“Мәгариф”нең март санында – авыл мәктәбе яшәеше
Якын көннәрдә журналның авыл мәктәбе язмышына, милли мәгарифкә, татар теленнән тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да тапшырырга тиешле бердәм республика тесты һәм авыл мәктәбендә белем бирү үз...
Якын көннәрдә журналның авыл мәктәбе язмышына, милли мәгарифкә, татар теленнән тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да тапшырырга тиешле бердәм республика тесты һәм авыл мәктәбендә белем бирү үзенчәлекләренә багышланган март саны кулга килеп керәчәк.
Әлеге санда шулай ук яңа белемнәр үзләштерүгә нигезләнгән бүгенге көн дәресенә әзерләнү, татар әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханын тапшыру үзенчәлекләре һәм проблемалар, мәктәптә гаилә корырга өйрәтү турында укый аласыз. Сезне тарих укытучыларыннан мастер-класс та көтә.
Комментарийлар