Логотип Магариф уку
Цитата:

Карадуган балалар бакчасы – тәҗрибә үзәге

2 февральдә Балтач районы Карадуган авылындагы «Ак каен» катнаш төрдәге балалар бакчасында өлкән тәрбиячеләр өчен республикакүләм семинар узды. Ул «Мәктәпкәчә белем бирүдә «Куаныч» программасын гамәлгә кертү теориясе һәм практикасы» дигән темага багышланды.

Федераль белем бирү программасына таянып язылган «Куаныч» программасы белән аның авторы педагогика фәннәре кандидаты Резеда Шәехова таныштырды. «Куаныч» программасы нигезендә тупланган хрестоматияләр, балалар бакчалары өчен методик әсбаплар авторы, ТР атказанган укытучысы Кафия Вәли кызы Закирова чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчалары оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова «Акыллы уеннар» проекты белән таныштырды, әлеге бакча методисты Гүзәл Мөхәммәтҗанова чарада катнашучыларга мастер-класс күрсәтте.

Чарада «Татармультфильм» берләшмәсенең башкарма директоры Алсу Низамиева, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова, ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Рүзилә Абдуллина, «Куаныч» программасы нигезендә язылган «Хәрәкәттә бәрәкәт, куанабыз бергәләп» дип исемләнгән методик кулланма авторы, район тәрбиячеләренең методик оешма җитәкчесе Фәридә Хафизова үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

«Партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм алга таба хезмәттәшлеккә өметләнәбез», – дип, Балтач районы мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина киләчәктә дә бу юнәлештәге хезмәттәшлеккә өмет баглавын белдерде.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов партнерларга  Рәхмәт хатлары тапшырды.

   – Өлкән тәрбиячеләр өчен мондый семинарлар бик кирәк. Киләчәктә абруйлы остазларыбыз киңәшләрен тотып, тупланган тәҗрибәгә нигезләнеп алга таба да нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын. Һәм боларның һәммәсе дә балаларны төрле яклап, камил итеп тәрбияләп үстерүгә җирлек булсын, –  диде «Ак каен» бакчасы  мөдире Зөһрә  Бәдретдинова чарадан соң, фикерләре белән уртаклашып.

«Ак каен» бакчасы коллективы эшчәнлеге белән «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санындагы «Балачакның җылы куышы» язмасында таныша аласыз.

Альберт САБИР

 Фотолар балалар бакчасы архивыннан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ