Логотип Магариф уку
Цитата:

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектакле премьерасы

Бу спектакль белән драматург тамашачыларга ни җиткерергә тели?

15–16 декабрьдә тамашачы Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектакле премьерасын карый алачак.  Ни өчен нәкъ менә  Еники әсәренә нигезләнеп куела әлеге спектакль һәм бу спектакль белән драматург тамашачыларга ни җиткерергә тели? Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында спектакльгә багышланган матбугат очрашуында фикер алыштылар.

«Ике ел элек Еникигә кагылырга кыймыйчарак йөри идек. Гади булмаган, катлаулы, алдыбызга зур сораулар куйган заманда Еникинең  мәңгелек кыйммәтләр белән тулы дөньясы, матурлык турында сөйләшү безгә күбрәк кирәк тоелды. Балалар һәм яшьләр театры буларак, иң беренче чиратта бу спектакль гаиләләргә күбрәк кирәктер, дип уйлыйм. Бу премьерадан кайтканнан соң,  әти-әниләр әби-бабалары турында, гомумән, кадере кими барган дөньябыз турында сөйләшсәләр, безнең өзелеп бетмәгән җепләребезне ялгарга мөмкинлек бирер иде», – дип җавап бирде театр директоры Луиза Шарова.

Спектакльнең режиссеры Егор Чернышов сүзләренчә, спектакльне әсәрнең эчтәлегенә генә таянып әзерләмәгәннәр. «Сюжетның 40–50 процентын үзебез уйлап чыгардык. Автор сюжетын үзгәрттек, үзебезнең мотивларны өстәдек», – диде ул. Әмма спектакль сюжетының яңартылуына каршы, авторның әсәрен бозып «кире язганнар», «үзгәрткәннәр» дип тәнкыйди фикерләр дә әйтүчеләр бар. «Прозага алынабыз икән, без аны сәхнәгә экспонат кебек чыгара алмыйбыз. Текст драматургия кануннарына яраклаштырып үзгәртелгән», – дип искәртте театр директоры.

«Әйтелмәгән васыять» әсәре ни өчен «Матурлык» исеме белән чыгарыла? Спектакльнең инсценировка авторы Булат Минкин фикеренчә, матурлык төшенчәсе Еникинең бөтен иҗатында чагыла. «Матурлык уза торган кыйммәт, ә узгач аның кадере бетә. Шуңа бу исемне  калдырдык», – дип аңлатты ул.

 Төп герой – Акъәбине уйнаучы, Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина  бу рольнең аңа тапшырылуын бәхет дип саный. « Миңа инде 55 яшь. Бу яшьтә кеше үзенең тормышына ниндидер нәтиҗәләр ясый аладыр. Мин үземне әби итеп хис итәм, шуңа бу рольне башкару миңа авыр бирелми», – диде ул.

Спектакльдә төрле буын катнаша.  Алар арасында яңа эшли башлаган яшь артистлар да булачак.

 

                                                                                                                                                                                               Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ