Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда үзмәшгульләр ун тапкырга артты

2019 елда Татарстанда үз эшләре белән шөгыльләнүче, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче катламнарны эшмәкәрләр базарында рәсми рәвештә теркәү башлангач, бу өлкәдә эшләүчеләр шикләнеп калган иде.

«2023 елда кече һәм урта эшмәкәрлек буенча милли проектны тормышка ашыру»га багышланган брифингта Татарстанда үзмәшгульләрнең 300 мең кешедән артып китүе, эшмәкәрләрнең 860 меңгә якынлашып килүе хакында әйтелде. ТР Министрлар Кабинетында Премьер министр урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, баш бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев катнашында узган  матбугат очрашуында спикерлер бу тармакта эшләүчеләр ирешкән уңышларга, хәл итәсе мәсьәләләргә тукталдылар. Гомумән алганда, эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләрнең соңгы елда башкарган эшләре уңай бәяләнде. Бизнестагылар тагын да нәтиҗәле эшләсен өчен, алга таба нәрсәләр башкарырга кирәк булачагы хакында  да фикерләр яңгырады.  

2019 елда Татарстанда үз эшләре белән шөгыльләнүче, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүче катламнарны эшмәкәрләр базарында рәсми рәвештә теркәү башлангач, бу өлкәдә эшләүчеләр шикләнеп калган иде. Бу адымны Россиядә беренчеләрдән булып ясаган регион булганлыктан, эшне нәрсәдән башларга кирәк икәнен, ахыры нәрсә белән бетәсен төгәл әйтә алган белгечләр дә булмады. Өендә торт пешерүче, тегүче, сәүдә үзәгендә тырнак ясаучы, чәчтарашханә тотучы, таксист буларак халыкка хезмәт күрсәтүче, моңарчы бу эшләрне яшертен башкарган «алтын куллы» кешеләргә үзмәшгуль булып теркәлергә киңәш иттеләр. Аларга: «Кулланучылар базарында һәм салып җыючылар алдында йөзегез ак булыр», – дип теләүчеләр дә булды. Салым күләме, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәтсә, ай саен кеременнән – 4 процент, юридик затлар белән эш йөртсә, 6 процент итеп үтәләргә тиеш иде. Бу зур сумма түгел, шуңамы, беренче елны ук  30 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлде, алар республика бюджетына 30 миллион сум табыш китерде.

Хөкүмәтебез дә бурычлы булып калмады: «Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәге» оештырып, бу тармакта эшләүчеләргә бизнесны үстерү юнәлешендә төрле яклап ярдәм күрсәтте. Бу башлангыч кешеләргә төп хезмәтеннән тыш һәм кайда яшәвенә карамастан, үзмәшгуль буларак теркәлеп эшләргә юл ачты. Моның асылына һәм файдалы икәненә төшенгән кешеләр саны республикабызда даими артып тора.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикабызда үзмәшгульләрдән тыш, 860 мең кеше эшмәкәр буларак теркәлгән, алар икътисад тармагында эшләүчеләрнең уртача 40 процентын тәшкил итә. Узган елны республикабызда җитештерелгән 4 трлн сумлык тулаем продуктның дүрттән бере  алар өлешенә туры килә. Кунакханә бизнесы, IT-секторда, эшкәртү тармагында һәм фәнни-техник эшчәнлеккә  бәйле эшәмәкәрләр  аеруча уңышлы  тәмамлаган. Бүгенге көндә бездә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 172 субьект  теркәлгән, алда әйтелгән өлкәләрдән тыш, аларның 48 проценты  сәүдә һәм логистика өлкәсендә эшләүчеләр. Киләчәктә аларга игътибарны тагын да арртыру, сәүдә итү, җитештерелгән товарны кулланучыга илтеп җиткерүнең яңа юлларын, формаларын табу кирәк. Бу очракта, спикерлар эшмәкәрләрнең маркетплейска чыгып, товарларны, кулланучыга хезмәт күрсәтүне  интернет-кибетләр аша башкаруын күз уңында тоталар. Узган ел  эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү кысаларында республикабызда 10 мең кеше моңардан бушлай файдаланырга өлгергән, «Уңыш формуласы» дип аталган мастер-классларда катнашкан. Маркетплейста хезмәт күрсәтүче белгечләр әзерләнгән, алар аша эш итүче эшмәкәрләрнең керемнәре күпкә артуы да күзгә ташлана.

Эшкуарлар тагын да нәтиҗәле эшләсен өчен,  урыннарда Казандагы кебек сәнәгать парклары булдыру мөһим. 2024 елда Саба, Теләче, Аксубай, Менделеев, Лаеш, Чистай, Яшел Үзән районнарында шундый паркларны ныклап эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Татарстан хөкүмәте, урыннардагы хакимият органнары белән берлектә, бу юнәлештә актив эш алып бара. Бизнес белән шөгыльләнүчеләр соравын истә тотып, махсус программа нигезендә быел аларга  20 млн сум акча бүлеп бирү каралган, аны  ангарлар кору өчен тотарга мөмкин булачак. Республикабыздагы 1600 дән артык предприятие бүгенге көндә үз эшчәнлекләрен  сәнәгать парклары территориясендә алып бара. 

Материал, фото: Альберт САБИР 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ