Төрле тамгалы саннарны кушу
(6 нчы сыйныфта математика дәресе)
Лилия ШАКИРОВА,
Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең
югары квалификация категорияле
математика укытучысы
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты: төрле тамгалы саннарны кушарга өйрәнү; төрле тамгалы саннарны кушу кагыйдәләрен чыгару.
Үстереш максаты: укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; дәреснең проблемаларын күрә белү; чишү юлларын эзләү; нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү; үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белергә өйрәтү; игътибарлылыкны үстерү.
Тәрбия максаты: белем алуга кызыксыну тәрбияләү; дәрестә укучыларның сәләтен тулысынча ачу өчен уңай халәт булдыру; үзара ярдәмләшү; үз хезмәтенә намуслы караш тәрбияләү; традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, карточкалар, 6 нчы сыйныф өчен математика дәреслеге (авторлары: Н.Я. Виленкин, А.С. Чесноков), агач рәсеме ясалган плакат.
Дәрес барышы
- Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру
– Хәерле көн, укучылар. Сезнең белән чираттагы очрашуыма мин бик шат. Сезнең кәефегез ничек? Кәефегез яхшы икән, баш бармакларыгызны өскә күтәрегез, кәефегез начар булса, баш бармакларыгызны аска төшерегез. Бер, ике, өч... Кәефләрегез яхшы булгач, дәресне башлыйбыз.
Бүгенге дәрестә сез үз эшчәнлегегезне үзегез бәяләрсез. Мин сезгә бәяләмә таратам, сез шунда эшчәнлегегезгә тиешле баллны куярсыз, соңыннан нәтиҗә чыгарырбыз.
Бәяләү бите
Фамилия, исем ______________________________
| Дәрес этаплары | Билге |
| Телдән исәпләү |
|
| Математик модель төзү |
|
| Практик эш |
|
| Математик зарядка |
|
| Мөстәкыйль эш |
|
| Нәтиҗә |
|
Критерий: хаталарсыз – «5», 1 хата – «4», 2 хата – «3».
– Әйтегез әле, укучылар, дәресебезнең төп катнашучылары кемнәр?
– Әйе, без яисә мин. (Укытучы агач рәсеменә «мин» сүзен ябыштырып куя.) Әйдәгез, һәрберебез алдыбызга шундый максат куйыйк: мин бүгенге дәрестә иң тырыш укучы булам.
- Белемнәрне актуальләштерү
Математик күнегү.
1. Тискәре саннарны кушу кагыйдәсен кабатлап китик:
а) исәпләгез:
– 12 + (– 8)
– 7 + (– 9)
– 5,4 + (– 3,5)
б) төшеп калган саннарны әйтегез:
– 5 + (– 13) = ?
– 3 + ( ?) = – 15
(?) + (– 6) = – 49
в) ребусны чиш:
– Семья – гаилә!
– Дөрес, укучылар. Ә нәрсә соң ул гаилә? Сезнең гаиләгездә нинди традицияләр бар? Бүген без сезнең белән дәрес барышында гаиләнең тагын бер мөһим традициясен дә карап китәрбез.
2. Яңа теманы өйрәнүгә әзерлек эше:
Саннар бирелгән:
– 6; – 12; 15.
4; – 8; – 9.
– 2 ; – 6; – 8.
а) һәр санның модулен әйтегез;
б) һәр юлда модуле зуррак булган санны әйтегез;
в) һәр юлда модуле зуррак булган санның тамгасын әйтегез.
3. Анаграмманы чишегез:
нар-сан
шу-ку
лар-га-там
ле-төр
4. Килеп чыккан сүзләр белән дәреснең темасын төзегез. (Төрле тамгалы саннарны кушу.)
– Дәфтәрләрне ачабыз, датаны, теманы язабыз.
III. Проблемалы ситуация аша яңа тема аңлату
– Дәреснең максатын ачыклау өчен, түбәндәге биремнәрне үтик.
Мәсьәләне чишү өчен математик модель төзергә.
- Автобустан 10 кеше төште, 7 кеше утырды.
- Температура 3 °С ка төште, 8 °С ка күтәрелде.
- Елгада су дәрәҗәсе 140 мм га төште, 25 мм га күтәрелде.
– Укучылар, әйдәгез, килеп чыккан аңлатмаларны чишеп карыйк. Моның өчен безгә нәрсә ярдәмгә килер? (Координаталар турысы.)
– Әйе, дөрес, булдырдыгыз. Ә хәзер гамәли эш башкарыйк. Координаталар турысы ярдәмендә килеп чыккан аңлатмаларны исәплик.
– 10 +7 = -3 – 3 + 8 = 5
– 140 + 25 = ?
– Һәрвакытта да аңлатмаларның кыйммәтләрен координаталар турысы ярдәмендә таба алабызмы? Уңайлымы бу? Димәк, безнең алда төрле тамгалы саннарны ничек кушарга дигән проблема килеп чыкты. Максатыбыз нинди булыр? (Төрле тамгалы саннарны кушу кагыйдәсен чыгару, кушарга өйрәнү.)
– 10+7= – 3 – 3+8=5
– Килеп чыккан суммаларнын тамгалары нинди? (Беренче очракта минус, икенче очракта плюс.)
– Кушылучыларның модулен табыгыз:
| – 10|=10; |7|=7; | – 3|=3; |8|=8|
– Әлеге модульләрне парлап чагыштырыгыз:
| – 10|>|7|; | – 3|<|8|
– Зуррак модульдән кечерәген алыгыз:
| – 10| – |7|=3; |8| – | – 3|=5.
– Ә хәзер чыккан җаваплар белән чагыштырыгыз.
– Ничек уйлыйсыз, нәрсәгә бәйле икән җаваптагы тамга?
– Төрле тамгалы саннарны кушу кагыйдәсен әйтеп карагыз. Төрле тамгалы саннарны кушу өчен
- ________ модульле кушылучыдан ________ ________ ;
- килеп чыккан сан алдына ________ модульле кушылучының тамгасын куярга кирәк.
– Ә хәзер үзегезне тикшерегез. (Слайдка кагыйдә чыга.)
– Әлеге кагыйдә белән соңгы мисалны исәпләп карыйк инде:
– 140+25= – 115.
IV. Ял минуты
– Әйдәгез сөйләшеп куйыйк:
– әгәр кушу нәтиҗәсе тискәре булса, сез кулларыгызны ике якка сузасыз;
– әгәр уңай сан булса, кулларыгызны өскә күтәрәсез;
– әгәр 0 булса, кулларыгызны аска төшерәсез.
| – 17+7 | – 3+20 | (– 4)+1 |
| 13+(– 7) | – 11+1 | – 3+3 |
V. Яңа теманы ныгыту
1. Пазл төзү. (https://learningapps.org сайтында. Интерактив тактада эш.)
(Пазл дөрес төзелсә, картина чыга.)
– Укучылар, бу картинада нәрсә сурәтләнгән? (Гаилә.)
– Сез анда кемнәрне күрәсез? (Әти, әни һәм бала.)
– Димәк, безнең ике канатыбыз әти-әниләребез икән. (Укытучы агач рәсеменә «әти» һәм «әни» сүзләрен ябыштырып куя.)
2. № 4.200 (Тактада эшләү.)
а) 38+(– 8)=30;
б) – 90 + 40 = – 50;
в) – 293 +400 = 107;
г) – 100 + 99 = – 1.
V. Мөстәкыйль эш
Мисалларны чишеп, җавапларны таблицадагы хәрефләр белән алыштырыгыз. Килеп чыккан сүзтезмәне дәфтәрегезгә язып куегыз.
| А | Б | Ә | Л | И | Й |
| 4 | – 1 | – 15 | – 2 | 8 | 0 |
- – 20 + 5 =
- 8 + (– 9) =
- – 7 + 15 =
- – 5 + 4 =
- 5 + (– 1) =
- 28+ (– 29) =
- – 21 + 17 =
- – 0,5 + 0,5 =
(Җавап: әби, бабай.)
Үз-үзеңне тикшерү. (Укытучы агачка әби, бабай сүзләрен ябыштырып куя.)
– Дөрес, укучылар. Ә хәзер тактага карыйк инде. Сез анда нәрсә күрәсез? (Шәҗәрә.)
– Нәселеңне белү, эзләү – барыбызның да изге бурычы. Нәселеңне белү ул – туганнар белән аралашу, аларның хәлен белеп тору дигән сүз. Нәрсә соң ул шәҗәрә? Шәҗәрә ул – ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.
Мин сезгә шәҗәрә агачы макетын бүләк итәм, өйдә гаиләгез белән үзегезнең шәҗәрә агачын төзергә тырышып карагыз.
VI. Нәтиҗә ясау. Йомгаклау
Җөмләне дәвам ит:
– Бүген мин белдем …
– Миңа дәрестә …
– Мин өйрәндем …
Билге кую:
– Ә хәзер бәяләү битләрен җыеп алабыз. (Гомуми билгене укытучы карап куя.)
VII. Өй эше
№ 4. 220; 499 дан 501 гә кадәр булган бөтен саннарның суммасын табарга.





Комментарийлар