Логотип Магариф уку
Цитата:

Тел язмышы – милләтәшләр язмышы

Туган тел... Бу төшенчә шундый якын, шундый газиз. Аның әйтелеше үк кешенең бу дөньяга туганлыгын, туганда ук аңа аралашу чарасы буларак, үзенең уй-фикерләрен, хис-тойгыларын белдерергә тел бирелгәнлеген күрсәтеп тора шикелле...

Туган тел... Бу төшенчә шундый якын, шундый газиз. Аның әйтелеше үк кешенең бу дөньяга туганлыгын, туганда ук аңа аралашу чарасы буларак, үзенең уй-фикерләрен, хис-тойгыларын белдерергә тел бирелгәнлеген күрсәтеп тора шикелле. Ул аннан аерылгысыз, гомере буена аны озата бара. Аның икенче төрле әйтелеше дә бар бит әле – ана теле. Бу инде әниең тарафыннан сиңа әманәт итеп бирелгән олуг бүләк, һич тә югалтырга ярамый торган әйбер дигәнне аңлата сыман. Телнең дәрәҗәсе нәкъ менә гаиләдән башлана да бит. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үзенең бер чыгышында: «Ана теленең нигезе гаиләдән башлана. Гаиләдә үзара туган телдә сөйләшүгә, ана теленә карата ихтирам хисе уятуга зур әһәмият бирергә кирәк. Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы – шәхси үрнәк! Минемчә, тел тәрбиясендә ул – нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. Тел – ананың балага иң зур бүләге», – дигән иде.


Татарстаныбызда узган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без мәктәбебездә план буенча байтак чаралар үткәрдек, укучылар белән тәрбияви эшләребезне милли төсмер белән туган телдә башкардык. Максатым башкарган эшләребезнең барысын да санап чыгу түгел. Дәрәҗәле киңәшмәләрне үткәрүчеләр дә, саллы-саллы язмалар, купшы мәкаләләр язучылар да бездән башка да күп булды. Районыбызда нәшер ителүче «Авыл офыклары» газетасының шул чактагы бер санында бу турыда «Маркетплейс безгә туганмы?» дип исемләнгән мәкалә бастырган идем. Шушы язмада күтәрелгән кайбер фикерләрне яңадан да тулыландырып, көн кадагындагы бурычларны күзаллап, «Мәгариф» журналы укучылары игътибарын кайбер җанны тырнап торган, махсус игълан ителгән елда гына түгел, бәлки һәр елны, һәр көнне без эшли ала торган мәсьәләләргә юнәлтәсем килә. Бу язмадан соң ниндидер фикер белдерергә теләүчеләр дә табылса, яхшы булыр иде. Бәлки, мәктәптә 36 елдан артык җитәкче булып эшләү дә шундый уйларга этәргәндер. Аннары быелгы елның Россия күләмендә – Укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүе дә алдагы ел белән аваздаш була торгандыр. Чөнки укытучы эшчәнлеге биредә сүз бара торган һәрбер төшенчә белән нык бәйле бит.

 

ФАҖИГАНЕҢ ИКЕ СӘБӘБЕ

Телебезнең бүгенге аяныч хәле берәүгә дә сер түгел. Моның бер сәбәбе итеп бердәм дәүләт имтиханнарын күрәләр. Янәсе, баласы имтиханны яхшы бирә алсын өчен, русча укыту кирәк. Бу бер сылтау гына түгелме икән? Гади татар авылы мәктәбендә татарча укып, югары уку йортына кергәндә рус теленнән иншаны «5»легә яздым – татарча укуым бер дә комачауламады. Педагогика фәненнән кандидатлык эшен яклаганда, 23 фән докторы алдында рус телендә сөйләдем – бернинди кыенлык тоймадым. Авылыбыздан чыккан ике фән докторы, республикага танылган сәнгать әһелләре, үз өлкәләрендә атказанган исеменә лаек булган шәхесләребезнең барысы да татарча белем алган. Димәк, үз телеңне яхшы белү тормышта үсү өчен киртә була алмый икән.


Икенче бер сәбәпне мин әйләнә-тирә мохитнең бала фикерләвенә, сөйләменә даими йогынтысында күрәм. Хәзерге вакытта алар компьютердан, смартфоннардан мәгълүматны гел рус телендә алалар диярлек, татарча китаплар укымыйлар. Дәрес вакытында да теманы сөйләгәндә үз фикерләрен әйтү өчен татарча сүз таба алмый интегәләр. Аларның фикерләве дә русча булу сәбәпле, сорауны кабатлап сорыйлар, уйларында русчага әйләндерәләр, җавабын яңадан татарчага әйләндереп интегәләр. Хәтта башлангыч сыйныф укучылары да мәктәпкә килү һәм кайту юлында үзара русча сөйләшәләр. Телефоннардагы уеннарның да рус телендә булуын исәпкә алсак, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Монысы инде – хәзерге җәмгыятьнең чире. Без үзебез бу вазгыятькә гаиләдә телебезнең дәрәҗәсен күтәреп, мәктәпләрдә тәрбия чараларын ана телендә үткәреп, уңай йогынты ясый алырбыз дип уйлыйм. Әмма биредә безне чорыбызның икенче бер афәте – чиктән тыш кәгазь боткасына батканлык сагалый. Атна саен нинди дә булса диктант язып, ике көнгә бер мәртәбә компьютерда теркәлеп, төрле сораштырулар, тавыш бирүләр, вебинарлар, семинарлар заманында кайчандыр тәрбияви чараларны балалар белән атна-ун көн әзерләп, матур итеп үткәргән вакытларны сагынып сөйләргә генә калды шул. Монда фотоотчёт биреп өлгерү зарурлыгы тора бит. Бу турыда берәү дә кычкырып сөйләми, әлбәттә. «Чирен яшергән – үлгән, бурычын яшергән – бөлгән» дигән әйтем бар бит татар халкында. Шулай була күрмәсен иде инде.

 

ТЕЛНЕ ЧУАРЛАУ

Татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмаячаксың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Бу җәһәттән хәзерге вакытта телебезнең, кирәксә-кирәкмәсә дә, күп кенә чит телләрдән кергән сүзләр белән «чуарлануы» да күңелгә май булып ятмый, билгеле. Монда инде кайчандыр дүртенче хакимият тармагы дип йөртелгән матбугат әһелләренең тоткан урыны да зур. Алар бик белемле, сүзнең мәгънәсен, телнең байлыгын яхшы белергә тиеш дип саныйм. Мин монда «шәхәр», «шәһес» дип яза торган журналистлар турында әйтмим әле. Мода өчен чит тел сүзләре кыстырып язу үзе бер чиргә әйләнде шикелле. «Маркетплейс» – сату мәйданчыгы, «стартап» – үстерү өчен акча таләп итә торган фикер, «коучинг» – укыту ысулы, «консалтинг» – киңәш бирү, «коворкинг» – ниндидер бер эш төрен башкару өчен төрле белгечләрнең бер бүлмәгә эш урынына җыелуы икән бит. Үзебезнең телдә дә фикереңне җиткерә алырлык сүзләр булганда, ни өчен без кемнәрдер артыннан иярәбез соң? Казанда дәрәҗәле бер уку йортында зур галимнәр, җыелып, телебезне саклау, үстерү турында мөһим киңәшмә үткәргәнен яңалыкларда укыдым. Берничә көннән шушы уку йортыннан белем күтәрү курсларына чакырып, электрон почтама хат килеп төште. «Җитәкчеләргә коучинг юнәлеше» буенча грант отканнар икән...


Моннан ике еллап элек мәктәбебездә күренекле шагыйрьләр, язучылар булып китте. Укучылар алар белән очрашуга ныклап әзерләнде, үз сәләтләрен күрсәттеләр. Матур очрашу булды ул. Әмма аның ни өчен «Аулак өй-баттл» дигән исемдә булуын сорарга яхшысынмадым. «Баттл» көрәш дигәнне аңлата югыйсә. Әгәр «Аулак өй ярышы» дисәң, грант бирмиләрме икән әллә? Аңламассың бу дөньяны! Дөреслеккә хилафлык килмәсен өчен искәртеп үтим: быел язын шундый ук чара районыбыз мәдәният йортында «Аулак өй-көрәш» исеме белән үтте. Болай да эшләп була икән бит. 


Юлда йөргән вакытларымда «Татар радиосы»н тыңлыйм. Аларның алып баручыларында да «чыктым аркылы күпер»ләр очраштыргалый. Әмма миңа ошый торган ике эшләре бар. Берсе – рус сүзләренең татарча мәгънәләрен бирү булса, икенчесе – рус сүзләренең татарчасын белү буенча тыңлаучылар арасында ниндидер мәдәни чарага билет уйнатып кызыксындыру уяту. Тагын бер уңай мисал итеп, Казан-Чаллы юлындагы элмә такталарны да китерергә була. Шәһәр исемнәре русча, татарча, инглизчә язылган анда. Республикабыз буенча сәяхәт иткән теләсә кайсы ил кешесе аңларлык. Казандагы эреле-ваклы ашханәләр, кабымлык урыннары, төрле фирмалар исемнәрен дә шулай язып булмыймыни?! Бу исә яраткан башкалабызның күпсанлы туристларына аның милли төсмерле шәһәр икәнлеген дә, милли мираска никадәр сакчыл карашлы, зыялы халык икәнлегебезне дә күрсәтеп торыр иде. Ә инде кечкенәдән үк барысы белән дә кызыксынып, күңеленә сеңдереп бара торган балалар өчен менә дигән күрсәтмә әсбаплар буласын әйтеп тә торасы юк. Башкалабыздагы «Бургер Кинг»ны күргәч уйлап куйдым әле: Париж яки Лондонда «Өчпочмак» яки «Кыстыбый» дигән элмә такта бармы икән? Ай-һай... Дөрес, Россия Дәүләт Думасы бу вазгыятькә тәртип салырлык канун кабул итте, ахры. Уңай үзгәрешләргә өметләник инде.

 

ДӘРЕСЛЕКЛӘР! КАЙДА СЕЗ?

Мәктәп җитәкчесе буларак, бүгенге көндә нык борчыган тагын бер мәсьәләне дә әйтеп китим инде. Ул да булса – татар мәктәбендә укучы балалар өчен татарча дәреслекләрнең булмавы. Дәреслекләр элек «тәрҗемә ителгән» дип аталса, хәзер «региональ» дип аталасы икән. Ничек дип атауларында да эшем юк, алар кайтсыннар иде. Мәсәлән, узган уку елында I һәм V сыйныфларда федераль белем бирү стандартлары кертелде.  Дәреслекләрнең татарчасы түгел, русчасы да булмады бит. Биология укытучысы буларак, үзем өчен бер данә русчасын табып, тәрҗемә итеп, төрле дәреслекләрдән җыеп, авыр хәлдән чыктык. Киләсе уку елы өчен шушы ук сыйныфларга дәреслекләрнең русчасына нәшрият белән сатып алу килешүе төзедек! Татарчасын көтсәң – бернәрсәсез калуың бар. VI сыйныф өчен дә сорар идек – акча ягы чамалы булу чабудан тарта. Бу хәл, әлбәттә, алдан әйтелгәннәрне дә исәпкә алсак, телебезнең саклануына, үсешенә уңай йогынты ясамый. Без балаларыбызны Интернет челтәреннән дә, телефоннардан да аера алмыйбыз, әмма менә монысын хәл итәргә ныклап алынып булмыймы икән соң? 


Хәзерге вакытта югары даирәләрдә мәктәпләрдә тәрбия эшенә нык игътибар бирергә кирәклеге турында бик күп язалар, аны ниндидер бер зур яңалык итеп күрсәтергә омтылалар, күптөрле семинарлар, җыелышлар үткәрәләр. Кемдә ничектер, әмма без үзебез тәрбия өлкәсен бер мизгелгә дә ташламадык. Һәрбер үткәрелгән чарабыз татар телендә булып, балаларга үтемле итәргә тырыштык. Төрле матбугат чаралары, телевидение безгә капма-каршы фикер үткәрсә дә. Хәер, монысы – аерым зур тема. Киләчәктә, бәлки, бу турыдагы фикерләремне дә җиткерермен әле дип уйлыйм. 


Мин үзем тел белгече дә, тел укытучысы да түгел. Уйлаган уйларымны, фикерләремне генә укучы хөкеменә җиткерим дип әйтүем иде. Телебезне саклыйк, үстерик дисәк, гаиләдә туган телдә сөйләшү, мәктәпләребездә тәрбия чараларын татар телендә үткәрү, вакытлы матбугат, радио, телевидение, элмә такталарда татарча язулар, төрле ярышлар, грантлар – барысы да бер максатка юнәлгән булырга тиеш. Рус мәсәлчесе И.А.Крыловның «Аккош, Чуртан һәм Кысла» дигән мәсәлендәгечә булмасын иде инде ул. Шулай булганда гына телебез, динебез белән бергә, милләт сагында булыр. 


Дамир НӘБИУЛЛИН, 
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш 
урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның 
атказанган укытучысы 
Фотолар шәхси архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ