Логотип Магариф уку
Цитата:

Өметләр зурдан

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе өчен дә узып баручы ел тотрыклы эшләү елы булды.

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе өчен дә узып баручы ел тотрыклы эшләү елы булды. Укучыларыбыз, фән олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып, 11 тапкыр җиңде һәм 10 призлы урын алды. Әлбәттә, 5–11 нче сыйныфларда барлыгы 34 укучы белем алуын исәпкә алсак, бу күрсәткеч өчен сөенүебез аңлашыладыр.

 Шәхсән үземә килгәндә, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановның Балык Бистәсе районына эшлекле сәфәре вакытында педагогик династияләр вәкиле буларак безнең гаилә әгъзалары белән очрашып, истәлек фотосына төшүе нык истә калган вакыйга булгандыр. Әлбәттә, 39 ел педагогика өлкәсендә, шуның 37 елын мәктәп җитәкчесе булып эшләвем дә моңа йогынты ясамый калмагандыр.

  2024 елга аяк баскан вакытта минем барлык мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне бәйрәм белән котлап, аларга исәнлек-саулык, иман байлыгы, авыр хезмәтләрендә уңышлар, гаилә бәхете, тыныч тормыш теләп каласым килә. Яңа елга булган өметләребез тормышка ашса иде.

 

Дамир НӘБИУЛЛИН,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ