Логотип Магариф уку
Цитата:

Алар бездән дога көтә...

1945 елның Җиңү язын быел 79 нче тапкыр каршылаячакбыз. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн...

Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең сыкранулы эзен калдырган. Һәм бу мәхшәр безнең нәселне дә читләтеп үтмәгән. Югыйсә, узган гасырның 30 нчы елларындагы сәяси репрессияләр шаукымы нәселебездәге шактый гына асылдай ир-атларны үз зинданына олактырырга өлгерсә дә...
Әтиемнең 1924 елгы абыйсы Салихҗан Сабирҗан улын сугыш башлануга ФЗУга алалар. Анда беркадәр хәрби әзерлек уздырганнан соң 18 яше дә тулмаган егетне сугышка озаталар. Әбиемә 1941 елның декабрендә килгән өчпочмаклы хатында: «Мәскәү тирәсендә бик каты сугышлар бара. Безнең взводны да бу атнада сугышка кертәчәкләр», – дип язган була. Тик бу аннан килгән бердәнбер һәм соңгы хат була. Маһисәрвәр әбием гомеренең соңгы көненә кадәр (ул 1979 елның гыйнварында вафат булды) Салихҗан улы менә кайтыр, кайтыр дип көтеп яшәде. Хәрби өйрәнүләр узган чагында төшкән улының бердәнбер фотосын кулына алып, моңсуланып, хәтер төпкеленә чумып утырганын еш күрә идек. Тик бу фотоны саклый алмадык шул. Бик тә үкенечле: 1970 елда, Бөек Җиңүнең 25 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән чакта (мин бу вакытта 7 нче сыйныфта укый идем), мәктәбебез китапханәчесе Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышлап альбом төзибез дигәч, әбиемнән сорап, Салихҗан абыйның шушы фотосын илтеп бирдем. Һәм әлеге бердәнбер фото шуннан ... эзсез югалды.

Тагын бер үкенеч: Әтнә, Балтач районнары каһарманнарына багышлап нәшер ителгән Хәтер Китабында да Салихҗан абыебызның Сабирҗанов дигән фамилиясе Сабиров дип кенә бирелгән.

Илебез азатлыгы өчен бик яшьли гомерләрен биргән, шулай булуга да карамастан үзләренә генә түгел, хәтта исән булган нәсел-нәсәбенә кадер-хөрмәтләүләр тәтемәгәннәр, льготалардан файдаланмаганнар азмыни?! Тик хәзер, 78 ел узгач, алар «ялкынлы» кызыл сүзләргә, төрле марш, портрет күтәреп йөрүләргә дә мохтаҗ түгел. Алар бары бездән дога көтә...


Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Татар-информ

#МойГеройМояСемья
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ