Логотип Магариф уку
Цитата:

«Блендерлы балалар» каян барлыкка килә?

Яшүсмерләрнең яратып ашый торган фастфудның инглизчәдән туры тәрҗемәсе нәкъ шуны аңлата: тиз әзерләнә һәм тиз ашала торган ризык. Тарихы Борынгы Римга килеп тоташкан, әмма Америкада калкып чыккан һәм...

Яшүсмерләрнең яратып ашый торган фастфудның инглизчәдән туры тәрҗемәсе нәкъ шуны аңлата: тиз әзерләнә һәм тиз ашала торган ризык. Тарихы Борынгы Римга килеп тоташкан, әмма Америкада калкып чыккан һәм бөтен дөньяга таралган бу ризык балалар, үсмерләр арасында гаҗәеп популяр. Тәмле шул, бик тәмле тоела ул фастфуд! Шул ук вакытта, белгечләр кабатлап торуынча, яшь организмны бик тиз эштән чыгаручы ризыкларның бер төре дә ул, аеруча ашказаны, эчәкләргә зыян сала тәмләткеч арттырып кушылган шул ашамлык. Әлеге тиз-җитез ризык һәм, гомумән, дөрес тукланмауның балалар һәм яшүсмерләр организмына ничек тәэсир итүе хакында танылган табиб-гастроэнтеролог Айрат Илдус улы Зыятдинов белән сөйләшәбез.
– Айрат Илдусович, балалар һәм яшүсмерләрнең ашказаны системасы ничек эшли, ул олы кешенекеннән аерыламы?
– Яшүсмерләрнең буыннарында, сөякләрендәге кебек үк, эчәк, ашказанында да үсеш процессы бара –
аерма иң элек шунда. Бу чорда организмга нинди көч, авырлык килә, ул шуңа ияләнәчәк. Мисалга, әгәр бала кечкенәдән йөгереп үсә икән, бу очракта аның буыннарына, мускулларына физик көч килә дигән сүз, тора-бара буыннар моңа ияләнә һәм балага йөгерү җиңел бирелә. Ашказаны системасы да шул рәвешле үсеш кичерә. Әгәр бала һәрдаим блендер аша чыккан ризык белән генә тук-
лана, организмына каты, туклыклы ризыклар керми икән, анда чәйнәү ихтыяҗы тумый дигән сүз. Нәтиҗәдә баланың авыз, казна, ияк мускуллары үз вакытында һәм дөрес формалашмаска, тешләре начар үсәргә, чәйнәве тиешенчә булмаска мөмкин. Без, табиблар, бу күренешне «блендерлы балалар» дип атыйбыз. Үңәчтән башлап, ашказаны, эчәк органнары барысы да мускуллардан тора. Балаларның үсеш дәверендә алар да үсәргә, ныгыр-
га, тонуста булырга тиеш. Әгәр бала гел блендердан үткән ризык кына ашый икән, алдында тотып ашарлык итле, майлы, туклыклы, тәмләткечле ризыклар булмый икән, бу мускуллар начар үсәчәк. Шул сәбәпле киләчәктә ашказаны, эчәк авырулары барлыкка килүе ихтимал. Шулай ук үт капчыгының «ялкау»лыгы аркасында да балаларда ашкайнату системасында проблемалар барлыкка килә.
– Яшүсмерләрнең ашказаны белән бәйле проблемаларның сәбәбе нәрсәдә чагылырга мөмкин?
– Алда әйтеп үткәнемчә, яшүсмерлек чоры – гәүдәнең генә түгел, эчке органнарның да үсеш чоры. Әгәр дә шушы чорда рационда зыянлы ризык-
ларга өстенлек бирелсә, организмда үзгәрешләр булачагын көтегез дә торыгыз. Агрессиягә ияләнмәгән орган зыянлы ризыкның начар тәэсиренә дучар була. Зыянлы дигәндә составында консервантлы ашамлыклар, күп микъдарда шикәр салынган газлы эчемлекләр, буяу кушылган ризык-
лар турында сүз бара. Кызганычка, антибиотик өстәлгән кибет сөте,
тавык ите ашатып, еш һәм урынсызга антибиотиклар эчертеп, без балаларның эчәк микрофлорасына зыян салабыз, ягъни организмның иммунитеты өчен эшли торган миллиардлаган файдалы микробларны үтерәбез, шул рәвешле, баланың иммунитетын какшатабыз.
– Фастфуд ашаган балалар, яшүсмерләрнең ашказанына зыян салына дип, белгечләр гел кабатлап торалар. Ул нәрсәдән гыйбарәт?
– Фастфуд турында сүз алып барганда, бу сүзнең мәгънәсенә төшенергә кирәк дип саныйм. Фастфуд ул инглизчәдән тиз кулланыла, ягъни тиз ашала торган ризык дигәнне аңлата. Гадәттә, без бу сүзне чит илдән кергән гамбургерларны күздә тотып әйтәбез. Ә бит уйлап карасак, электән ашарга күнеккән күп кенә ризыкларны фастфуд дип атарга мөмкин, мисалга, шул ук бутерброд-
ларны. Тиз һәм җиңел әзерләнә, шулай ук тиз генә ашала торган бу ризыкны һәр иртә кулланучылар бар. Кемнәрдер аны эшкә кабымлык итеп алып килә. Элегрәк студентлар арасында үзләре белән төшке аш урынына бутерброд алып килүчеләрне күрә идек. Бу очракта сүзне күбрәк тиз ашауның зыяны турында алып барырга кирәктер. Коры-сары ризыкка әзерләнмәгән ашказаныңны тиз генә тутыру, ягъни юньләп чәйнәми-нитми, аяк өсте генә капкалау турында әйтүем. Саный китсәң, бутербродлар гына түгел, өчпочмак, вак бәлешләрне дә шул ук фастфуд дип атап була, хәтта ботканы да тиз ашаганда аның зыяны булырга мөмкин.
Кызганычка, бүгенге көндә ашау белән бәйле шундый киңәш-тәкъдимне ишетергә туры килә: еш һәм әз-әзләп ашау. Бу тәгълимат каян чыккандыр, билгесез, әмма аңа бернинди фәнни нигезләмә юк. Ул кешенең ашказаны физиологиясенә туры килми. Ник дигәндә, ашказанына кергән ризык анда ким дигәндә 5–6 сәгать тоткарланырга тиеш. Чөнки нәкъ шулвакыт эчендә ашказанындагы махсус тоз кислотасы ризык белән кергән вирус паразитларны юкка чыгарырга җитешә. Ягъни бер тапкыр ашаганнан соң, икенче ашауга кадәр ашказанына шулвакыт аралыгы «ял» таләп ителә. Ашказаны буш торган вакытта андагы тоз кислотасының тәэсирен киметү өчен, махсус селтеле лайла бүленеп чыга, ул ашказанын саклый. Әгәр без шул вакытта коры-сары, фастфуд, хәтта гади салат ише ризык ашыйбыз икән, селтеле лайла тоз кислотасына эшләргә ирек бирмәячәк. Нәтиҗәдә ашказанындагы ризык эшкәртелеп бетми. Шуңа күрә бу лайланы комачауламасын өчен юып төшерергә кирәк. Моның өчен һәртөрле ризык кабул итәр алдыннан, су, сок, чәй кебек сыеклык эчәргә киңәш итәм, аннан соң гына әйбәтләп, чәйнәп ашау мәслихәт. Ризыкланганнан соң, сыеклыкны бер-ике йотым гына эчәргә кирәк, анысы да авыздагы ризык валчык-
лары калмасын өчен генә. Чөнки ашаганнан соң, без сыеклыкны күп эчәбез икән, тоз кислотасының концентрациясен су белән кушып, ризыкның начар эшкәртелүенә китерәбез. Нәтиҗәдә кеше эчтә газ барлыкка килү, авырлык сизү кебек уңайсызлыклар кичерергә мөмкин. Болар бар да ризыкның дөрес эшкәртелеп бетмәве сәбәпле килеп чыга. Шуңа да монда сүз нәрсә ашау-
дан бигрәк, ничек ашау, ризыкны ни рәвешле куллану, ашау әдәбе
турында бара.
– Яшүсмерләрдә ешрак нинди ашказаны, эчәк авырулары очрый?
– Яшүсмерләрдә иң еш очрый торган чир – үт капчыгының начар эшләве. Башка авырулар да була, әмма сирәк. Кызганычка, кайбер табиблар, баланың эче авыртса, «гастрит» диагнозы куеп, дәвалау чараларын да шуңа карата кулланалар. Чынлыкта исә әлеге билгеләр еш кына үт капчыгының начар эшләвенә бәйле була. Үт капчыгының дискинезиясе дип аталучы әлеге авыру аркасында үт куера, ул авырта башлый. Аеруча әчкелт, майлы ризыклар ашаганнан соң, шундый хәл күзәтелергә мөмкин. Әмма бу –
ризыктан шунда ук баш тартырга кирәк дигәнне аңлатмый. Әгәр сез үзегездә, йә балагызда берәр төрле ризык ашаганнан соң уңайсызлык, авыру билгеләре сизәсез икән, ризык-
тан баш тартып кына, проблемадан котылам дип уйлап ялгышмагыз.
Бу очракта иң элек аның сәбәбен ачыкларга кирәк. Үзегезне һәм балагызны кискен диеталарга, икенче төрле ризыкка күчереп, хәлне катлау-
ландырырга мөмкин. Әгәр балагыз борчыла икән, табибка мөрәҗәгать итеп, үт юлларын, ашказанын тикшертү зарур.
Әдилә БОРҺАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ