булмаган башка юнәлештәге вазифаны башкаруга җәлеп итү максатыннан, мәгариф тармагындагы килешүләр, коллектив килешүләр нигезендә, әлеге вазифаны башкару өчен белеме (эш профиле) туры килсә, мондый хезмәткәрләргә башкарган хезмәте өчен үз квалификация категориясе буенча түләү шарты билгеләнергә мөмкин.

Фото: © Арсений Каримов / ИА «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ