Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәгарифе каһарманы

Әңгәмәдәшем – бу көннәрдә гомеренең җитмешенче язын каршылаган Фираз Фахраз улы Харисов – педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү системасының мактаулы х...

Әңгәмәдәшем – бу көннәрдә гомеренең җитмешенче язын каршылаган Фираз Фахраз улы Харисов – педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе. Аны укучыларыбыз күп еллар дәвамында «Мәгариф» журналы белән актив хезмәттәшлек итүче авторларның берсе буларак та беләләр.
– Фираз әфәнде, әңгәмәбезне блиц-сорашудан башлыйк әле. Халыкта «Исеме җисеменә туры килгән» дигән гыйбарә бар. Ә менә Сезнең исем ни аңлата?
– Исемем фарсы телендә «биеклек» дигән төшенчәне белдерә.
– Үзегез үскән гаиләгә хас булган өч сыйфатны әйтегезче.
– Тырышлык, тәрбиялелек, таләпчәнлек.
– Соңгы ун көндә укыган китабыгыз?
– Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» исемле повесте тетрәндерде мине. Анда кеше ышанмаслык дәрәҗәдәге коточкыч вакыйгалар тасвирлана.
– Кем башкаруында нинди җыр тыңларга яратасыз?
– Хәйдәр Бигичев башкаруында «Күңелеңә авыр алма» дигән җыр мине битараф калдырмый.
– Иң яраткан фильмыгыз?
– «Язның унҗиденче мизгеле».
– Кайсы бәйрәмне аеруча үз итәсез?
– Алар бик күп хәзер. Әмма күңелемә 1 сентябрь – Белем көне иң якыны.
– Бүген Сезнең ачуыгызны китергән сәбәпне әйтсәгез иде.
– Полилингваль мәктәптә укып та, туган телендә сөйләшмәгән татар баласы. Ул олан бакча күршебезгә кунакка килгән иде.
– Яраткан афоризмыгыз?
– А.С.Грибоедовның: «Кеше белемлерәк булган саен, җәмгыятькә дә файдалырак була», – дигән сүзләре күңелемә уелып калды.
– Тарих тәгәрмәчен илле ел артка күчереп куйган очракта, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?
– Барысын да үз урынында калдырыр идем.
– Сез дөньяның күп кенә шәһәрләрендә, төрле кыйтгаларда булгансыз. Ни өчен язмышыгызны Казан белән бәйләргә ниятләдегез икән?
– Казанда әниемнең энесе – Мөнәвир абый КДУның татар бүлегендә укыган, шунда үзенә тормыш иптәшен – Рәшидә апаны тапкан. Әнкәй Газимә күп еллар мәктәптә тәрбияче булып эшләде. Абыем – укытучы, туган авылым Истәк мәктәбендә 30 елдан артык директор булды. Җырлар, шигырь җыентыклары авторы иде. Шуңа мин дә педагогикага тартылганмындыр, ахры. Урта белем алганнан соң, Истәк мәктәбенә укытучы итеп эшкә алдылар: татар теле әдәбияты, рәсем, сызым дәресләрен укыттым. Гомумән, безнең өйдә укытучы илаһи бер затка тиң итеп карала иде дисәм дә ялгыш булмас. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайту белән, Казанга педагогия институтына юл тоттым. Аннан соң минем арттан энекәшләрем дә, шунда төрле факультетларда укып, югары белем алдылар. Алар Татарстанда һәм Башкортстанда – мәгариф өлкәсендә билгеле шәхесләр.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
– Фираз Фахразович, Сез студент чакта тарих-филология факультетында чыгып килгән 5 метр озынлыктагы стена газетасының редакторы сәясәт комментаторы булуыгызны искә алсак, рәссам, журналист, я партия эшлеклесе булып китәргә дә мөмкинлегегез булган икән. Пединститутта укыганда ук, КПССка әгъза итеп алынып, Казан шәһәренең Ленин районы башкарма комитетында партоешма секретаре булып торгансыз. Шул чорда пединститут ректоры, Татарстан Югары Советы депутаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов җитәкчелегендә «Республика» партиясен оештыруны башлап йөргәнсез. Җитмәсә, Сезгә әдәби тәнкыйть эше дә чит түгел төсле.
– Яшьтән үк төрле шөгыль белән мавыгырга туры килде. Әле дә яхшы хәтерлим: узган гасырның 70 нче елларында якташым язучы Нурихан Фәттахның тарихи жанрда язылган «Итил суы ака торур» дигән романы басылып чыкты. Ул бездә – студентларда, гомумән, әдәби даирәдә – зур кызыксыну уятты, һәм мин остазым – филология фәннәре кандидаты, доцент Мәдинә Шәйхи кызы Җәләлиева җитәкчелегендә шушы әсәрнең тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнә башладым. Фәнни конференцияләрдә докладлар ясап, төрле мәкаләләр бастырып, «мая» туплаганнан соң, диплом эше язып (ул вакытта диплом эшен язу аерым студентларга гына рөхсәт ителә иде), аны уңышлы якладым. Бу миңа, чыннан да, алдагы елларда фәндә эшләү өчен үзенә бертөрле мәктәп булды.
– Безнең халыкта «Бер булганнан, бар да була» дигән әйтем яши. Менә шулай, урау юллар үтеп, тел укыту методикасы дигән катлаулы өлкәгә килеп чыккансыз икән.
– Телебезне укыту-өйрәтү, андагы үсеш-үзгәрешләр, кулланылу даирәсе кебек проблемалар мине һәрчак кызыксындырып торды. Хатыным Чулпан, башта мәктәптә укытучы, аннан уку-укыту эшләре бүлеге мөдире булып эшләгәннән соң, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклап, профессор дәрәҗәсенә иреште. Әлбәттә, аның эшчәнлеге минем фәнни мавыгуларыма тәэсир итми калмагандыр. Педагогика методикасына тартылуымның икенче сәбәбе дә бар. Узган гасырның 90 нчы еллары башында тел сәясәте өлкәсендә башланган уңай үзгәрешләр безне яңа фәнни юнәлешкә – тел укыту методикасына алып кереп китте. Игътибар итсәгез, аңа кадәр бу өлкә бераз аксый иде кебек. «Татар теле – дәүләт теле, ЮНЕСКО тарафыннан өйрәнү өчен дөньяда уңайрак дип саналган 14 тел арасында», – дип сөйләсәк тә, аны укыту методикасына багышланган кандидатлык диссертацияләре юк дәрәҗәсендә, ә докторлык диссертацияләре, гомумән, юк иде.
– Республикада «Татарстан халыклары телләре турында»гы Закон кабул ителгәч, югары квалификацияле белгечләргә, телебезне бездә яшәүче төрле милләт вәкилләренә өйрәтүнең фәнни нигезләрен булдыруга ихтыяҗ туды. Ялгышмасам, ана телен укыту методикасы тарихында 2000 елда милли телләр арасында докторлык диссертациясен беренче булып Сез якладыгыз һәм аның фәнни нигезләрен булдырдыгыз.
– Бер яктан, әлеге юнәлешнең фәнни нигезләре ныгыса, икенче яктан, шуларны гамәли яктан сынарга, тормышка ашырырга кирәк иде. Һәм без Чулпан Мөхәррәмовна белән телебезне төрле яшьтәге өйрәнүчеләр өчен кирәк булган фәнни һәм фәнни-методик характердагы хезмәтләр иҗат иттек. Алар арасында югары уку йортлары һәм гомуми белем бирү йортлары өчен 18 монография, 17 программа, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен җитмештән артык дәреслек, укыту-методик әсбап-
лар, дистәгә якын төрле юнәлештәге сүзлекләр, шулай ук электрон дәреслекләр һәм кулланмалар бар.
– 1993 елда дөнья күргән «Минем беренче татарча сүзлегем» дигән китабыгыз «Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә» дигән гриф белән басылып чыккан иде. Бу инде Сез иҗат иткән программалар, дәреслекләр, кулланмалар һәм компакт-дискларны республикабызда гына түгел, бөтен Россиядә дә файдаланалар дигән сүз.
– Әлеге сүзлек Россиядә ЮНЕСКО тарафыннан оештырылган «Отчий дом» Бөтенроссия конкурсында (җитәкчесе – шагыйрь Сергей Михалков) махсус дипломга лаек булды һәм берничә тапкыр басылып чыкты. Өстәвенә аның дәвамы буларак, балалар өчен «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек» тә төзегән идек. Анысы башта – «Мәгариф», аннан соң Татарстан китап нәшриятларында дөнья күрде. 2019 елда исә Татарстан Мәдәният министрлыгы уздырган «Ел китабы» конкурсында II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
– Фираз Фахразович, хәзерге вакытта төрле чит илләрнең фәнни басмаларында да Сезнең исем күренә башлады сыман.
– Бүгенге глобализация шартларында башкача һич мөмкин түгел. Унбишләп фәнни-теоретик мәкаләмнең, SСOPUS һәм Web of Science кебек, абруйлы халыкара мәгълүмат базаларына кертелгән журналларда дөнья күрүе һәм унга якынының башка чит ил журналларында басылып чыгуы турында әйтәсездер.
– Шактый гына хезмәтләрегезне Сез икетеллелек (күптеллелек) мәсьәләләренә багышлагансыз. Белгәнегезчә, әлеге проблемалар башка галимнәргә дә тынгылык бирми. Хәзерге вазгыятьтә алар аеруча актуаль.
– Мин икетеллелек һәм күптеллелек проблемаларына, беренче чиратта, кешеләрнең аралашуы вакытында килеп чыгардай төрле конфликтларны кисәтү, Россия халыклары арасында дуслык һәм тынычлыкны ныгыту факторы буларак карыйм. Икенчедән, рус һәм татар телләрен үзара бәйләп укыту аларны үзләштерүне җайга салырга мөмкинлек бирә, фән казанышларын укыту практикасына кертергә ярдәм итә, транспозицияне исәпкә алып, интерференциянең тискәре йогынтысын кисәтә, материалны үзләштерүдә килеп туарга мөмкин булган кыенлыкларны алдан күрергә ярдәм итә дип саныйм.

– Фираз Фахразович, Сезнең эшчәнлекне шартлы рәвештә өч юнәлешкә бүлеп карар идем. Беренчесе – фәнни юнәлеш турындагысын сөйләдегез инде. Калган ике юнәлешне дә укучыларыбыз хозурына җиткерик...
– Бәлки, икенче юнәлешкә, хезмәт биографиямә бәйләп, егерме елга якын үзем белем алган югары уку йортында – педагогика университетында читтән торып укыту, укыту-тәрбия эшләре буенча беренче проректор һәм кафедра мөдире вазифаларын җигелеп тартуны куярга буладыр.
– Мин үзем өченче юнәлешне Сезнең Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән шактый еллар дәвамында тыгыз хезмәттәшлек итүегездә күрәм. Бу – бик табигый, чөнки Сез – тел өйрәтү, аны укыту проблемалары белән шөгыльләнгән, мәктәпкәчә яшьтәге, башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары, студентлар өчен өстәл китабы булырлык хезмәтләр тудырган галим.
– Бу юнәлештәге хезмәтем өч дистә еллап татар теленнән республика һәм берничә ел Халыкара олимпиадаларның жюри рәисе, «Ел укытучысы», башка төрле конкурсларда жюри әгъзасы булуда, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен камилләштерү курсларында даими рәвештә лекцияләр укуда күренә, дип уйлыйм. Соңгы дистә елда Мордва дәүләт педагогика университетындагы татар бүлегендә укыту, Уфада, Эстәрлетамакта, Саранск шәһәрләрендә ана теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен камилләштерү курсларында катнашуым да шушы юнәлешкә карыйдыр дип уйлыйм.
Түбәндәге эшчәнлекне, бәлки, дүртенче юнәлеш итеп тә карарга буладыр. Ул да булса, университетыбызның француз теле кафедрасы мөдире, профессор В.Н.Васильева һәм шул ук кафедра доценты Л.Р.Нәҗмиева белән автордашлыкта 5 – 11 нче сыйныфлар өчен француз теле дәреслекләрен һәм сүзлеген төзеп бастырдык. Алар француз теленә рус һәм татар телләре аша өйрәтүне максат итеп куйган оригиналь дәреслекләр буларак танылды.
– Туган ягыгыз – Мостай Кәрим «Яңавыл – Башкортстанның төньяк капкасы» дип таныган төбәк. Шуннан килеп, Казанда үзен галим итеп таныткан егетнең күңелен борчыган мәсьәләләргә дә тукталыйк әле.
– Кызганыч, телебезне уку йортларында укыту-өйрәтү өчен сәгатьләр саны бик нык кимеде. Европага кушылып Болонья системасына күчкәннән соң, югары уку йортларында бакалаврлар төп белгечлеккә караган предметларны аз күләмдә өйрәнә. Дөрес, магистратурада башта алган белемнәр тирәнәйтелә, ныгытыла. Әмма киләчәктә яшь буынга белем һәм тәрбия бирәчәк белгечкә бу гына җитми. Югары белемнең нигезе нык булырга тиеш. Шулай булганда, аны алга таба камилләштерү үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтер иде.
– Татар теле – дәүләт теле, дип игълан ителгәч, бу өлкәдә шактый күп эшләр эшләнде һәм ул, кыенлыклар аша булса да, хәзер дә дәвам итә. Берничә нәшрият төрле яшьтәге укучылар өчен программа, дәреслек, методик кулланмалар, сүзлекләр, компакт-дисклар чыгарды. Алар турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Сез дә бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе бит.
– Әлеге проблемаларны төбеннән өйрәнгән кеше буларак, күп кенә халыкара, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашып, бездә башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, башка милли республикалар чын күңелдән сөенеп, хәтта бераз көнләшеп тә карыйлар. Татарстанда ифрат та киңкырлы эшчәнлек алып барылды, хәзер дә дәвам ителә. Күп җирләрдә Казанда чыккан фәнни-методик әдәбиятны үрнәк итеп алып эшлиләр. Ни өчен бу шулай?
Беренчедән, Казан лингвометодика мәктәбенең казанышлары элек-электән үк бәхәссез. Без фәнни яктан зур уңышлар казанган төбәктә яшибез һәм эшлибез.
Икенчедән, тел турында кабул ителгән документлар аның норматив-хокукый нигезен барлыкка китерде. Республикабыз җитәкчелеге һәрдаим бу проблемаларны игътибар үзәгенә куя. Әмма әлеге эшне гаиләдән, әти-әниләрне тәрбияләүдән башка күз алдына китерү, уңышка ирешү мөмкинме? «Башка телне белмәгән кеше үзенекенә дә төшенә алмас», – дип язган үз заманында И.Гёте.
– Фираз Фахразович, Сезнең күпсанлы шәкертләрегезгә үз эшләрендә хәерхаһлы икәнлегегезне беләбез. Аларга җиткерәсе теләкләрегез нинди?
– Иң әһәмиятлесе – башка милләт вәкилләрен генә түгел, татар телендә сөйләшмәүче милләттәшләребезне дә аралашу, ягъни коммуникатив принципка таянып өйрәтү кирәк. Рус һәм татар телләрен үзара бәйләп укыту аларны үзләштерүне җайларга мөмкинлек бирә, тик өйрәтүче (укытучы) үзе дә икетеллелек мәсьәләсендә компетентлы булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ