Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта Кирмән мәктәбендә – Парламент дәресе

Татарстанда 2009 елдан бирле уздырылып киленә торган Парламент дәресләренә быел да старт бирелде. Бу чара кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына өстәмә җаваплылык йөкләнә.

Ел саен төрле-төрле темалар өйрәнү, сорауларга җавап эзләү, җирле депутатлар белән очрашу, төрле квест-дәрес форматында да уза ул. Дәресләрдә күтәрелгән темалар беркемне дә битараф калдырмый.

Парламент дәресләре  быел 5 – 17 февральдә республикабызның һәр мәктәбендә, шул исәптән Мамадыш районы мәктәпләрендә дә «Киләчәкне сайлыйбыз!» исеме астында уза. Алар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышлана.

Парламент дәресләренең темасы очраклы гына сайланмаган, чөнки тагын бер айдан – 15 – 17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлау узачак. Ә инде сентябрь аенда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын, 2025 елда – Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль органнарга сайлаулар, ә 2026 елда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау үтәргә тиеш.

Урта Кирмән урта мәктәбендә узган Парламент дәресендә укучылар, укытучылар катнашты. 9 нчы сыйныф укучылары алдан бирелгән өй эшенә әзерләнеп килделәр. Аларга “Безнең гаиләдә сайлау темасы” дигән  темага эссе язып килергә кушылган иде. Дәрес укучыларның әлеге эшләре белән таныштырудан башланып китте. Сайлау булачагы турында хәбәрнең һәр йортка үтеп кергәнлеге ачыкланды, кайберләре кемне сайлаячакларын да ачыклап куйганнар инде.

Дәресебезгә Урта Кирмән авылында оештырылган участок сайлау комиссиясе рәисе Марсель Батырша улы Шәйдуллинны да чакырган идек. 

“Авыл җирлегебезгә өч авыл керсә дә, бер генә комиссия эшләячәк”, – диде Марсель Батырша улы. – Сайлаучыларны автобус белән китереп, озатып куячакбыз. Сайлау участогы авыл мәдәният йортында урнашачак, видеокүзәтү дә кую планлаштырыла. Бу – сайлауларны ачык һәм гадел үткәрү өчен кирәк. 

Шулай ук рәис комиссиянең составы, алардагы вазифалар бүленеше, эшнең оештырылу тәртибе белән дә таныштырды, Президентлыкка теркәлгән кандидатлар турында да сөйләде.

Соңыннан дәрестә катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде ул. Дәрес бик файдалы булды.


Материал, фото: Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ