30 август – Казан шәһәренә 1011 ел тулган көн
Казан елъязмасы* Казаннан Япония башкаласы Токиога нәкъ 6841 чакрым. Аляскага – 6906 чакрым. Төньяк полюс та әллә ни ерак түгел—3808 чакрым гына. Казаннан Мәккәгә – 3903 чакрым. Кытай башкаласы Пек...
* Казаннан Япония башкаласы Токиога нәкъ 6841 чакрым. Аляскага – 6906 чакрым. Төньяк полюс та әллә ни ерак түгел—3808 чакрым гына. Казаннан Мәккәгә – 3903 чакрым. Кытай башкаласы Пекин бездән 5193 чакрым ераклыкта. Иң ерагы – Америка башкаласы Нью-Йорк. Аңа бездән 8033 чакрым. Иң якыны Мәскәү, 792 чакрым гына.
*Казан каласы төньяк киңлекнең 55 градус 47 минут 18 секунд, көнчыгыш озынлыкның 49 градус 07минут 10 секунд угында урнашкан.
* Казан – океан өсте тигезлегеннән 60 метр 46 сантиметр биектәрәк утыра.
* Казан – Бөек ефәк юлы белән Төньяк кыйммәтле җәнлек тиреләре юлы кисешкән ноктага урнашкан.
* Археологларның тикшеренүләре Казанга моннан мең ел элек нигез салынуын ачыкларга мөмкинлек бирде. Иң зур табыш – чех тәңкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Германия галимнәре Кремльдәге археологик казынулар вакытында табылган бу акчаның сугылу датасын X гасыр ахыры – ХI гасыр башы дип билгеләде. Ә Чехиянең күренекле нумизматы (тәңкәләрне өйрәнү белгече) доктор Ярмила Хаскова аны тагын да төгәлләштерде: 930-940 еллар.
* Казан борынгы карталарда Саstrama (Кастрама), Castarina (Кастарина) исемнәре белән билгеләнгән. График тамга гына куелып, исеме күрсәтелмәгән карталар да (1367 ел) бар. Ә инде XVI гасырда төшерелгән Герберштейн карталарына Казан бүгенге исеме белән кергән.
* Казанда барлыгы 600 ләп тарихи-мәдәни һәйкәл исәпләнә. Шуларның 75е Иске Татар бистәсендә урнашкан.
* 58 метр биеклектәге, җиде катлы Сөембикә манарасы – Казан Кремленең иң истәлекле һәйкәле – дөньяда сирәк очрый торган авыш манараларның берсе. Ул 1 метр да 90 сантиметрга авышкан. Манара очына алтын ай 1990 елда куелды (аңарчы да, ягъни 1918-1935 елларда, манара очында ярымай торган). Кайбер тарихчылар Сөембикә манарасын Казан ханлыгы чорыннан калган бердәнбер архитектура истәлеге, ди. Икенче берәүләре исә аны рус һәм татар осталары тарафыннан XVII йөзнең икенче яртысы-XVIII йөзнең башында салынган, дип исәпли.
Фоторәсемнең чыганагы: http://www.kazantravels.ru/kazan-foto-tury-v-kazan/
Комментарийлар