Логотип Магариф уку
Цитата:

Биектауда әфганчыларны искә алдылар

15 февраль Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак 2011 елдан башлап рәсми рәвештә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Әфганстанда хезмәт иткән ветераннар белән очрашулар матур традициягә керде.

Биектау районы Дөбъяз  урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан районкүләм чара оештырды. Кичәгә кунак булып килгән әфганчы-ветераннарны районның хәрби комиссары Александр Найденов котлап үтте һәм аларга юбилей медальләре тапшырды. Тантанада Биектау районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Ринат Сабирҗанов  катнашты. Мәктәп директоры Тәлгать Сабиров: «Чит җирләрдә дә хәрби бурычларын үтәгән якташ солдатларыбыз белән укучыларны очраштыру аларга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный, һәммәсенә зур рәхмәт», – дип үз фикерен җиткерде. Әфганчы ветераннар хәрби хезмәт чорына кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге чара укучыларның җыр- биюләре белән үрелеп барды.


Районнан 70 егет хәрби хезмәтне кайнар Әфганстан җирендә үткән, бүгенге көндә алар сафындагы 30 кеше исән түгел инде, ул сугышчылар турында истәлекләр генә сөйли.


Шунысын да әйтик: районда хәрби-патриотик клубларга һәм яшь армиячеләр отрядларына йөрүче 5–7 һәм 8–11 сыйныф укучылары арасында хәрби һәм физик әзерлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча район бәйгесе дә узды. Анда Дөбьяз урта мәктәбенең «Булачак сугышчы» хәрби-патриотик клубына йөрүче кече һәм өлкән төркемдәге укучылар 1 нче урынга лаек булды. Яшь армиячеләр хәрәкәтендә катнашучы активистлар һәм аларның остазлары җитәкчелек тарафыннан махсус медаль һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Альберт САБИР
Алсу  Петрянкина фотолары.

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ