Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәдиф Сәгъди: «Язучылык эшендә остазлык мөһим»

Үзенең кабатланмас роман, повестьлары, драма әсәрләре белән танылган язучы, драматург, прозаик, публицист,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ф. Хөсни, Д. Сираҗиев, Т. Миңнуллин, Г. Исхакый, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты Рәдиф Сәгъди белән, нигездә, әдәбият, театр, сәнгать турында сөйләшербез дип уйлаган идем. Ә сүзебез күпкырлы булды һәм җәмгыять тормышының төрле өлкәләрен колачлады. Туксанынчы еллардагы илебезнең хәле, чор үзгәрешләре китереп чыгарган катлаулы вакыйгалар һәм аларның үзәгендә кайнаган шәһәр егетенең тормышы, аннары сәнгать өлкәсендә юл башлавы – барысы да бер җепкә тезелеп, үзенчәлекле тарихи сәйлән барлыкка китерде. Көрәшче, холкы белән ирек яратучы Рәдиф Сәгъдинең әсәрләрендә дә аның тормышка үзенчәлекле карашы һәм көчле рухы сизелә.

КИҢӘШКӘ КОЛАК САЛУ

– Рәдиф абый, Сез татар әдәбиятында сирәк күренеш булган криминаль детектив жанры аша үз укучыгызны таптыгыз. «Канга буялган алтыннар», «Гаилә сурәте», «Кыйммәтле хезмәт», «Алло, хәлләр ничек?» детектив повестьларыгыз, «Көтмәгәндә, ниһаять», «Ике кояшлы дөнья» романнарыгыз күпләрдә зур кызыксыну уятты. Кеше юкка гына яза башламыйдыр. Кулыгызга каләм алырга Сезне нәрсә этәрде?

– Мин кечкенәдән иҗатка тартылдым. Күп укыдым. Каләм аша дөньяга үз карашыңны белдереп булганны да аңлап үстем. Тик язучылык өлкәсенә килеп кергәнче шактый сикәлтәле юллар узарга туры килде.

Беренче – «Финляндиядә рәхәт, ди» драма әсәрем Чаллы дәүләт театрында 1987 елда куелды. Аннары «Канга буялган алтыннар» китабым басылып чыкты. Әлеге туплама басылгач, мине таный башладылар, дияргә була.

Теләк-омтылыштан тыш, язучылык эшендә остазлыкның роле дә бик зур. Мине Кыям абый Миңлебаев бик үз итте. «Канга буялган алтыннар» дигән криминаль детективлардан торган китабым басылып чыккач, аксакал әдәбиятчыга аны үзем бүләк иткән идем. Бер-ике атна үтмәгәндер: «Энекәш, бу китабыңны сиңа кире кайтарам, миңа икенчесен бүләк итеп бирерсең», – димәсенме?! Аптырап калдым, нишләп алай, дим. Ачып карасам, минем кабатлануларны, хаталарымны төзәткән, җөмләләрне редакцияләгән. Ул китапны миңа үрнәк итеп калдырырга алып килгән икән. Ә хәзер Кыям абый өйрәткәнчә, үзем яшь язучыларны дәреслим. Кайбер кешеләр киңәш-тәкъдимнәр, тәнкыйтьне бөтенләй кабул итә белми. Заманында Фоат Галимуллин җитәкчелегендә «Иделем акчарлагы» бәйгесен ачкан идек. Анда бик күп балалар әдәбият, сәнгать буенча остазлардан белем алдылар. Шунда бер кыз минем яныма килде дә: «Рәдиф абый, карагыз әле, мин дә драма әсәрләре язам бит», – диде. Карап чыктым, бу кыз драматургия таләпләрен аңламыйча сырлаган, шулай да омтылышы куандыра. Драматургияне аны күпчелек язучылар да аңламый, төшенеп бетә алмый. Ә менә актёрлар тиз эләктереп алалар. Күпчелек драматурглар шул сәбәпле сәхнәчеләрдән туа. Драматургиянең үз теле бар, һәм ул көчле конфликтка корылырга тиеш. Ә бу кыз сөйләп барган. Мин аңа аңлатып карадым, мәктәбегездә төрле конфликтлы ситуацияләр буладыр, шулар турында яз, дидем. Әмма ул кыз мине тыңламады, алай гына да түгел, үпкәләде хәтта. Ул бит яхшылыкка әйтелгән тәнкыйтьне кабул итә алмады. Яңадан язам, сезгә укытып карасам ярыймы, дип әйтергә тиеш иде.

Язучылык эшендә остазларны тыңлый белү бик мөһим. Заманында Илгиз Зәйниевнең укытучысы аның әсәрләрен китерде. Зинһар, күз салып чык инде, ди. Илгизнең язганнарында вакыйга бар, үзе яшәгән балалар тормышы, кызыклы ситуацияләр. Егет үзе һәрбер әйткән киңәшкә колак сала, йота бара, шундук үстереп, төзәтеп китерә иде. Иҗат итә торгач, театр, әдәбият дөньясына җиң сызганып кереп китте. Баштарак кайбер әсәрләрен эшкәртеп, «Идел» журналына тәкъдим иттем, Нәбирә Гыйматдинова шуларны бастырып чыгарды. Ул чорларда драматурглар арасында дәвамчанлык мәсьәләсе калку торды. Режиссёрлар күп вакыт, бездә яхшы пьесалар язучылар юк, дип зарланды. Әмма шуны истән чыгармаска кирәк: драматург белән режиссёр бергә эшләгәндә генә яхшы спектакль туа. Элеккеге вакытларда режиссёрлар бишәр тапкыр үзгәрттергән пьесаны, яңадан яздырган. Әмма хәзер чын драматурглар саны кимегәннән-кими. Мин элекке елларда, бездә 30 дан артык драматург бар, дип мактанып йөри идем , хәзер ул санны онытырга туры килә. Туфан Миңнуллин, Ризван Хәмид, Әхәт Гаффар, Исламия Мәхмүтова, Гафур Каюмов, Фәнәвил Галиевләр китеп барды. Коточкыч зур тизлек белән кимү бара, килүчеләр юк дәрәҗәсендә, булганнары да чамалы гына язып маташа.

 

РӘЗИНӘГӘ ХИСЛӘРЕМ КУЕРДЫ

– Халыкта иҗат кешеләре гаилә итәр өчен катлаулырак кешеләр дигән сүз таралган... Үзегезнең гаилә учагы һәм тормыш юлыгыз турында да сөйләгез әле?

– Бу сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә дөрес-лек бар инде ул. Артистлар күп вакытларын театрда, гастрольдә уздыралар. Язучыларга да иҗат өчен өстәмә вакыт кирәк. Тылың көчле булса, бәхет инде, гаилә саклана. Әгәр тынычлыгыңны бетереп, бичәң проблемалар тудыра икән, андый хатын-кыз белән яшәп булмый. Минем хатын театрда эшләгән вакытта, гастрольләрдә күп йөрсәм дә, өч баланы карап үстерде. Аларны ул берүзе садикка, мәктәпкә алып китә, алып кайта иде, шул сәбәпле балалар бакчасында эшләде. Күпме көч кирәк булган аңа. Гастрольләрдән кайтканда балаларны, гаиләне нык сагынасың. Өйдә чакта гел алар белән кайнашырга тырыштым. Алар да сәнгатьне, минем һөнәрне аңлап үстеләр.

– Рәзинә апа белән мәхәббәт тарихыгызны да сөйләсәгез иде?

– Рәзинә белән мине иптәш малай таныштырды. Ул вакытта минем Әлмәт театрында эшли башлаган чак. Очрашып, өйләнешергә дип йөргән артистка кыз бар иде. Әмма Рәзинә белән очрашкач, аңа хисләрем куерды. Мине беркайчан да, беркем дә яратмаган кешегә өйләндерә алмас иде. Беркайчан да мәхәббәтне сатып алмадым; акча түләп, махсус сөйләшеп, әсәрләремне куйдырмадым.

Әти белән әни аерылып, әтисез үскәч, бервакытта да балаларымны әтисез калдырмаячакмын дип сүз биргән идем. Сүзләремә тугры булдым.

– Балалар тәрбияләүдә үз киңәшләрегезне журнал укучыларыбызга да әйтсәгез иде?

– Менә гарәп илләрен генә алыйк әле. Ир кеше эшли, гаиләсен тәэмин итә. Ә хатын-кыз бары тик балаларын гына тәрбияли. Менә бу– искитмәле гадел, дөрес әйбер. Хәзер шушы хәлнең безнең илдәгесенә карыйк. Бездә ир кеше эшли, гаиләсен матур яшәтергә акчасы җитми, чөнки хезмәт хакларын тиешеннән дә өч-дүрт мәртәбә кимрәк түлиләр. Ни өчен? Хатын-кызлар да эшкә чыксын өчен эшләнә бу. Ир кешенең акчасы җитмәгәч, хатын-кыз да завод-фабрикага чаба, баланы тәрбияләргә аның вакыты да, хәле дә калмый. Балалар күбрәк үз-үзләренә тапшырыла. Аннары бу балалар кем булып үсә соң? Бу хәл дөрес әйбер түгел. Минемчә, ирләргә акчаны яхшы түләсәләр, хатын-кызлар гел балалар тәрбия-
ләү, гаиләсен карау эше белән шөгыльләнер иде.

 

АВЫЛ – ШӘҺӘР АРАСЫ...

– Укучы өчен язучының бала чагы һәм әти-әниегез турындагы мәгълүмат кызыклы.

– Минем әтием ягыннан әби белән бабаем, Әтнәдән Казанга күченеп, Кабан күле буенда йорт җиткезәләр. Әти Казан малае булып үсә. Ул ут кебек җитез, ярдәмчел кеше иде. Әни белән матур гына гаилә коралар. Билгеле бер сәбәпләр аркасында, әти белән әни миңа сигез ай булганда аерылышалар. Язмышларында шулай язылган булган, күрәсең, икесе дә башка гаилә кора.

Мин әти белән күрешкән чакта, никтер, читсенә, ояла идем. Соңгы көннәрендә ул миңа: «Әниеңә бервакытта да авыр сүз әйтәсе булма, аның минем алдымда бер гаебе дә юк!» – дип әйтеп калдырды.

Бала чагымның күп өлеше әби-бабай янында кадер-хөрмәттә үтте, авыл баласы булып үстем. Абый, җиңги, аларның биш баласы... Әбинең егерме оныгы бар иде, әмма алар арасында иң беренче урында мин тордым. Туганнарымның яратуын аеруча нык сизә идем. Бездә әбине тәтә диләр, ул миңа кич саен әкиятләр сөйләде. Бабайның гарәпчә китаплары күп иде, аның укыганын да тыңларга бик яраттым. Әнием шигырьләр язган һәм бик матур җырлый иде. Ә бабайның күп кенә агалары, энеләре – гармунчылар. Менә шундый иҗадирак шартларда үстем мин.

– Иҗат уты бала вакытыгыздан ук күңелегезгә сеңгән икән. Кеше тормышының башлангычы, нигезе бит ул балачак. Шул матур, иркен авыл тормышыннан шәһәргә күченү Сезгә ничек тәэсир итте?

– Авылдан шәһәргә – әни янына күченү миңа бик авыр, хәтта газаплы булды. Якыннарым анда калды. Ярый әле, Казанга күченгәч, 113 нче татар мәктәбенә укырга бирделәр. Ул вакытта Казанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр бик аз иде. Авыз тутырып русча сөйләшергә мин әле армиядә – бик кирәге чыккач кына өйрәндем, дияр идем. Баштарак шәһәрдә үскән малайлар русча белмәвем аркасында үчеклиләр иде. Гармунда уйный белгәч, мине музыка мәктәбенә баян классына укырга бирделәр. Шулай беркөнне, музыка мәктәбеннән кайтып барганда, рус классыннан 6–7 малай чорнап алдылар мине. Авыл малае бит, куркып калмадым, бик озак сугыштык. Авыз-борын җимерелеп, өйгә кайтып кергәч, әни: «Ни булды, кемнәр кыйнады?» – дип сорау ала башлады. «Егылдым!»– дидем. Шуннан әлеге Шәрип шайкасы ихтирам итә башлады үземне. Алар арасында бәям үсте. Борылып качкан булсам, алдагы көннәрдә дә изәчәкләр иде. Ә алар килеп, кул биреп күрешә башладылар. Туганнарымны, дусишләремне бик сагынганга, каникуллар җитүгә авылга чаптым!

– Шәһәр малайлары белән каршылык-
лар тагын да кабатлангандыр әле. Ул вакытта бөтенләй яңадан авылга кайтып китәсе килмәдеме? Ни өчен дигәндә, шәһәр һәм авыл икесе ике төрле мохит бит.

– Класста шундый тыныч кына Җәүдәт исемле бер малай бар иде. Ул беркем белән артыгын сөйләшми, укуы да начар. Укытучылар аңа болай гына өчле куялар инде. Шул малайның криминалга катнашы бар дип әйтәләр иде. Беркөнне ул Зөлфәкар исемле малайны миңа каршы көрәшеп карарга өндәде, тегене әйләндереп салдым. Икенчесен котыртты, парта арасына тыгып куйдым. Шуннан миңа сүз әйтүче булмады. Шул вакытта мин, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дигән карарга килдем. Ноябрь аенда бокс буенча тренировкаларга язылырга спорт мәктәбенә бардым. Тик анда инде тренировкалар сентябрьдә үк башланган икән. Әмма тренер йомшарып китеп, секциягә алды. Атнага өч тапкыр бокс белән шөгыльләнә башладым. Ярышларда катнаштым. Театр училищесында укыганда, командам белән кышкы күптөрлелек буенча өч кубок яуладык, мин спорт мастеры дигән норматив үтәдем.

 

ТЕАТР ДӨНЬЯСЫНЫҢ ТЫЛСЫМЫ

– Сезнең иҗатыгызда театр дөньясы күп урын биләп тора. Сез актёр да булгансыз, драмаларыгыз, сәхнәләрдә куелып, тамашачы мәхәббәтен яулаган. Драматургия, театр – бу өлкәләргә юл ничек башланды?

– Сигезенче сыйныфта укыганда мәктәпнең театр түгәрәгенә йөри башладым. Тик мин бик шук, тиктормас бала идем. Репетицияләрдә тик утырасым килми, чорсызланам. Режиссёрыбыз Әнвәр абый Әхмәдуллин, минем шуклыгым башкаларның игътибарын да җәлеп иткәнгә, мине репетиция бүлмәсеннән чыгарып җибәрә. Минем урынга башка укучыларны чакырып карыйлар, тегеләр уйный алмый. Шуннан яңадан мине дәшәләр. Һаман җүләр саткач, репетицияләргә йөрмәсәң дә ярый, спектакльдә генә уйнарсың, диделәр.

– Димәк, театр дөньясына Сезне мәктәптәге түгәрәк алып кереп киткән?

– Театр юлыннан китәргә уйлаганым да юк иде. Минем кечкенәдән хәрби буласым килде. Мәктәптә бик актив идем. Җырлыйм, гармунда уйныйм, спорт белән шөгыльләнәм. Тик мине яраткан мәктәп директоры китеп, аның урынына яңасы килде. Элекке директорыбыз һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп, заманында мине бик күп бәлаләрдән алып калган иде. Ул киткәч, киңәшчем-яклаучым калмады. Мине яратып бетермәгән класс җитәкчесе мәктәпне тәмамлаганда начар характеристика язып биргәч, минем алда хәрби уку йортының ишекләре ябылды. Шуннан химия-технология техникумына укырга керергә уйлап йөргәндә, театр түгәрәгенә бергә йөргән егетләр: «Син безнең белән бергә булырга тиеш», – дип, мине үзләре белән чакырды. Тәвәккәлләдем һәм бернинди проблемасыз өч турны да үттем. Бер класстан дүрт кеше– Илгизәр Хәсәнов (бүген Татарстанның халык артисты), Мансур Бикмуллин, Шамил Миңнуллин һәм мин. Әмма өченче курска җиткәч, этләнеп, армиягә китеп бардым. Марсель Сәлимҗанов: «Мине тыңламыйча китсәң, башка күземә күренмә», – дигән иде, кичермәде. Кире идем, үзсүзле, горур, иркә, ләкин әшәкелегем юк иде. Армиядән кайткач, башка төркемгә килдем. Укуны тәмамлауга Кәрим Тинчурин театрына эшкә барырга тиеш булсам да, кискен карар кабул итеп, Әлмәт театрына киттем дә бардым. Биредә ул чагында даһи режиссёрыбыз Гали Хөсәенов җитәкчелек итә иде. Укытучым Шәхсәнәм Әсфәндиярованың: «Рәтләп дәрескә дә йөрмәдең, сине Әлмәт театрына сорыйлар, Гали Кәрим улы исән чакта дәресләр алып кал!»– диюе дә үз эшен эшләде.

– Тормышыгызның бу этабы хакында нинди хис-кичерешләрегез калды?

– Әлмәт бөтен илгә нефть байлыгы бирүче шәһәр булса да, ул вакытта бик соры иде. Ә без театр артистларына 100 тәңкә хезмәт хакы түлиләр, ул ашарга да җитми. Тулай торакта бик начар шартларда яшибез. Шуңа да ул чор катлаулырак булып хәтердә калды. Әлмәт хәзер бөтенләй үзгәрде. Заманча, матур, төзек ул. Бәлки менә суверенитет җилләре шулай яхшы тәэсир иткәндер.

Тормыш шартлары аркасында Әлмәттән китәргә туры килде. Гомумән, театр, иҗат дөньясыннан читләштем ул вакытта. Төзелештә зур җитәкче булып эшләгән бер туганым мине үзенә эшкә чакырды. Бер айдан малосемейкадан бер бүлмә бирделәр, ярты елдан ике бүлмәлесенә күчтек, хезмәт хакым да уртача 400–500 сум, шахтёрларныкы кебек! Эретеп ябыштыру агрегатлары өчен җаваплы кеше идем, аннары түбә ябу буенча мастер-бригадир булдым. Бригадада 20 ләп төрмәчеләр эшләсә дә, аны алдынгылар рәтенә чыгардым.

Ләкин күңел иҗатка тартыла, сагындыра башлады. Минем дөньям түгел иде ул. Шуңа кайчан да булса яңадан иҗат дөньясына кайтачагымны белеп яшәдем. Тинчурин
театрына актёр буларак эшкә килдем. Шундук рольләр бирделәр. Ун еллап театрда артист булып эшләдем. Әмма күңел ягым тыныч булса да, тагын да шул акча мәсьәләсе
проблема булып алга баскач, административ эшкә күчтем. Гастрольләргә йөрү бетте, көн дә гаиләм янында идем.

АКТЁРЛЫКТАН – ЯЗУЧЫЛЫККА

– Әдәби әсәрләр яза башлавыгыз ничек булды?

– Мин башлангыч сыйныфларда ук шигырьләр яза идем. Балчыклы мәктәбендәге беренче укытучым Әминә апа минем белән бик горурлана иде. Язмаларым, шигырьләрем балалар газета-журналларында басылгалады. Ә менә театрда эшләгән елларда драма әсәрләре яза башладым: «Сынган беләзек», «Яз галәмәтләре», «Баһадурның бәхете». Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Шул вакытта проза язуга күчтем. Криминаль әсәр язарга материаллар бик күп җыелган иде. Аларны бар яклап проза аша гына ачып була. Шуннан «Канга буялган алтыннар» исемле беренче китабым басылып чыкты, аннары драма әсәрләрем тупланган «Сынган беләзек». Шуннан соң әкияти-драмаларым белән «Гүзәл Аппаксылу». Юмор-сатира өлкәсенә караган «Тик чабабыз арт белән» дип аталган китабым да дөнья күрде. Менә әле күптән түгел генә «Алло, кем әле бу?» криминаль романым басылды. Тарихи һәм фантастик әсәрләрдән торган «Ирдәүкәләр», «Бер гаилә сурәте» дигән китапларым да укучыларга барып иреште.

– Балалар өчен үзегезнең балаларыгыз булгач яза башладыгызмы?

– Өч балаң булгач, кулыңнан килсә инде, әлбәттә, балалар әсәре язасың. Әле һаман да балалар өчен әкиятләр, пьесалар иҗат итәм. Әгәр җаныңда балалыгың бетмәсә язып була. Иң күп куелган пьесаларым да балалар өчен минем.

– Сез актёр да булгач, пьесалар яза башлавыгыз табигый кабул ителә. Шулай да пьесаларыгызга режиссёрлар игътибар итеп, аларның сәхнәдә куела башлау вакыты Сезгә нинди тәэсир ясады?

– Язган, халыкка җиткерәсе килгән сүзеңнең сәхнәдән ишетелүе, әлбәттә, шатлык хисе тудыра. Тик шулай да режиссёрлар белән мөнәсәбәтләр җайлы гына бармады. Берсе миңа В. Розовның калын пьесалар китабын китереп тоттырды. Үзеңә ошаган бер пьесаны ал да үзгәртебрәк яз, син автор, мин соавтор булам, ди. Димәк, мин чит әсәрнең башына түбәтәй, аягына читек кидерәм дә ул минем пьеса булып чыга? Мин аның бу тәкъдименнән шундук баш тарттым. Әлеге хәлдән соң ул минем әсәрләремне куймады. Ләкин ул минем өч әсәремне искиткеч югарылыкта сәхнәдә куеп өлгергән иде инде, шуның өчен барыбер бик рәхмәтле мин аңа.

Сәхнәдә куелган иң танылган җитди әсәрем, әлбәттә, «Сынган беләзек» булды. Аны бер режиссёрга бирәм, икенчесенә, өченчесенә китерәм, әллә нинди сәбәпләр табып, кире бора торалар. Бөтен театрларны әйләнеп чыктым, Әлмәт театрына Зәкия Туишевага китердем. Минем ул әсәрдә бераз гына коммунизмны чеметеп алган урыннар да бар иде. Зәкия апа куям диде. Тик менә бу хакимияткә тигән моментларын төшереп калдырыйк, ди. Ул бөтен күңеле белән чын коммунист иде. Мин киреләнеп каршы килдем. Көннәрдән бер көнне Тинчурин театры актрисасы Исламия Мәхмүтова: «Китер әле теге пьесаңны!»– ди. Шулай бәрелеп-сугылып йөри торгач, 12 елдан соң әсәр сәхнәгә менде. Өчәр, дүртәр, унар тапкыр караган тамашачылар барлыкка килде. 112 үзешчән сәнгать коллективы куйды аны. Исламия апа үзенең таланты белән авторның язмасын халкыбызның йөрәгенә барып җитәрлек итеп сәхнәләштерде. Димәк, үз фикеремдә калуым дөрес булган.

– Иҗатта үзегезнең остазларыгыз дип кемнәрне атыйсыз?

– Минем прозага кереп китү Фәиз Зөлкарнәй белән аралашуга да бәйле булды. Ә Рәис Даутов кебек яшьләргә булышкан, ярдәм кулы сузган кешеләр бик сирәк. Драматургиядә остазларым дип Празат Исәнбәт һәм Гали Хөсәеновны саныйм. Гали аганы татардагы иң көчле режиссёрларның берсе дип атар идем. Һәр язучының да остазы булу бик мөһим.

–Бәлки яңа әсәрләрегез хакында сөйләрсез?

– Соңгы арада гына язылган ике драма әсәрем бар. Берсе Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруның 35 еллыгына багышланган. Проза жанрында роман төгәлләп киләм. Ул махсус дәүләт заказы буенча языла, роман – автобиографик әсәр. Беренче автобиографик романым– «Бервакытны – без тугач» халык арасында аеруча танылды. Әле халыкка әйтәсе сүзем, уй-фикерләрем күп. Безнең буын туксанынчы еллардагы үзгәртеп кору аркасында килеп туган болгавыр заманнарны да, илдә урнашкан кыргый капитализмны да күрде. Күп нәрсәләр күз алдында үтте. Шул чорда энем Фәрит, төрле криминаль төркемгә кереп китеп, корбан булды. Аның аяныч язмышы да йөрәк түрендә. Безнең буын язучылары башкалар белмәгәнне яза ала.

Аллаһ Тәгалә сәламәтлектән, якыннарымнан, дусларымнан һәм, әлбәттә, иҗаттан аермасын.

 

Айсылу ИМАМИЕВА, Эмма ГАЗИЗОВА

Фотолар Рәдиф СӘГЪДИНЕҢ
шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ