“Авыл” дию авырмы?
ИКЕ ФИКЕРҖәйге каникулда балаларны авылга әби-бабай янына кайтарып куярга ярыймы? Әллә инде бу җаваплылыкны чит кеше өстенә аудару, балаларны «кулдан ычкындыру» буламы? Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, маркетолог«Җи...
ИКЕ ФИКЕР
Җәйге каникулда балаларны авылга әби-бабай янына кайтарып куярга ярыймы? Әллә инде бу җаваплылыкны чит кеше өстенә аудару, балаларны «кулдан ычкындыру» буламы?

«Җил куа-куа яшәргә өйрәнә»
Каникул җиттеме, мин балаларымны әби-бабалары янына кайтарырга ашыгам. Балалардан арынып, үзем ял итәр өчен түгел, билгеле. Мин, гомумән, балаларны күп һәм төрле җирләрдә йөртү яклы. Чөнки, беренчедән, йөргән таш шомара – бала үзен төрле хәлләрдә сынап карый-карый, олы тормыш өчен тәҗрибә туплый. Икенчедән, баланың «офыклары киңәя», ул дөньядагы мөмкинлекләрне күрә һәм тоя башлый.
Безнең авылның авыл диярлеге бар да, юк та – мин тумышым белән Сарман районы Җәлил бистәсеннән, әти-әнием шунда яши. Ирем Казанныкы. Шуңа күрә «авылга кайту» – ул «Җәлилгә кайту» дигән сүз инде бездә. Ягез, барлыйк әле: Җәлилдә нәрсәләр бар соң? Әти-әнием үз йортлары белән яши. Бакчабыз бар, ә бакчада бала-чага өчен эш бетми. Ихатада тавыклар бар, димәк, аларны карарга, ашатырга кеше кирәк – менә балаларга тагын бер эш. Җәлилдәге дусларымның бала-лары – минем балаларымның дуслары хәзер, димәк, уйнап-аралашып йөриячәкләр. Әниләрдә интернет юк – димәк, балаларым мин үскәндәге шахматларны актарып табып, шуны уйнаячак, мин укып үскән китапларны укыячак. Якын тирәдә урманнар күп – димәк, көн саен урманны гизеп, үсемлекләр, бөҗәкләр белән танышачаклар. Әнием исламда – димәк, балаларым догалар өйрәнәчәк, әбиләренә кушылып намаз укыячак.
Казанда мин бу әйберләрнең барысын да балаларыма бирә аламмы? Юк, билгеле. Без эштә, балаларны карарга вакыт юк. Каникулда да өйдә калдырсам, алар көне буе планшеттан кино карап, уен уйнап утырачаклар. Балаларны каникулда шәһәр шартларында өйдә бикләп тоту – менә ул җавапсызлык. Ә авылга кайтаруны мин җавапсызлык, димәс идем.
Замана балалары олылардан да күбрәк мәшгуль: дәресләр, музыка мәктәбе, рәсем мәктәбе, программалаштыру түгәрәге, инглиз теле репетиторы, шимбә дә дәресләр, якшәмбе дә репетиторлар… Олы кеше дә чыдамаслык мәшгульлек бит бу! <Дәвамы>
“Бала ата-ана янында булырга тиеш”

Мин, бала каникул вакытында әти-әнисе янында булырга тиеш, авылга кайтарып кую – җаваплылыкны әби-бабай җилкәсенә аудару, дип саныйм. Каникулларга балаларның әби-бабалары янына авылга кайтуының файдалы яклары күп, билгеле. Тынчу шәһәр фатирында бикләнеп ятмыйча, көне буе саф һавада йөрү, табигый азык белән тук-лану сәламәтлекләрен ныгытмый калмый. Ә ана телебезне, борынгыдан килгән һәм авылларда әйбәт сакланган гореф-гадәтләребезне күңелләренә сеңдерү аларның шәхес буларак формалашуында зур роль уйный.
Әмма мәсьәләнең тискәре яклары да күп. Йомшак күңелле әби-бабай, гадәттә, шәһәрдән ялга кайткан оныкларына эш кушмый. Балалар көннәр буе эшсез «трай тибә». Эшсезлектән башларына әллә нинди уйлар килеп, ярамаган гамәлләр кылып куюлары ихтимал, чөнки кышка печән әзерләү, терлек карау, яшелчәләр үстерү һ.б. белән мәшгуль әби-бабайның оныкларына игътибарлары җитмәскә мөмкин.
Кечерәк яшьтәге балалар суга батарга, базга егылып төшәргә, машина астына керергә, комбайнга яки башка төрле техникага кысылырга һәм башка шундый бәхетсезлекләргә юлыгырга мөмкин. Олыракларының, ирек хисеннән исереп, явыз ниятле, бозык, азгын адәмнәргә ияреп китүе бар.
Җәй – җитез хәрәкәтләнеп яшәп ала торган вакыт. Аның гомере бик кыска. Өч ай эчендә кыш буена җи-тәрлек тәэсирләр туплап калырга – чит шәһәрләр, чит илләр күрергә, диңгездә йөзәргә, биек тауларга менәргә, иксез-чиксез чүлләрнең кайнар һавасын сулап карарга, велосипедта җилдерергә һәм тагын әллә ниләр эшләп өлгерергә кирәк. Авылның табигате никадәр матур, һавасы ни дәрәҗәдә шифалы булса да, кыска гына җәй эчендә бөтен вакытны кечкенә генә бер авылда бикләнеп үткәрү баланың дөньяны күзаллавын чикли. Көз көне мәктәпкә килгәч, әти-әниләре белән урманнарга походларга йөргән, диңгез дулкыннарында иркәләнгән, поездларда, самолетларда ерак аралар кичкән, бүтән халыкларның гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре, сәнгате, мәдәнияте, милли ризыклары белән танышкан яшьтәшләренең күңелле бәяннарын тыңлап, үзенең исә авыл елгасыннан чыкмый ятканын, йә булмаса эшсезлектән күрше бакчасыннан алма урлап, койма җимереп мәгънәсез вакыт үткәрүен исенә төшереп моңсулансынмыни ул?! <...>
Фикерләрнең тулысынча электрон версиядә укыгыз
Комментарийлар