Мәскәүдә татар бистәсе
Без «Татарский мир» газетасының баш мөхәррир урынбасары, Касыйм ханлыгы һәм татарлар ил булып яшәгән башка төбәкләр турындагы китаплар авторы, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров белән Мәскәү метросының Новокузнецкая станциясендә очрашырга сүз куешкан идек
Ул бик төгәл кеше булып чыкты. Бусы бер шатландырса, икенчесе– без сәяхәт кылырга теләгән Татар бистәсе шуннан якын гына икән. Ул Мәскәүнең тарихи өлешендә – Кремльнең көньяк-көнчыгышындарак, Мәскәү елгасының аръягында урнашкан.
– Алтын Урдадан чыккан татарлар бу тирәне Иван III кенәзлек иткән чорда ук үзләштергәннәр, – дип башлады сүзен Марат Сәфәров.– Башта купецлар һәм һөнәрчеләр килеп утырган. Аннан башка катламнар күченгән. Әкренләп ул чорда яшәү өчен кирәк булган бөтен шартлар тудырылган: мәчет, базар, мунча, кибетләр төзелгән. Мәскәүнең татар төбәге бик борынгыдан үзенең һөнәрчеләре – тире, көмеш, тукымалардан татар стилендәге кием-салым тегү, бизәнү әйберләре ясау осталары белән дан тоткан.
Марат әфәнде Татар бистәсе турында тарихчы буларак, белеп һәм күптәннән Мәскәүдә яшәүче буларак яратып сөйли. Аны тыңлап үткәргән ике сәгатьләп вакыт эчендә бу төбәкнең үткәне һәм бүгенгесе турында әллә ни кадәр мәгълүмат алырга өлгердем. Каникуллар вакытында Мәскәүгә сыйныфыбыз белән килсәк тә, бу үзенчәлекле урын турында телгә алучы булмады. Хәер, үземнең дә шактый вакытлар башкалада яшәп, шулай ук Татар бистәсе турында тирәннән кызыксынганым юк иде әле. Ә ул гади бистә генә түгел, ачык һавадагы үзенчәлекле һәйкәл икән.
Экскурсиянең төп өлеше әдәбиятыбызның йолдызы – Габдулла Тукай һәйкәленнән башланды. Шагыйрь үзе Мәскәүне Санкт-Петербургка 1912 елда барышлый гына күргән. Шулай да Казанның меңьеллыгына әзерлек чорында бөтен төрки дөнья яраткан һәм хөрмәт иткән әдипнең исемен башкалада мәңгеләштерү фикере калкып чыга. Дөрес, ул тиз һәм җиңел генә хәл ителми. Шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайга һәйкәл кую идеясен кабат күтәрә. Сынны ясау Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаковка тапшырыла. Менә хәзер Новокузнецк урамындагы скверда бронза Тукаебыз балкып утыра. «Шагыйрь туган һәм бакыйлыкка күчкән көннәрдә һәйкәл тирәсе чәчәкләргә күмелә», – дип сөйли гидыбыз Марат Сәфәров.
Һәйкәлдән берничә адым ары гына Әсәдуллаевлар йорты урнашкан. Монда Татар мәдәни үзәге эшли. Әлеге бина архитектор В. Краузе проекты буенча Баку нефть сәнәгатьчесе Шәмси Әсәдуллаев акчасына корыла. Мәскәүнең мөселман дөньясына шундый бүләк ясаган меценат, кызганычка, аның төзелеп бетүен күрми кала. Аталарының башлангычын уллары дәвам итә. Анда мөселман мәктәбе ачылгач, Мәскәү татарлары шул үзәккә тартыла. 110 ел яшәү чорында биредә балалар бакчасы да, мәктәп тә, эшчеләр клубы һәм театр да эшли. Марат әфәнденең сүзләренә караганда, бина берара Чит ил эшләре министрлыгы өчен стенографисткалар әзерләү урыны булып торса да, 2003 елда ул, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге милли-мәдәни татар автономиясенә күчеп, кабат Татар мәдәни үзәге буларак яши башлый.
Тышкы яктан соклангыч бу бинаның эче тагын да күркәмрәк. Биредә һәр көн, бигрәк тә шимбә-якшәмбе тормыш гөрли. Сине ишектән керүгә курай, гармун моңы каршы ала. Төрледән-төрле түгәрәкләрдә кечкенә балалардан алып үсмерләргә, яшьләргә кадәр бар да үзләренә шөгыль тапкан: кем җырлый, кем бии, кем уен коралларында уйный дигәндәй. Безне иң шатландырганы – китапханәдә оештырылган татар теле дәресләре булды.
Мин үзем баскыч мәйданчыгында урнаштырылган галәмәт зур көзгегә күзем төшеп, шаккатып тордым. Марат әфәнде: «Ул йөз ел элек Париждан кайтартылган», – дип сөйли. Ә минем үземә анда бу бинада булган Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәләмов, Сара Садыйкова, Һади Такташ һәм башка бик күп зыялыларның йөзләре чагылгандай тоела. Мәдәни үзәктә Муса Җәлилнең бюсты да куелган. «Һәр елның февралендә – әдип туган көндә һәм августта җәлилчеләрне җәзалап үтергән көндә монда аларның батырлыгына багышланган әдәби-тарихи чаралар үткәрелә», – дип сагышлы гына әйтеп куя Марат Сәфәров. Чыннан да, Мусаның унике ел гомере, шул чактагы иҗаты Әсәдуллаев йорты белән тыгыз бәйләнгән. Ул, 1927 елда Оренбургтан килеп, Мәскәү университетына укырга керә. Бер үк вакытта баш-аягы белән башкаладагы татар милли тормышына чума. Балалар журналында җаваплы мөхәррир, татарча «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Ул оештырган әдәби түгәрәккә иҗат белән шөгыльләнүче бик күп милләттәшләребез йөри. Ул аларны әдәби телдә язарга өйрәтә. Үзенә карап чыгарга алып килгән иҗат әсәрләрен һич иренмичә анализлап, кемгә – поэзиягә, кемгә чәчмә әсәрләргә юл күрсәтә. Шундыйларның берсе – Габдрахман Әпсәләмов та башта шигырь белән мавыга. Аннан, Муса Җәлилнең киңәшен тотып, прозага күчә һәм бөек татар классик язучысына әйләнә.
Әсәдуллаевлар йорты шулкадәр күп шәхесләрнең язмышларын колачлаган, тарихи вакыйгаларны сыйдырган, аннан чыгып китәсе дә килми. Ә гидыбыз безне тагын да кызыклырак бер бина белән ымсындыра. Мәскәү Кремленнән унбиш минутлык юлда тыкрыклар һәм ишегаллары аша үтеп, Татар бистәсенең уртасындагы Мәскәү Тарихи мәчетенә килеп чыгабыз. Бу – башкалада татарларга кагылышы иң борынгы бина. Ул 1823 елда корылган. 1880 елда бина төзелешенә рөхсәт бирелә һәм 1882 елда Мәскәү сәүдәгәре Салих Ерзин ярдәме белән үзгәртеп төзелә. Нәкъ шул милләтпәрвәр мәчет янында мәдрәсә дә ачтыра. Бик өлкән булуына карамастан, мәчет һаман да үзенә тапшырылган вазифаны үтәп килә. Анда намаз уку, дини бәйрәмнәрне үткәрү генә түгел, теләүчеләр өчен дәресләр дә уздырыла икән. Менә шулай Татар бистәсе, кызыклы тарихи һәйкәл булудан тыш, үзенең төп бурычын да онытмый. Ул бу тирәдә яшәүче татарларны үзенә тартып, укмаштырып тора. Аның кызыклы да, мәгълүматлы да булган тарихи сәхифәләрен укыган саен укыйсы килә. Укучыларның җәйге каникуллары вакытында башкалага сәфәр чыгарга теләгән ата-аналарга әйтәсе килгән фикер шул: балаларыгыз янәшәсендә Марат Сәфәров белән без үткән маршрутны узсагыз, тарих чоңгылларына төшеп, күңелегез бабаларыбыз өчен горурлык хисе белән чорналыр.
Камил ТАИШЕВ
Автор фотолары
Комментарийлар