Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарлар һәм башкортлар – кардәш халыклар

«Мәгариф» һәм аның кече туганы – «Гаилә һәм мәктәп» журналлары үз битләрендә Татарстан һәм татар халкы тарихы сәхифәләрен яктыртуга һәрдаим зур игътибар бирә.

Тарихыбыз белән кызыксынуларын арттыру максатыннан, әледән-әле төрле иҗади бәйгеләр дә оештырып киләбез. Хәтерләсәгез, күбегез без оештырып җибәргән «Шәҗәрә төзи беләсеңме?», «Бөек Җиңү кайтавазы», «Без – Тукайлы халык», «ТАССР төзелүгә – 100 ел», «Уйландырдың безне, Риза Фәхреддин», өч турдан торган «Без тарихта эзлебез» дигән республикакүләм конкурсларда да актив катнаштыгыз. Хәзер инде икенче ел рәттән, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә, «Татарстанның иң яхшы тарих укытучысы» бәйгесен алып барабыз. Аларны оештыруда тарих фәннәре докторы Фаяз  Хуҗин – безнең иң якын ярдәмчебез һәм киңәшчебез. Журналыбызның татар-башкорт багланышларын яктыртуга багышланган бу махсус санын әзерләүдә дә без аның методик киңәшләренә һәм ярдәменә таянып эш иттек. Түбәндә мөхтәрәм тарихчы галимебезнең гаять тә четерекле темага тарихи күзлектән объектив бәя бирү максатын куйган язмасын тәкъдим итәбез.

Кардәш сүзе карындаш сүзеннән кыскартылып ясалган, аны бер ата-ана балалары, якын туганнар мәгънәсендә аңларга кирәк. Татарлар белән башкортларны кардәш халыклар дибез икән, димәк, бу – аларның борынгы бабалары бер, шулай булгач, телләре, яшәү рәвешләре, матди һәм рухи мәдәниятләре белән бер-берсенә бик якын дигән сүз.


Этногенез, ягъни халыкларның этнос буларак формалашу процессы, этнография, антропология, археология, тарих, тел белеме фәннәрендә комплекслы рәвештә өйрәнелә торган проблемаларның иң катлаулыларыннан санала. Башкортлар белән татарларны чагыштырып карыйк: антропологик яктан алар бер-берсеннән шактый аерылып тора – башкортларда монголоид элементлары күбрәк. Хуҗалык итүдә, яшәү рәвешендә дә соңгы вакытларга кадәр аермалыклар бар иде: чын башкортлар башлыча, һәрхәлдә, XVIII – XIX гасырларга кадәр күчмә тормыш алып барган һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Безнең бабаларыбыз исә, инде Х – XI гасырларда ук утрак тормышка күчеп, шәһәр-калалар корып яши башлыйлар. Әмма охшаш яклар күбрәк, минемчә. Телләрне әйтеп тә тормыйм инде – безләргә тылмач кирәкми. Динебез – бер, борынгыдан килгән һәм соңыннанрак ислам диненә яраклаштырылган гореф-гадәтләребез дә берүк диярлек. Шуңа күрәдер инде вакыт-вакыт кайбер җавапсыз сәясәтчеләребез авызыннан, без – бер халык, башкорт теле татар теленең көнчыгыш диалекты гына ул, ике халыктан җиңел генә бер халык ясап була, дигәнрәк мәгънәсез сүзләр дә чыгып куя.


Татар-башкорт тарихына якынрак килик. Һуннар дәүләте, Түрк каһанлыклары белән бәйле чорлар – хәзерге көндәге барлык төрки халыкларның уртак тарихы. Ә менә татарларның VII – VIII гасырлардан башланып киткән тарихы, башка тугандаш халыклардан үзгә буларак, болгарлар белән тыгыз бәйләнгән. Болгарлар калдырган археологик мирасның күпчелеге Татарстан җирендә. Башкортстанда монгол яуларына кадәрге болгар истәлекләре юк.


Алай икән, «Кайдан килә соң ул күзгә чалынып торган башкорт-татар бердәмлеге?» – диярсез. Җавап: ике халык өчен дә бертөрле һәм тагын да борынгырак җирле компонентлар бар, һәм ул мари, удмуртларның борынгы бабалары булган фин-угор кабиләләре белән бәйле. Алып карагыз тагын элгәреге болгарлар чорына караган Танкеевка каберлеген (Татарстан, Спас районы). Биредә ачылган 1200 кабернең яртысыннан артыграгында борынгы мадьярлар йоласы буенча (шул исәптән алар йогынтысында) күмелгән кешеләр ята. Шундый ук каберлекләр Башкортстан җирендә дә күп.


XII гасырдан башлап Идел белән Урал арасындагы җирләргә кыпчаклар үтеп керә башлый. Монгол яуларыннан соң, Алтын Урда чорында, кыпчаклар миграциясе тагын да активлаша. Нәтиҗәдә болгарлар үзләренең телләренә якын булган кыпчак телендә сөйләшә башлый. Шундый ук процесс башкорт кабиләләре арасында да күзәтелә. Ике халык арасындагы телләр бердәмлеге шуның белән аңлатыла. Лингвистика фәнендә татарлар белән башкортларны төрки телләрнең болгар-кыпчак төркеменә кертеп карыйлар. Шуны да онытмаска кирәк: Алтын Урда чорында ике күршедәш халык яулап алучылар оештырган көчле бер дәүләт кысаларында яши башлый. Бу хәл башкортлар белән татарларның тагын да ныграк берләшүенә китерә. Башкорт җирләрендә дә, Болгардагы кебек үк, аксөякләр нәселеннән булган затларны таш төрбәләрдә күмә башлыйлар, баерак кешеләрнең каберләре өстенә эпиграфик ташлар куялар.


Урта гасырларда дәүләт һәм аерым кабилә-халыклар яши торган территория чикләрен, елга-тау ише табигый чикләр булмаган очракта, шартлы рәвештә генә күрсәтеп килгәннәр. Кайбер язма чыганакларга караганда, хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәкләре – башта Болгар дәүләте, соңыннанрак, Алтын Урда таркалганнан соң, Казан ханлыгы биләмәләре составына кергән. (Исегезгә төшерәм: 1229 елда болгарларның сугышчан отряды монгол-татарларны тагын да ерактарак – Җаек елгасы тирәсендә – хәзерге Оренбург якларында каршы ала.) Археология материаллары ачык күрсәткәнчә, болгарлар бит хәзерге Ульян, Самара, Пенза өлкәләрендә, хәтта ерак Пермь якларында да күпләп яшәгән. Шул ук вакытта коми-пермякларның, удмурт, мари, мордваларның борынгы бабалары Болгар иленә килеп-китеп йөргән, бер өлеше биредә үзләренең икенче ватанын тапкан. Менә шундый шартларда нишләп әле башкортлар болгар һәм татар күршеләре белән аралашып яшәмәсеннәр, ди?! Дөрес, халык чагыштырмача аз утырган чиктәш җирләрдә аларны күбесенчә мул үләнле көтүлекләр генә кызыктырган, көтү сезоны беткәч, алар кире кайтып китә торган булганнар. Ә менә болгарлар, соңрак исә татарлар да, төрле сәбәпләр, бигрәк тә 1236 һәм 1552 елгы афәтләр аркасында Кама аръягының төньяк-көнчыгыш һәм Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәкләренә күпләп күчеп утырган, даими яшәү өчен уңайлы урын тапкан.

Бүгенге көннәргә кайтыйк. Билгеле булганча, автономияле республикаларның чикләрен, нигездә, 1920 елларда рәсми рәвештә билгеләп куялар. Беркемгә дә сер түгел: дәүләтчелегенең мең еллап тарихы булган татарларга элек-электән рус патшалары да, аннан соңгы җитәкчеләр дә үзләренең көндәшләренә караган кебек, сагаебрак карады, җае чыккан саен аларны көчсезләндерергә омтылды. Халык саны буенча руслардан һәм татарлардан кала өченче урында торган башкортларның автономияле республикасы 1919 елда ук территориясе ягыннан Татарстанныкына караганда ике мәртәбәдән артыкка зуррак итеп төзелде (халык саны бер чама) һәм аның төньяк-көнбатыш районнарында бүген дә татарлар гына яши. (Сүз уңаенда әйтеп үтик: хәзерге Марий Эл, Чувашия республикаларындагы, Ульян һәм Самара өлкәләрендәге Татарстан белән чиктәш районнарның төп халкын татарлар тәшкил итә.) Татарларда борын-борыннан толерантлык көчле: күршеләре белән һәрвакыт дустанә яшәде. Хәзер дә шулай. Башкортлар белән дуслыкны әйтеп тә торасы түгел: бер үк җырларны җырлыйбыз, бер үк шагыйрьләрнең шигырьләрен укыйбыз-тыңлыйбыз, яраткан артистларыбыз ике республиканың да атказанган һәм халык артисты исемнәрен йөртә.


Әлбәттә, башкортларның санын арттырабыз дип, төрле юллар белән татарларның милләтен үзгәртү сәясәте белән һич тә килешеп булмый. Бу сәясәткә башкортлар үзләре дә каршы. Җитәкчеләр дә аңлар әле дип ышанырга кирәк. Гасырлар буена буыннан-буынга сузылган туганлык җепләрен өзәргә маташу – акылга сыешмый торган нәрсә.

Фаяз ХУҖИН, 
тарих фәннәре докторы, Татарстан 
Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

 

Сөмбел ТАИШЕВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ