Логотип Магариф уку
Цитата:

Ватанны яклаучы дигән һөнәр бар

«Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында «Патриотлар тарихы» дип аталган яңа проект ачылачак. Безнең көннәрдә патриотизм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Махсус хәрби операция башлангач, күп кенә патриот ир-егетләребез үз теләкләре белән ил мәнфәгатьләрен якларга киттеләр. Язмамны чын каһарман дип әйтерлек бер патриот тарихыннан башларга телим.

Аны, хәрбине, хезмәттәшләре «Татар» чакыру-исеме белән атап йөртә. Героебыз чыгышы белән Түбән Камадан, хәзер гаиләсе Казанда яши. 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башланганчы ук, ул күп еллар дәвамында контракт буенча хәрби хезмәттә булган. Аның сүзләре буенча, Ватаныбызны саклау турында ул балачактан ук хыялланган. Әтисе егеттә Туган иленә мәхәббәт тәрбияләп үстерә. Аның махсус хәрби операция зонасына баруын белгәч, иң беренчеләрдән булып, ул хуплап ала. Бүген безнең патриот үзе дә – күп бала әтисе. Ул үз үрнәгендә балаларында патриотизм хисе тәрбияли. Аның иң кечкенә улы ул хәрби хезмәттә булган вакытта туа. Ә өлкән улы киләчәктә, әтисе кебек үк, хәрби булырга омтыла. «Әти кебек булырга һәм Ватанны сакларга телим», – ди горурлык белән улы Артур.

 «Татар»ның хатыны Эльмира да, иренең хәрби операциягә китүенә борчылса да, аның теләгенә каршы төшмәгән.

«Ул – үз иленең чын патриоты, шуңа күрә аның карарын тыныч күңел белән, ризалык белән кабул иттем», – ди хатын. Җитмәсә, ире махсус хәрби операциягә киткән вакытта Эльмира авырлы булган. Шулай да ул үзендә ирен махсус хәрби зонага җибәрү өчен көч тапкан.

«Хәрбигә кияүгә чыкканда, мин нинди авырлыклар белән очрашачагымны һәм, аның хатыны буларак, теләсә нинди авырлыкка түзәргә тиешлегемне аңладым. Күрәсең, ул психологик һәм әхлакый яктан бу адымга әзер булгандыр. Аның операция зонасыннан балабыз туган вакытка өйгә кайтып җитүен бик көттем, һәм минем теләгем кабул булды. Ул, алдан берәүгә дә хәбәр бирмичә, миңа да сюрприз ясарга теләп, бала табу йортына чәчәкләр белән безне каршы алырга килде»,– дип сөйли Эльмира.

«Татар» даими рәвештә махсус хәрби операция зонасында кайнар юнәлешләрнең берсендә хезмәт итә. Ул – мотоукчы батальоннарның берсен тәэмин итү взводы командиры һәм төп тәэмин итүче.

Көн саен, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, ул сугышчыларга кирәкле барлык мөһим әйберләрне «үлем юллары» аша турыдан-туры окопларга илтә, йөк, провиантлар, боекомплектлар ташуны оештыра.

«Хәзерге вакытта алгы сызыкта булган егетләрнең ниләр кичергәнен күз алдына китерүе авыр, әмма батальонның бурычы, дошманнарның барлык хәйләләренә карамастан, алгы позицияләргә керү һәм егетләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итү булып тора. Узган ел без ашамлыклар һәм кирәк-яраклар төяп барган машина белән минага эләктек. Мондый куркыныч очраклар монда еш була. Бәхеткә, барысы да чагыштырмача уңай тәмамланды. Арабызда әлеге һәлакәттән зыян күрүчеләр дә булмады. Тик барлык документлар һәм провиантлар тулысынча юкка чыкты, – ди якташыбыз, ул көннәрне күздән кичереп. – Хәрби операциядә монда хезмәт итүчеләрнең гомерләре көн дә диярлек куркыныч астында тора. Якыннарымның догалары ярдәме белән мин исән һәм сәламәттер, дип уйлыйм. Үз хезмәтем турында шуны әйтә алам: Ватанны яклау дигән һөнәр бар, нәкъ менә шуңа күрә мин – үз илемнең патриоты!»– ди үз иленә тугрылык анты биргән герой.

Бу салкыннарда җылы өебездә утырып, кайнар чәй эчкәндә, без сугыш кырында булган егетләргә нинди дәһшәтләр аша үтәргә туры килгәнен күз алдына да китерә алмыйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә без героебыздан әлеге авыр вакытларда кайдан көч алуы турында сораштык.

«Минем алдымда бик зур һәм мөһим бурычлар тора. Алар барысы да төгәл һәм вакытында үтәлергә тиеш. Үзеңне кызганып утырырга вакыт юк анда. Әлбәттә, гаиләм турындагы матур уйлар, әлеге авыр сынауларга бирешмичә, исән-сау кайтырга өмет ышаныч һәм көч бирә. Мин балаларым өчен үрнәк әти булырга телим. Исән вакытта ир-ат кеше Ватанын якларга һәм яратырга тиеш дигән фикерләрне аларның күңелләренә сеңдерәсем килә», – дип әйтә өч бала атасы.

Батырлыклары өчен «Татар» өч хәрби бүләккә ия. Ул «За боевые отличия», «За воинскую доблесть» медале һәм хәрби операциядә күрсәткән аерым хезмәтләре өчен «Суворов» медале белән бүләкләнгән.

Мәртәбәле бүләкләргә ия булуга карамастан, ул үзен герой дип санамый. Ялга кайткан вакытта да хезмәттәшләре турында уйлый, алар өчен борчыла.

«Мин ял иткән арада хезмәттәшләремнең үз гомерләрен кызганмыйча көрәшүләре гел күз алдымда тора. Хәрби зонага кире кайтканда, кайсылары белән кабат очрашырга насыйп булыр икән», – дигән уйлар йөрәгемне телгәли.

«Патриотлар тарихы» дип аталган проектыбыз күпләр өчен патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт уяту үрнәге булып хезмәт итәр, дип өметләнәбез.

 

 

 

Фото freepik.com сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ