Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин бәхетле!

Нәрсә соң ул бәхет?

Мәктәптә укыганда ук, бу сорауга җавап эзли башлыйбыз, китаплар укыйбыз, якын кешеләребездән сорашабыз, шул бәхет дигәннәрен бер күз белән генә булса да күреп, телнең очы белән генә булса да тәмен тоеп карарга омтылабыз. Үсә төшкән саен, ныграк табасы килә ул серле бәхет дигән нәрсәне. Һәм менә шулай гомер буе озата бара безне ул сорау? Гомеренең көзенә җиткәнче, әлеге сорауга җавап табып, үзе өчен бәхетнең нәрсә икәнлеген ачыклый алган кешенең иңеннән бер йөк төшә, дисәк, ялган булмас. Шатланып әйтә алам: мәктәп елларыннан бирле иңемдә күтәреп килгән шул йөгемне мин инде күптән, дөресрәге, укытучы булып эшли башлап, һөнәремнең бөтен нечкәлекләрен белеп бетергәч, ташлап калдырдым. Мөгаллим булуда, балаларның самими күңеленә белем орлыкларын салуда, еллар үткәч, шул орлыклардан мәгрур агачлар үсеп чыгуын, аларда татлыдан-татлы җимешләр үсүен һәм шул җимешләрнең кешеләргә файда китерүен күрүдә икән бит минем бәхетем!

 

Нинди соң ул заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Замана укытучысы – ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән керергә тиеш. Хәзер искечә генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү – бу безнең төп бурычыбыз. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.

 

Мин – авыл мәктәбе укытучысы. Үзгә бер горурлык белән кабатлыйм мин бу сүзләрне. Дөрес, бүген шәһәр һәм авыл мәктәбе арасында да, мөгаллимнәр арасында да аерма калмады дисәң дә була. Бер үк дәреслекләр буенча белем бирәбез. Бездә, авылда да, интерактив такталар, яңа заман технологиянең башка үрнәкләре бар. Имтиханнарда балаларыбыз кайбер шәһәр мәктәпләрендә укучылардан да югарырак нәтиҗәләргә ирешеп сөендерә. Олимпиада, бәйге-конкурслар дисеңме, авыл мәктәбе һәр җиргә җитешә, алай гына да түгел, шәһәр мәктәбе белән бер аяктан бара.

 

Шулай да безнең шәһәр мөгаллимнәреннән бер өстенлегебез бар. Авыл укытучысы өчен бала гади укучы гына түгел, ул һәрдаим аның күз алдында, борчуы да, уңышы да күз уңында. Авыл мәктәбендә мөгаллим белән укучы арасының аеруча якын булуы шуның белән аңлатыладыр да. Авылда самимилек, ихласлык, рухилык көчле. Әлбәттә, бу сыйфатлар авылның кешеләренә, димәк, укытучыларга һәм укучыларга да күчми калмый. Менә баладагы шул үзгә самимилеккә зыян салмый гына, шул ук вакытта кырыс тормышка да әзерлекле итеп үстерү бурычы тора авыл мөгаллимнәре алдында. Кайнап торган шәһәрдә бөтен кеше дә дөнья куарга ашыга. Без дә ашыгабыз, безнең дә тормышыбызны алып барасыбыз бар, тик шул ук вакытта киләчәк тормышыбызны алып барачак балаларыбызга, укучыларыбызга якын буласыбыз, аларның күңеленә үтеп керердәй ачкыч табасыбыз да килә. Укытучы кайда да укытучы инде: шәһәрдә дә, авылда да. Бала күңеленә үтеп керә алса гына, эше нәтиҗәле булачак аның.

 

Авыл укытучысы булу, авыл мәктәбендә укыту һәм анда белем алу бүген – кимчелек түгел, киресенчә, горурлык. Телебезне, миллилегебезне саклап калып, тормышта югалып калмаслык белем бирүебез белән горурланабыз без. Без үстергән балалар калалар торгыза, юллар сала, әйләнә-тирәбезне чәчәкләргә күмә. “Бетә бара” дип тамга суккан авылларның да язмышы авыл баласы кулында. Аңа туган җир, туган нигез кебек изге төшенчәләрне төшендерү, авылның бер кыйпылчыгын аның күңеленә салу – безнең бурычыбыз. Без салган агачлар җилләргә бирешмәслек булып шаулап утыра, җимешләрен бирә башлаучылары да байтак инде – ничек моңа сөенмисең дә, ничек авыл укытучысы булуың белән горурланмыйсың инде?! Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу яктан мин үземне бәхетле кеше дип саныйм.

Лилия Равил кызы МАННАНОВА, Арча районының Түбән Мәтәскә

урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ