Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормыш биштәрен бергә күтәрсәң җиңел

– Заман җилләре авыл һәм шәһәр мәктәпләренә зур үзгәрешләр алып килде...

– Заман җилләре авыл һәм шәһәр мәктәпләренә зур үзгәрешләр алып килде. Авыл мәктәпләрен төзекләндерик, материаль базасын ныгытыйк, дип әйтәсе урында, үзгәрешләрне «оптимальләштерү»гә кайтарып калдыралар. Бу күңелне нык әрнетә, әлбәттә. Әлеге сүзләрне дистә елдан артык мәктәп директоры дилбегәсен тартып барган авыл укытучысы һәм депутат буларак әйтәм. Шушы авылда туып үскән, аның табигатенә, кешеләренә гашыйк булган зат мин, – дип башлады сүзен Ленар Әсгать улы, мәктәп диварына элеп куйган авыл картасына ишарә ясап. – Безнең Мөслим– Чистай районындагы иң борынгы салаларның берсе. Туган авылыбызга бәйле 1888 елгы топографик картага юлыккач, аның күчермәсен «Әтием биштәре» проекты белән республика бәйгесендә откан грант исәбенә ясатып алдык. Аны дәрестә куллана башлагач, укучыларымда географиягә дә, тарихка да кызыксыну артты. 5–6 нчы сыйныф укучыларына карта ярдәмендә шартлы билгеләрне, юнәлешләрне, ераклыкларны билгеләргә өйрәтәм. Моны белүнең хәрби булып китәргә теләүче егетләр генә түгел, сәяхәтләрдә йөрергә, чит җирләргә чыгарга теләге булган һәркемгә кирәге чыгуы ихтимал.


– Чаллы, Түбән Кама кебек яшьләр калалары төзелә башлагач, шул тирәдәге нык нигезле, бай тарихлы авыллар да юкка чыга башлады. Авылда яшәргә теләүче укытучылар да сирәгәя. Сезнең язмыш ничегрәк булды?


– Чыннан да, авылдашлар арасында нефть эшкәртү, машина һәм торак төзелеше тармагында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмаларында эшләүчеләр күп. Үзем исә, хәрби хезмәттән кайткач, авылда механик, экспедитор, бензин салучы, шофёр кебек төрле эшләрне башкарып карадым. Әти-әни дә мәктәп эшеннән ерак кешеләр иде. Дөрес, өч туганым Гөлсинә, Люция, Розалия апаларым укыту-тәрбия өлкәсендә эшләде. Шуңамы, бу профессиягә хатын-кыз эше дип карый идем. Укытучы булам, дигән уй башыма да кермәде. Ул һич көтмәгәндә булды. Төпле киңәш бирердәй әткәй иртә вафат булу сәбәпле, ул чакта һөнәр сайлау кебек җаваплы эш тулаем үз ихтыярымда калган иде. Төпчек бала булгач, йорт нигезен саклап, әнигә ярдәм итеп яшәү теләге дә зур булды. Авылда эше булса, әйткәнемчә, барысын да башкарырга риза идем, кара эштән куркып үсмәдем. 


Шулай тормыш дулкыннары бер ярдан икенче ярга бәргәләгәндә, язмыш үземне мәктәп директоры Госман абый Нәбиуллин белән очраштырды. Аңа ындыр табагыннан һәр авыл кешесенә норма белән бирелә торган берничә центнер ашлыкны, үземнең ЗИЛ-130 машинасына төяп, өйләренә алып кайтырга булыштым. Ул вакытта әле укытучы гаиләсе дә, авылның башка кешеләре кебек, терлек-туар асрый иде. Ашлыкны келәтләренә кертеп урнаштыргач, сүз әлеге дә баягы «Киләчәктә кем булырга?» дигән сорауга килеп төртелде.


 «Мәктәпне тәмамлаганда ук әйтергә теләгем бар иде. Син – тумыштан коеп куйган укытучы, әзер белгеч. Ике дә уйлама, мәктәпкә эшкә кил, география укытучысы урыны буш! Тиздән сентябрь җитә, синең иң яраткан фәнең ул. Ходай биргән мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма, энем», – диде Госман абый. 
Олы җанлы, оста мөгаллим, шулай итеп, миңа үз вакытында дөрес юнәлеш биреп, мәктәп тормышына алып кереп китте. Кыска вакыт эчендә авыл мәктәбен шәһәр мәктәпләре дәрәҗәсенә күтәргән оста җитәкче һәм укытучы булды Госман абый. Алар җәмәгате – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ апа белән бергә миндә туган телгә, туган якка карата мәхәббәт уяттылар. Директорыбыз мәктәп белән җитәкчелек иткән чорда ел әйләнәсе эшли торган зур теплица ясатты, ком-таштан гына торган ташландык мәйданчыкка алмагачлар, карлыганнар утыртып, аны укучылар белән гөлбакчага әйләндерде, балаларны хезмәт сөеп үсәргә, матурлыкны күрә белергә өйрәтте. Егетләргә спорт мәйданчыгы, хәрби хезмәткә өйрәтү һәм дошман явыннан саклану урыннары ясатты. Янкорма төзетеп, анда 6 яшьтән укырга керүче балалар өчен йоклау урыннары булдырды. Дәрестән соң төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшләп торды.


– Һәр дәресне кызыклы, мавыктыргыч итәргә тырышабыз, – дип сүзен дәвам итте Ленар әфәнде.– Укучы программада каралган теманы шул вакытта гына яхшы үзләштерә, күңеленә сеңдерә. Моның өчен әллә ниләр эшләргә кирәкми, геройлары да янәшәдә, җирлегебез дә бик бай. Шулай берчакны 8 нче сыйныф балаларының укуга кызыксынулары сүлпәнә баруын сиздем. Кызыклы видеофильмнар, рәсемле альбомнар, конференция-диспутлар да туйдыра башлады аларны. Югары уку йортыннан галимнәр чакырып, очрашу оештырыйммы әллә дип уйлап, үзе дә укытучы булган хатыным Алсу белән фикерләшкәч, «Үзебездә дә галимнәрдән ким булмаган остаз-укытучыларыбыз бар бит», – диде ул.


Элекке укытучым Рөстәм абыйны дәрескә чакырырга булдым. «Уралны өйрәнәбез. Сез чираттагы сәяхәтегездә ярты Уралны әйләнеп кайттыгыз. Чиләбе өлкәсендәге Мөслим станциясенә баруыгыз турында миңа сөйләгән идегез. Укучылар Мөслим авылының Татарстанда гына түгел, Уралда да бар икәнлеген белсеннәр әле. Шәһәрләр турында да сөйләрсез, фотоларыгызны да алып керерсез, очрашуга килегез әле», – дидем. «Хәзер балалар бөтен нәрсә турында телефоннан карап беләләр бит, минем сөйләүгә исләре китмәс»,– дип, шиген белдерде остазым. «Сезнең сөйләгәнегезне тын да алмыйча тыңлый алар! Көтәбез, дәрес сезнең җаваплылыкта!» – дип, сүз әйтергә дә урын калдырмадым аңа. Чынлап та, Рөстәм абый сөйли башласа, мәктәптә иң битараф булган укучы да, аңардан күзен алмыйча, гипнозланган кебек тыңлап утыра торган иде. Бу дәреснең ничек үткәнен сөйләп тормыйм, бер җөмлә белән әйткәндә, ул көнне укучылар озын тәнәфесне дә Рөстәм абыйлары белән бергә үткәрделәр. 


Мондый очрашулар дәвамлы булды. Мөгаллимнәребез арасында Байкал күлендә, Кырым ярымутравында, Ерак Көнчыгышта булып, кызыклы хатирәләр белән кайтканнары да бар икән бит. Казандагы 2 нче гимназиядә эшләүче яшь галим-укытучы Айзирәк Садыйков балалар белән онлайн-дәрес үткәрде. Ул Ак диңгез киңлекләрендә булган, шунда башка галимнәр белән бергә фәнни экспедициядә катнашкан. Педагог шунда алган тәэсирләрен укучыларыбыз белән бик теләп уртаклашты. 


– Ленар әфәнде, табигатькә гашыйк булганнар гына балаларны үз артыннан ияртә аладыр, мөгаен. Сез мәктәпнең «Экология» берләшмәсен дә җитәкләп киләсез бит әле. Кайдан килә шулкадәр энергия?


– Без – табигать балалары, бөтен көч шуннан килә. Мин укыткан фәннәр табигать белән тыгыз бәйләнгән. Чирек гасыр элек мәктәп урманчылыгы оештырып җибәргән идек, ул тора-бара республика күләмендә танылу алды. Чистай– Нурлат юлы өстендә кыска вакыт эчендә дистәләрчә чакрымнарга сузылган агач полосалары калкып чыкты. Моннан тыш, яшь урманчыларыбыз төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешеп килделәр. Биләр урманчылыгының баш урманчысы, Россиянең атказанган урманчысы Рамил Нуруллинның «штаттан тыш укытучы» булып китүе очраклы булмады. Балаларны табигатькә якынайтуда аның көче күп керде. Гади генә мисал, бер елны 200 дән артык кош оясы ясап, аны мәктәп яны һәм урманчылык биләмәләрендәге агачларга элгәндә, укучыларның ничек шатланганын күрсәгез икән?! Кошка оя корган бала үз оясын булдыру, туган йортын саклап яшәү турында да уйланмыйча калмый. Иртәме-соңмы, кешеләр, кошлар кебек, кабат туган якларына әйләнеп кайтырлар. Хәзер авылда яшәү өчен барлык шартлар да бар. Мөслим авылы үзидарә җирлеге буенча 5 нче мәртәбә депутатлык эшчәнлеген алып баручы педагог буларак та авылдашларыма, яшьләргә шуны теләр идем. 


– Хатыныгыз Алсуның «Авыл укытучысы – 2023» конкурсының йомгаклау этабында Сез күрсәткән ачык дәресне карарга Казанга кадәр килүе күпләргә гаҗәп тоелгандыр. «Эчке суларны картада сурәтләү ысуллары» темасына күрсәткән дәресегезне жюри әгъзалары гына түгел, хәләл җефетегез дә тын да алмыйча карап утырды. Миңа аңарда, Сезнең иң югары бал җыеп, һичшиксез, җиңүегезгә алдан ук ышанычы булган кебек тоелды.


– Һәр сәфәрдә без, пар канатлар кебек, бергә йөреп кайтабыз. Мәктәптә дә бергә эшлибез, ул – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Күп конкурсларда катнашып, тәҗрибә туплаган, абруйлы урыннар алган белгеч. Үзара киңәшләшеп, фикерләшеп эшлибез һәм гомер итәбез. Әлеге бәйгедә җиңүемдә аның рухи терәк булуы да, коллективның теләктәшлеге дә зур роль уйнады. Мәктәп директоры Любовь Васильевна Шишкова, «Яшь патриотлар» берләшмәсе җитәкчесе, креатив фикерләүче укытучы Равил Рафаил улы Гатауллин «җанатарларым» булды. «Авыл укытучысы» бәйгесендә мин күрсәткән ачык дәресне алар Интернет аша турыдан-туры коллективка җиткереп тордылар. Район мәгариф бүлеге белгечләре дә үзләренең ярдәменнән ташламады, һәммәсенә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. 

Альберт САБИР 
Автор фотолары һәм 
шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ