Cыналган юл
Яши-яши, күп еллар дәвамында аралаша-аралаша аңлыйсың кешеләрне… Аларның фикерләү логикасына, күңел байлыгына төшенү өчен дә вакыт кирәк. Көтмәгәндә генә моңарчы игътибар ителмәгән бер сыйфаты, ягы бе...
Яши-яши, күп еллар дәвамында аралаша-аралаша аңлыйсың кешеләрне… Аларның фикерләү логикасына, күңел байлыгына төшенү өчен дә вакыт кирәк. Көтмәгәндә генә моңарчы игътибар ителмәгән бер сыйфаты, ягы белән сискәндереп, гаҗәпләндереп куя безне кайчак әйләнә-тирәбездәгеләр.
Әле дә шулай булды. «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире, шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлеген билгеләп үтүче Мидхәт Миннәтулла улы Садыйковны күптән беләм, теләсә нинди ситуациядә тыныч кына үз фикерен үткәрә алу осталыгына, «алтын урталыкны» сайлый белү сәләтенә сокланып, хөрмәт итеп яшим. «Мәгариф» журналының аерым бер юнәлешләре озак еллар инде аның күзаллавына, фикер-карашына нигезләнеп үсә, укытучылар өчен мәгълүмати һәм методик материаллар сайлап бирү ягыннан ул башкара торган хезмәт игътибарга лаек.
Ләкин аның иҗат җимешләре – парчалары, нәни хикәяләре тупланган китабы (тиздән Татарстан китап нәшриятында М. Садыйковның «Түзәргә туры килә» исемле китабы басылып чыгачак. – Ред.) мине бөтенләй башка шәхеснең, мин белмәгән кешенең күңел дөньясына алып керде. Җылы, якты, һәр детале тормышны күз алдына китереп бара торган, татар әдәбиятының милли традицияләрендә – әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзәктә саклап язылган әсәрләр аның язу куәсе, сәләте турында сөйләп тора.
...Китаптагы бер өлеш публицистик материаллар инде узган, югалып баручы вакыйгалар, еллар истәлеге кебек укыла. Әйтик, 2002 елны филология фәннәре докторы, профессор Флера Садри кызы Сафиуллина белән оештырылган «Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бармы?» дигән әңгәмә. Анда инде бу дөньядан киткән укытучыбызның тавышы ишетелеп тора кебек. Бу әңгәмәдә ХХ–ХХI гасыр чигендә татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую юнәлешендә башкарылган олы эшләр дә күренеп тора, остазның укучылары белән горурлануы да аермачык, үз вакытында күреп-аңлап бетерелмәгән кимчелекләр (әйтик, дәреслекләр төзегәндә гадидән катлаулыга принцибы сакланмау, бер үк коллектив хезмәте кулланылмау) өчен борчылу да бар.
«Сыналган юл» дип аталган, моннан ун ел элек, Казан университетының – 200, татар филологиясе бүлегенең 60 еллыгын каршылаган көннәрдә Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев белән әңгәмә ике гасыр чигендә татар телендә, татар филологиясе һәм тарихы юнәлешендә югары белем бирүдәге табышларны, милли кадрлар әзерләү, татарны өйрәнү фәне өлкәсендәге эзләнүләрне яңарта, аларны бүгенге хәл-әхвәл фонында карарга, кабат бәяләргә этәрә.
Башка язмалар да тарихка әверелгән шәхесләр, вакыйгалар, хәлләр турында сөйли. Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу, Сибгат Хәким турындагы әңгәмә, хәтта шул әңгәмәдә Рафаил әфәнде Хәкимовның латин графикасына күчү кебек заман проблемасына карашы да, гомере буе Казан университетында студентларны бию серләренә өйрәткән Габдрахман абый хакындагы истәлекләр узып барган заманнарның тарихи-психологик сурәте булып калка.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗатында яңа табышлар телибез.
Дания Заһидуллина
Комментарийлар
0
0
Котлыйбыз, Мидхәт абый! Кыска хикәяләрегезне "Сөембикә" дә, "Казан утлары"нда укыган идем. "Түзәргә туры килә" китабын да укырга язсын. Исеме җәлеп итә... Бәхетле китап булсын. Автор: Мөслимә Накиповна
0
0