Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗе кабат укытучыларны җыйды

Әгерҗе районында Укытучылар һәм остазлар елын ябу уңаеннан тантаналы чара узды.

Анда укытучы династияләре вәкилләре, мөгаллимнәр, остазлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Татарстан мәгариф һәм фән министры  урынбасары Минзәлия Закирова, район башлыгы  Ленар Нургаянов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина педагогларга, остазларга рәхмәтләрен белдерде, алга таба да уңышлар теләде. Һөнәри эшчәнлекләрендә, конкурсларда аеруча күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар, остазлар, тәрбиячеләр министрлык, тармак профсоюз оешмасы һәм партнерлар исеменнән грамоталар һәм Рәхмәт хатлары һәм махсус күкрәк билгеләре белән билгеләп үтелде.

Республика  Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары Тирсә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Фәридә Шабаева, 7 нче  һәм 9 нчы балалар бакчасы белгечләре Марина Әхтәмова, Мария Калинина, Сарсак-Умга лицееның биология укытучысы Галина Васильева,  Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары Салагыш мәктәбенең рус теле укытучысы Индира Миңнебаева, Көчек мәктәбенең ОБЖ укытучысы Илдар Нәбиуллин һәм район мәгариф идарәсе коллективы, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының шундый ук эчтәлектәге хаты Салагыш мәктәбе ветеран-укытучысы Ильсон Рәшитов, Кичкетаң авылы  мәктәбе эшчесе Рамил Йосыпов  һәм  Тирсә  мәктәбе укытучысы Фәридә Шабаева исеменә адресланган иде.

Бу тантанадан «Мәгариф» журналы һәм «Татмедиа» агентлыгы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллинага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук «Татмедиа»ның Грамотасы белән әлеге идарә методисты Люция Терентьева һәм төп белгечлеге буенча педагог булган коллегабыз –  «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы баш редакторы Дания Әбҗәлиева  бүләкләнде.

Педагогларның хезмәтләрен мәгариф хезмәткәрләре  профсоюзлары да аерым билгеләп үтте. Бер гасырлык тарихлы  Кадыбаш мәктәбеннән чит телләр укытучысы Марина Миликанова, Девятерня мәктәбеннән технология һәм информатика укытучысы Флер Фаррахов Мактау грамотасына, Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Рафилә Алиева «Социаль партнерлык өчен» күкрәк билгесенә лаек булды.

Бүләкләнүчеләр исемлегендә район мәгариф идарәсе җитәкчесенең уң кулы – методик-мәгълумати бүлек башлыгы Гүзәлия  Әхтәмова да бар. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә район укытучыларын, тәрбиячеләрне әйдәп баручы, бу өлкәдә алдынгы тәҗрибәне таратучы белгеч ул. Соңгы дистә ел эчендә аның катнашында район, районара һәм республикакүләм 2 меңнән артык семинар узган. Бер ел элек  аның башлангычы белән  Әгерҗедә  «Формирование  читательской грамотности в поликультурном пространстве» дип аталган методистларнң зона семинары үткәрелде. Анда республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре  катнашында Мамадыш, Тукай,  Мөслим, Актаныш, Удмуртиянең Можга һәм Кече Пурга районнары педагоглары, методистлары тәҗрибә уртаклашты. Гүзәл Әхтәмова «Современная школа» федераль проектын район күләмендә гамәлгә ашыручы координатор, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне район, республика күләмендә уза торган төрле  һөнәри бәйгеләргә әзерләүдә оста белгеч-оештыручы да. Шуңа да Укытучылар һәм остазлар елын ябу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова аның түшенә «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесен үз куллары белән беркетеп куюы һәм алга таба да уңышлар теләве һич тә очраклы түгел иде.

Әгерҗе районы укытучылары – һөнәри бәйгеләрдә, укучылар конкурсларда һәм имтиханнарда югары нәтиҗәләргә ирешәләр, аерым фәннәрдән 100 балл җыючы укучылар саны арта бара һәм бу аларның республикада алдынгылар рәтендә баруын күрсәтә. Министр урынбасары М.Закирова билгеләп үткәнчә, болар барысы да яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә район педагогларының мәгариф идарәсе белән берлектә ирешкән уртак уңышы булып тора.

Альберт САБИР

Автор фотолары

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ