Логотип Магариф уку
Цитата:

Чистай батырларын барлый

Чистайдагы 2 нче гимназиянең тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Фоат Сөнгатуллин 2008 елда «Мәгариф» милли проекты кысаларында узган конкурста Россия Федерациясендә иң яхшы укытучы дип таныла. 2013 елда «Безнең иң яхшы укытучы» конкурсы җиңүчесе. 2004, 2010, 2024 елларда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы лауреаты, 2023 елда балигъ булмаган балаларның җәмәгать тәрбиячесе республика бәйгесенең зона этабында җиңүче.

 

Дәрес

– Батыр булып беркем тумый, әмма һәркем үзен арыслан йөрәкле егет итеп тәрбияли һәм Ватанын, халкын,  якыннарын дошманнардан саклый ала, – дип  башлады сүзен запастагы майор, югары квалификация категорияле укытучы Фоат Сөнгатуллин, тормыш иминлеге нигезләре дәресенә беренче тапкыр кергән укучыларның йөзләренә багып. «Абыйлары тагын ниләр әйтер икән?» – дигәндәй, шаулашып утырган балалар да тынып калды. – Сезнең белән автоматны сүтеп җыярга, аннан төз атарга, яралыга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнербез, табигать кочагына походка чыгарбыз, бәйгеләрдә  һәм патриотик чараларда да катнашырга өлгерербез. Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларны искә алыйк, бүген  бу илдән совет гаскәрләрен чыгарган, тыныч тормыш  башланган көн бит әле...

Укытучы абыйларының шул сүзеннән соң сыйныфта бер минутлык тынлык урнашты, егетләр күзендә очкын, кызларның йөзләрендә моңсулык бар иде. Аларның Әфган вакыйгаларын кинолардан күреп, яу кырыннан исән кайткан ветераннар авызыннан ишетеп белүче яшь буын.

Әфганстанда 10 елга якын сузылган  хәрби конфликтта 15 меңгә якын совет солдаты  башын салган. Алар арасында Татарстаннан киткән 263 сугышчы да бар. Чистайлылар якташлары  7  егетнең җәсәден, туган якларына алып кайтып, хөрмәт белән соңгы юлга озатканнар. Алар истәлегенә мәктәп музейларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән беррәттән, хәтер почмаклары  булдырылган. Чистай үзәгендә Әфганстанда һәлак булганнар истәлегенә «Торналар» һәйкәле басып тора. Ватаныбыз бөтенлеген саклап яки интернациональ бурычларын үтәп һәлак булганнар, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләре, якыннары алдында без һәрвакыт бурычлы.

Батыр якташлар

Сугыштан исән кайтып, тыныч тормышта фидакярлек үрнәкләре күрсәтеп яшәгән ир-аталар, шәфкать туташлары да аз булмады. Язмыш сынауларын кичеп, яшь буынга үзенең үгет-нәсыйхәтен, тормыш тәҗрибәсен биреп, соңгы елларга кадәр арабызда булган ветераннар да бар. Шундыйларның берсе – Бөек Ватан сугышы ветераны, чик сакчысы Рәис Мөхәммәт улы Әхмәтшин 97 яшенә кадәр якташларын куандырып яши, хәрби-патриотик чараларда, балалар белән очрашуларда актив катнаша. Аны олылап, «Застава» отрядына йөрүче укучылар – яшь чик сакчылары, «Чик сакчылары берлеге» һәм «Сугышчан туганлык» ветераннары белән бергә, ул яшәгән йорт каршында патриотик чара уздыралар.

Узган елларда Казанда үткән Җиңү парадында республикабызның әфганчы-ветераннары һәм чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр тигез рәтләр белән мәйдан аша узды. Алар арасында берничә дистә еллар буе  Чистайда «Сугышчан туганлык» оешмасын җитәкләүче Рафис Мәхмүтов та бар иде. Ул, ветераннар мәнфәгатен генә кайгыртып калмыйча, яшүсмерләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эшчәнлеген дә югары дәрәҗәдә алып бара. Әфган сугышы ветераны буларак, үз башыннан узганнарны балалар белән еш уртаклаша, булачак сугышчыларга киңәшләрен бирә. Хөкүмәткә оппозициядә булган Әхмәт Шах Масуд гаскәрләренә каршы көрәшкә кергән совет сугышчылары белән бергә, ул 35 хәрби операциядә катнашкан. Панджшер тарлавыгында дошманнарга каршы көрәштә һәм алар кулыннан 60 совет солдатын әсирлектән коткаруда күрсәткән шәхси батырлыгы өчен якташыбыз беренче тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Икенче Йолдызга лаек булу хәбәре аңа авыр яраланып,  госпитальгә  эләккәннән соң килеп ирешә, монысы  шул ук Панджшер тарлавыгы аша хәрби колонналарны илнең эчке районнарына уздыргандагы батырлыгы өчен бирелә. Чистай егете каты яраланып, көчле контузия алып, үзе яшәү белән үлем арасында  калса да, хәрби бурычын намус белән үти.

Күктә ак күгәрченнәр

Патриотик тәрбия хакында сөйләгәндә, беренче чиратта, Чистайдагы 2 нче гимназиядә тормыш иминлеге нигезләре буенча белем һәм гамәли күнекмәләр бирүче Фоат Сөнгатуллинның эшчәнлеген телгә алалар. Үзем аның белән беренче тапкыр, запастагы офицерларның чираттагы хәрби әзерлек курсларында ике дистә еллар элек очрашкан идем. Шактый көннәр бер казармада яшәп, хәрби күнекмәләр алып, бер казанда пешкән ашны ашап хезмәт иткәнгә, аның хезмәт юлы, хәрби хезмәткә яшьтән тартылуы хакында да белдем. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, укучыларга башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләре бирү нияте белән мөгаллим-оештыручы эшенә алына ул.

– Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләгәндә, хезмәт дәресе кебек үк, бу предметның укытылуы  бик кирәк. 2001  елда укучыларны  туган як буйлап җәяүле сәфәргә алып чыккан идем. Моның нәтиҗәсе үзем көткәннән дә яхшырак булды, балаларда да кызыксыну бермә-бер артты, – диде Фоат әфәнде, 2 нче лицейдагы эшчәнлеге белән таныштырып. – Кыска вакытлы походка  чыкканда да без алдан әзерлек чарасын күрәбез, максатны,  маршрутын билгелибез, кемнең нинди вазифа башкарасын бүлешәбез. Бу  – чын мәгънәсендә гамәли проект эше. Укучылар үзләре арасыннан командирны, туклану һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча аның урынбасарларын, топограф, табиб, коткаручы, учак ягучы, ашчы һәм башка юнәлештә эш башкарырга тиешле җаваплы кешеләрне билгеләп куялар. Узган елгы сәфәребезне 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә оештырдык. Балалар 5 көн дәвамында палаткаларда кунып, үзләренең ел буе алган белемнәрен гамәли күнекмәләр белән ныгытып куйдылар. Тормыш иминлеге нигезләрен  өйрәнүче укучылар эзләнү-коткару эшен башкарырга, физик көчләрен күрсәтүче күнегүләр ясарга, ерак арага йөгерергә, төрле киртәләрне, янгын полосаларын һәм үз-үзен саклап калу маршрутын узарга тиешләр. Боларны уңышлы  үтәп чыгу укучылардан төрле яклап әзерлек сорый.

Шунысы да игътибарга лаек: укучыларыбыз тормыш иминлеге нигезләрен ныклап үзләштереп кенә калмыйлар, төрле бәйгеләрдә, мәктәп, шәһәр күләмендә уза торган чараларда актив  катнашалар. «Застава» хәрби-патриотик клубына йөрүче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин исемен йөрткән «Яшь армиячеләр» отряды укучылары Җиңү  парадында, Хәтер вахтасында, «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарында, Россия күләмендә уза торган  чаңгыда шуу, йөгерү  һәм ГТО тапшыру ярышларында бик актив катнашалар, бик күпләр уңышлы чыгышлары өчен дипломнар, истәлек медальләре  белән бүләкләнде.

Советлар Союзы Герое Г.Батыршин истәлегенә гимназиядә үткәрелгән «Чик сакчысы» республика ярышларында 10 команда  катнашты, аларның барысы да оста әзерлекле булуларын күрсәтте, истәлекле бүләкләргә лаек булды. Ярыш ахырында алар бергәләп күккә ак күгәрченнәр очырдылар. 

Мәктәптә балаларны илебез иминлеген, аның чикләрен сакларга әзер  булырдай, нык рухлы, ватанпәрвәр затлар тәрбияләү юнәлешендә  эшләүче төрле иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. «Чик  сакчылары берлеге» республика оешмасының Чистай бүлеге – шуларның берсе. Элеккеге чик сакчысы, майор Фоат Сөнгатуллин, әлеге оешма җитәкчесе урынбасары буларак, бу юнәлештә  дә  актив  эшчәнлек алып бара.    

Фотолар гимназия архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мәктәп режимына күчү

Җәйге каникулдан соң уку чорына күнегү процессы җырларда гына бәхетле була шул. Ирекле җәйдән соң кире мәктәпкә кайту бала өчен зур стресс (укытучы өчен дә дип өстәп куясы килә). Бу этапны бала өчен ничек җиңеләйтергә? Шул сорауга багышланган биш киңәш.

1. Йокы туйдыру, спорт күнекмәләре, дөрес туклану

Баладан югары билгеләр, искиткеч уңышлар таләп итәр алдыннан, аның төп ихтыяҗларын белү сорала.

– Юк, сезнең бала «йокы чүлмәге» түгел, аңа чынлап та күп йокларга кирәк. Йокының сыйфаты әйбәт булсын өчен, иртәрәк ятыгыз, ял көннәрендә дә йокларга соң ятмаска өйрәнегез, караңгы һәм салкынча бүлмәдә йоклагыз, йоклар алдыннан телефонда утырырга киңәш ителми. 

– Спорт бала сәламәтлеге өчен гаять мөһим. Җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәт критерийларын Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы болай итеп билгели:

а) көн саен 60 минут йөгереп-уйнап йөрү;

б) атнага өч тапкыр спорт секциясендә тир түгү;

в) хәрәкәтсез бер урында утырып торуларны мөмкин кадәр киметү.

– Дөрес туклану – аерым, зур, җитди тема. Мәктәп балаларында иң еш очрый торган ике проблема – иртәнге ашны ашамау һәм баллы ризыкларны капкалап йөрү. Икесе дә зыянлы, икесен дә балалар үзебездән – олылардан өйрәнә, бу ике проблеманы кычкырып-талашып кына чишеп булмый.

2. Диспансер тикшеренүләр һәм вакцинация. 

Мәктәп чоры башлану белән бернигә дә вакыт җитми башлый. Август – диспансеризацияне үтү өчен иң уңай ай. Төрле яшьтә баланы төрле белгеч карарга тиеш (иң мөһимнәре – педиатр, стоматолог һәм офтальмолог).

Вакциналар турында да онытмыйбыз: тиздән грипп сезоны башлана. Россиянең вакцинация календарена кермәгән, ләкин бик мөһим (!) вакциналар да бар бит әле: менингит, энцефалит, папиллома, җил чәчәге (ветряная оспа), гепатит А. Прививкаларны алдан ук ясатып  куегыз!

3. Баланың психик сәламәтлеге.

Үз балаң белән четерекле темаларны уртага салып сөйләшә белегез. Лекция уку, оялту, кычкыру-талашу, үгет-ялварулар – болар бала тәрбияләүнең традицион методлары булып саналса да, чынлыкта эшләми. Баланың психик проблемалары башлануын вакытында аңлап алу өчен эмпатия (кеше тойгыларын аңлый белү) һәм тыңлый белү кирәк. Бала – аерым, автоном бер кеше. Ул үзенә хөрмәт таләп итә. Зур кешегә кимсенү ничек авыр булса, балага да шулай.

Депрессия (тормышның ләззәте югалу, киләчәкне кара төсләрдә күрү), хәвеф (булырга мөмкин, ләкин булмаган әйберләрдән курку), суицидаль (үз-үзенә кул салу) фикерләр килеп чыгу – тиз арада психиатр яисә психотерапевтка күренү өчен җитди бер сәбәп. Аеруча суицидаль сүзләргә һәм гамәлләргә карый бу. Ни кызганыч, Татарстанда үзенә кул салган үсмерләр тарихы даими кабатланып тора. 

4. Мәктәптә кыерсыту һәм мәсхәрәләүне булдырмау.

Башка кешеләргә һәм үзеңә хөрмәт белән карау зур бер кыйммәт икәнлеген тагын бер тапкыр балагызның исенә төшерегез. Буллинг (баланы мәктәптә кыерсыту) һәм кибербуллинг (баланы социаль челтәрләрдә кыерсыту) – галәмәт зур бер проблема! Буллингта рәнҗетүче яисә рәнҗетелгән кеше ролен уйнау баланың психикасын боза. «Улым, мәктәптә кыерсыта башласалар, бу хакта кемгә әйтәсең?» кебек сорауларны алдан ук билгеләп, ачыклап куярга кирәк. 

5. Медиаресурсларны акыллы итеп куллану.

Көненә ничә сәгать социаль челтәрләрдә утыру, телевизор карау, уеннар уйнау алдан сөйләшенеп куелган булырга тиеш. Балага сыйфатлы медиа куллануда ярдәмче булыгыз, нинди видео каналларын каравын, нинди блогерларны күзәтеп баруыннан хәбәрдар булып торыгыз.

«Без үскәндә, безгә бу кадәр хөрмәт-игътибар юк иде дә, менә үстек бит», – дип фикер йөртү ялгыш ул. Кешеләр белән табиб буларак күп аралашам. Үземнең буын кешеләрендә әти-әнисенә үпкә хисе йөртүчеләр шактый. Күңелендә шул үпкәләгән бала һаман да елап утыра, күрәсең. 

Озын сүзнең кыскасы: бала тәрбияләүнең стандартлары үзгәрде дип саныйк…

Режимны көйләү

Актив эшчәнлек, түгәрәк булсынмы ул, спортмы, мәктәп дәресләреме – баладан күп энергия таләп итә. Шуңа күрә көндәлек режимны көйләүгә бик җаваплы килергә кирәк.

Балагызны планлаштырырга өйрәтегез. Атналык планнан башлыйк. А4 яисә А3 форматындагы кәгазь бите алып, шуңа таблица сызыгыз. Буйга – атна көннәрен, озынлыкка вакытны билгеләгез. Ни белән шөгыльләнәсез – барысын да язып, теркәп чыгыгыз. Мәктәп белән бәйле булганнарын гына түгел, кинога бару, походка чыгу кебек эшләрне дә онытмагыз. Аннан әлеге кәгазьне күзгә гел күренеп тора торган урынга – әйтик, суыткыч ишегенә эләктереп куегыз. Бу алым балада вакытны чамалау, тоемлау хисен тәрбияли. Планлаштыруның визуаль каналын файдаланырга өйрәнә. Әгәр балагыз 10 нчы сыйныф укучысы икән, кәгазьләрне берләштереп, планлаштыру системасын үзләштерер вакыт җитте дигән сүз. Масштаблар үзгәрә, аңа өйрәнгәндә айга бер нәтиҗә дә ясап алырга кирәк.

Планлаштыру көндәлек гадәткә әйләнсен. Бу зур максатларга игътибарны җәлеп итү өчен дә уңайлы. Башта – уку, аннан эш (өйдә башкара торган эшләрне дә планлаштыру кирәк!) гамәлләрен язып чыгыгыз. Баланың ялын теркәргә дә онытасы түгел. Менә шуннан соң гына кунакка йөрүләрне, әби-бабайларга хәл белергә барып килүләрне кертергә була. Сездән аермалы буларак, алар ахыргысын ялга чутламый да.

Кәгазьдә планлаштыру балада дисциплина тәрбияли. Анда теркәлгән һәр эш-гамәлнең бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән булуын да күрсәтеп тора. Спорт белән укудан кала, элементар, ләкин бик кирәкле вак-төяк эшләр дә бар бит. 
Автор: Илдус Лотфуллин, табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты, доцент

 

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ