Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә Бөтенроссия заманча татар гимназиясе оештыру өчен база бар

Быел Әлмәт мәктәпләрен өч меңләп укучы тәмамлады. Шулардан 44 укучы, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең 11 нче сыйныфыннан соң, урта белем алу турындагы аттестатка ия булды, ә 83е шунда...

Быел Әлмәт мәктәпләрен өч меңләп укучы тәмамлады. Шулардан 44 укучы, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең 11 нче сыйныфыннан соң, урта белем алу турындагы аттестатка ия булды, ә 83е шунда ук тулы булмаган урта белем алып чыкты. “Баласы биредә укыган бер ата-ана алдында да: “Балабызны кайсы мәктәпкә бирергә икән?” – дигән сорау тормагандар. Чынлап та, гимназия җитәкчеләре, мәктәптә, без күздә тотканча, өйдәгечә җылы мохит тудыра алдылар. Монда тәртип бик көчле. Укытучылар балаларыбызга чын тәрбия һәм тормышта да, бизнеста да кирәк булырлык ныклы белем бирделәр”. Әлеге сүзләр “Соңгы кыңгырау”да педагоглар һәм директор Фирүзә Вәлиуллинага адресына дулкынланган әти-әниләр авызыннан яңгырады. Фирүзә Заһитовна бу уку йортының бусагасын монннан ун ел элек урынбасар статусында атлап керә һәм, яшь булуына карамастан, 2011 елда директор итеп билгеләнә.


IMG_1852


– Фирүзә ханым, бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин исемен йөрткән татар гимназиясе халыкның милли үзаңы уянган чорда – туксанынчы еллар башында оештырылган. Ул кем идеясе иде?


– Моннан 27 ел элек гимназия беренче тапкыр ишекләрен ачты һәм беренче елны ук бирегә 243 укучы белем алырга килде. Аны оештыручылар үз алларына төрле яклап үсеш алган, гуманитар һәм табигый-төгәл фәннәрне яхшы белгән, иҗади яктан сәләтле, милли үзаңы булган укучы тәрбияләү максаты куйды. Заман таләпләренә туры килгән уку йортын булдыру өчен яңа бина һәм тиешле финанс кирәк иде. Шул еллардагы Әлмәт район мәгариф идарәсе җитәкчесе Габделвахит Мәгъсүм улы Гыйзатуллин, гимназиянең беренче директоры Ядкәр Габдулла улы Шакиров һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрының хәзерге директоры Фәридә Багис кызы Исмәгыйлева әлеге идея белән социаль һәм иганәчелек проектларында актив катнашучы «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ринат Гыймаделислам улы Галиевка мөрәҗәгать итәләр. Ул җитәкләгән команда иркен урында мәктәп төзүгә старт бирә.


Ачылуының беренче елларында татар гимназиясе иске бинада эшли. Берничә елдан нефтьчеләр ярдәме белән өр-яңа зур бина төзелеп бетә. Бүгенге көндә гимназиядәге 1021 укучыга 58 педагог белем бирә. Монда Әлмәт балалары гына түгел, күрше район авылларыннан килгән малай һәм кызлар аның беренче укучылары була. Бүген, микрорайоннарында урта мәктәпләр булса да, балаларына, югары сыйфатлы белем белән бергә, ныклы тәрбия бирергә теләгән әти-әниләр балаларын безгә алып килә.


– Бу үзенчәлекле уку йортының стратегиясе нинди? Әхлакый тәрбия һәм сыйфатлы белем бирү белән генә чикләнмисездер.


– Заманалар үзгәрә. Бүгенге әти-әниләр педагоглар алдына уку процессында гына түгел, тәрбия эшендә дә югары таләпләр куя. Без сыйфатлы белем бирү белән беррәттән, милли традицияләрдә тәрбияләүне дә өстенлекле максат итеп күрәбез. Йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре математика һәм рус теле фәннәренең югары дәрәҗәдә укытылуын раслады. Моннан тыш, гимназия оешуның беренче елларыннан хәзергәчә бездә бик күркәм традиция яшәп килә. Бу – балаларга эстетик тәрбия бирү.


Укучылар хореографиягә яратып йөри, театраль осталык дәресләрендә сәхнә серләрен үзләштерә. Шунысы үзенчәлекле, мондый дәресләр һәр сыйныфта үткәрелә. Безнең гимназиядә берничә сәнгать ансамбле эшләп килә: берәүләргә милли биюләр ошый, икенчеләр 50 нче елларда да, бүгенге көндә дә популяр булган рок-н-ролл бии. Укучыларыбыз, бик теләп, туган як тарихын өйрәнә, музей эше буенча сыйныфтан тыш чараларда катнаша. Берничә еллар балалар педагоглар белән бергә “Офык” газетасын нәшер иттеләр. Кызганыч, үз типографиябез булмау сәбәпле, әлеге кызыклы юнәлеш тукталып калды..


Безнең бөтен уку программасы ФДББС таләпләренә туры китерелеп төзелә. Коллективның төп максаты – укучыларның талантын үстерү һәм татар зыялыларының лидерларын тәрбияләү. Соңгы вакытта югары сыйныфларга, якын-тирә авыллардан гына түгел, Сарман, Лениногорск, Азнакай районнарыннан да сайланган профиль буенча белем алу өчен безгә укырга киләләр. Гимназия берничә югары уку йортының педагогика кафедрасы белән килешүләр төзеде. Инде күп еллар рәттән Әлмәт муниципаль хезмәт дәүләт институтының югары курс студентлары безнең гимназиядә кайбер фәннәрне укыталар, укучылар бигрәк тә психология фәнен яраталар.


– 22-25 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада үтте. Анда 13 илдән, Россия һәм Татарстанның 26 регионыннан вәкилләр катнашты. Сезнең укучылар катнашкан булса, нинди нәтиҗәләр күрсәттеләр?


– Быелгы олимпиадада финалга чыккан 400 кеше арасында татар теле һәм әдәбиятыннан регионара олимпиадаларның җиңүчеләре һәм призерлары, интернет-тестлар һәм әңгәмәләрдә катнашучылар көч сынашты. Олимпиадада җиңү өчен дәреслекләрдән генә түгел, ә махсус әзерләнергә кирәк. Бу эштә һәр педагогның үз сере. Без 8 нче сыйныфлар арасында Эльмира Сабированың 1 урын алуы белән горурланабыз. 11 сыйныфлар арасында Алсу Мансурова 2 нче урын яулады. Әлеге укучыларны олимпиадага тәҗрибәле педагоглар Рания Гиниятуллина һәм Розалия Хәбипова әзерләде.IMG_1831


– 2018 елның апрель аенда Санкт-Петербургта Сәнәгать технологияләре һәм дизайн университетында укучыларның 2017-2018 уку елы Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Сезнең мәктәптән дә көч сынашучы булган дип беләбез.


- Әлеге олимпиадада җиңү яулау өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 186 укучы катнашты. Билгеләнеп үтүчеләр арасында безнең укучыбыз булуын без горурланып та һәм шул ук вакытта табигый уңыш буларак та кабул иттек. 11 сыйныф укучысы Камил Яһүдин хезмәт дәресе буенча призер булды. Ул бәйгегә укытучы әтисе Рамил Хөснетдинович Яһүдин җитәкчелегендә әзерләнде. Икесенең дә куллары алтын. Әлеге номинациядә катнашу өчен үз кулларың белән эшләнмә әзерләргә кирәк иде. Камил аны бер дигән итеп башкарды.


– Узган ел азагында республиканың барлык мәктәпләрендә дә Прокуратура тикшерүләре үтте. Яңа уку планы үзгәрү нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбиятына бүлеп бирелгән сәгатьләр саны киметелүе беркемгә дә сер түгел. Кайдадыр моңа җитәкчеләр позициясе, кайдадыр әти-әниләрнең теләге сәбәпче булды. Сезнең гимназиянең укыту программасында үзгәрешләр булдымы?


– Безнең гимназиядә уку ике дәүләт телендә алып барыла. Аларга инглиз телен тирәнтен өйрәнү өстәлә. Әлеге чит телне белмичә медицина, мәгълүмати технологияләр белән бәйле заманча профессияләрне үзләштереп булмый. Чыннан да, һәрбер уку йортының җитәкчесе тәкъдим ителгән биш уку планы вариантларының берсен сайлый ала иде. Безнең коллектив алган вариант буенча татар теле һәм әдәбияты фәннәренә бирелгән укыту сәгатьләре кимемәде. Татар теле – атнага өч, ә әдәбият ике тапкыр укытыла. Әти-әниләр мәктәпне, укытучыларны һәм балаларын яклап чыкты: берсе дә татар телен һәм әдәбиятын укытуга каршы гариза язмады. Беркемгә дә сер түгел, барлык укучылар да бирегә әлеге фәннәрдән тирән белем алу, милли традицияләрне өйрәнү өчен килә. Татарстан Республикасы Прокуратурасы күрсәтмәләрен алганнан соң без рус теленнән дәрес сәгатьләренең санын, ФДББС таләпләренә туры китереп, 6 сәгатькә җиткердек. Рус әдәбиятына 3 сәгать бирелә.


Гимназия милли укыту һәм тәрбия буенча база мәйданы булып тора. Монда әти-әниләр өчен бердәм республика имтиханнары үткәрелә. Апрель аенда үз белемнәрен тикшерергә теләгән утызлап әти-әни тест биремнәрен чиште. Мондый әти-әниләр балаларына яхшы үрнәк булып тора.


– Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин заманча информацион технологияләр кертүгә зур игътибар бирә. Соңгы вакытта балалар телефонга ун төрле кушымта ясаганнар. Алар арасында “Ничек татар телен өйрәнергә?” дигән кушымта да бар. Сезнең балалар шундый проектларда катнашалармы?


– Әлеге проект безнең хезмәттәшебез булган 1 нче лицей укучылары тарафыннан тәкъдим ителде. Ә безнең укучылар әлеге кушымтаны тест рәвешендә гамәлдә кулланып карадылар. Өлкән буын телиме-юкмы, гаджетлар яшь буын тормышына ныклап кереп урнашты һәм киләчәктә без дә информацион грантларда катнашачакбыз. Әлмәт шәһәренең төрле яшьтәге укучылары бик теләп “Кванториум”га йөри. Биредәге суперҗиһазлар, 3D принтерлар уникаль проектлар уйлап табарга мөмкинлек бирә.


– Сезнең гимназия милли стильдә бизәлгән. Хәтта гөмбәзе дә әллә манара, әллә Сөембикә ханбикәнең баш киемен хәтерләтә. Диварларны Ризаэддин Фәхретдиннең зирәк фикерләре бизи. Минем хәтеремә аның «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән хикмәтле сүзләре сеңеп калды. Чыннан да, тәрбиянең нигезе бала чакта ук, гаиләдә салына. Моңа дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар күрсәтелүе аеруча күңелле. Соңгы вакытта май аенда яшьләрне милли традицияләрдә тәрбияләүне алмаксат итеп куйган төрле бәйгеләр һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Сезнең уку йортында әлеге юнәлештә нәрсәләр эшләнә?


– Милли традицияләрне саклау максаты белән ел саен укучы кызлар һәм аларның әниләре ярата торган “Сөембикә” һәм “Татар кызы” бәйгеләре үткәрәбез. Минемчә, чараларга әзерлек һәм алар вакытында алган тәҗрибә балаларга уку процессында да ярдәм итә. Чөнки хезмәт дәресендә өйрәнгән тегү күнекмәләрен, тәмле аш-су әзерләү осталыгын бәйге алдыннан чарларга туры килә. Әлеге күнекмәләр аларга алдагы тормышларында да ярдәм итәчәк. Моннан тыш, мәктәп конкурслары гаилә фестивальләренең нигезе булып тора. Боларында инде көнкүрештәге осталыкларын әти-әниләр дә, балалар да бергәләп күрсәтә. Нинди генә осталар юк безнең әниләр арасында! Картиналарны чын рәссамнар кебек иҗат итүчеләр дә, ыргак белән зонт бәйләүчеләр дә.


Гимназиядә кызлар өчен генә түгел, малайлар өчен дә конкурслар үтеп тора. Безнең Әтиләр советы бик актив эшли . “Кәләпүшле малай” бәйгесе өчен эшләнмәләр ясарга укучыларга әтиләре булыша. Быел конкурста катнашучылар берсеннән-берсе матуррак итеп сыерчык оялары ясап, аларны паркка элделәр.


IMG_1821P.S. “Соңгы кыңгырау” кичәсендә милли биюләр, инглиз, татар, рус телләрендә заманча җырлар бер-берсен алыштырып торды. Мин анда укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары өчен чын-чыннан сөенеп утырдым. Бу матур яшьләрнең балачагы артта калды. Алар зур тормыш юлына чыгу алдында торалар. Көлеп, шатланып туймаслык. Шуңа да карамастан, балалар биегәндә һәм чын күңелдән педагогларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткергәндә, күпләрнең күзләренә яшьләр килде. Аларга әлеге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен куркырга кирәкми: ныклы белем, сыйныфташлары һәм тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәт кора белүнең нигезе – хөрмәт һәм әдәплелек, намуслылык һәм бер-берләренә ярдәм итү, гаделлек һәм җаваплылык хисләре аларның күңелләренә салынган. Бу уку йортының ата-аналар, балалар арасында абруе зур булуга шул йогынты ясый. Шулай да Ризаэддин Фәхретдин исемендәге Әлмәт татар гимназиясенең Актанышта эшләүче татар гимназиясе дәрәҗәсенә күтәрелүе өчен бер шарт кирәк әле. Ул – нефтьчеләребезнең, туксанынчы еллар башындагы кебек тагын бер талпынып, бу үзенчәлекле уку йортына ярдәм кулы сузуы. Ә аның үрнәге бар Әлмәттә. Ул көнне миңа үзенең йөз еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыенган Мирза Каюм улы Таhиров исемендәге 1 нче урта мәктәпнең “Соңгы кыңгыравы”нда да булырга туры килде. Биредә нефтьчеләр булышлыгы белән бары да – ишек аллары да, ашханә дә, спорт залы да ялтырап һәм көлеп тора. Көндәшлеккә сәләтле булу өчен штатта тәҗрибәле педагогларны саклау, җитәкченең яхшы менеджер булуы гына җитми. Моның өчен мәктәпкә вакытында заманча ремонт ясау, яңа лаборатор һәм компьютер җиһазлары урнаштыру өчен яхшы финанс тылы да кирәк. Шул һәм башка берничә шарт үтәлгән очракта, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге гимназиянең Бөтенроссия техник-гуманитар татар гимназиясенә әйләнү мөмкинлеге бик зур. Без 2017-2018 уку елы кыңгыравының чыңы Әлмәттә ишетелер дип өметләнәбез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ