«Хәҗәр» рухи-әхлакый тәрбия үзәге
Мәктәпләрдә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга кирәк. Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин шундый тәкъдим белән чыкты. Әлеге башлангыч РФ Мәгариф министрлыгында да хуплау тапты. Сабада татар теле укытучыларының август киңәшмәсе быел узган секция эшендә мәктәпләрдә киләсе елдан башлап, Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте дәресләре кертеләчәге хакында әйтелде. Педагоглар яшүсмерләр арасында мондый юнәлештәге тәрбия кирәклеген даими искәртеп килә.
Үзәк ишекләре ачык
Республикабызның кайбер төбәкләрендә дини оешмалар белән берлектә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә дә эшчәнлек алып барыла иде инде. Мәчет, мәдрәсәләр каршында мөселман балалары өчен дини укулар, конкурслар, азан әйтүче балалар арасында бәйгеләр үткәрү, җәйге ял лагерьлары оештыру шуның бер формасы санала. Балтач бу юнәлештә актив эшләүче төбәк буларак барысына үрнәк санала. Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычы белән ел саен мөселман балалары республика Сабан туе да үткәрелә.
– Узган ел Апаста «Хәҗәр» дигән күркәм исем белән рухи-әхлакый тәрбия үзәген ачканда да баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, изге теләкләрен юллап, дога кылдырды, аның шәкерте Бөрбаш авылыннан килгән Әмир Газизов Коръән аятьләре укыды. Ул – күп тапкырлар яшүсмерләр арасында Коръән уку бәйгесендә җиңгән шәкерт. Безнең балалар да аның кебек осталыкка омтыла, 5 нче сыйныф укучысы, шәкертебез Ислам Ханнанов быел май аенда азан әйтүчеләр бәйгесендә җиңүче булды. Азан тавышын ишеткәч, без бөтен эшебезне куеп, дөнья мәшәкатьләрен онытып торып, намазлыкка килеп басарга, үзебезне Аллаһы Тәгалә каршында кебек хис итеп намаз укырга тиешбез, – ди әлеге үзәкнең җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллин.
Аллаһының хикмәте...
Казандагы «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды канаты астында үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Хәҗәр» рухи-әхлакый тәрбия үзәге остазлары бирегә килүче яшьләрне начар гадәтләрдән тыелып, Аллаһ кушканны үтәп яшәүче, иманлы балалар итеп күрергә тели. Аның ишекләре һәркем өчен, һәрвакыт ачык. Бу уңайдан Айназ хәзрәт гыйбрәтле бер вакыйганы да искә төшерде: «Балалар арасында мастер-класс бәйгесе үткәрергә ниятләп куйдык, 70 ләп катнашучыга чакыру да юлларга өлгергән идек. Чыгымнарны саный башлагач, бүләкләргә акчаның җитеп бетмәгәнен белсәк тә, Аллаһка тапшырып үткәрергә булдык. Ниятләребезне ишеткәндәй, таныш булмаган мөсафир килеп керде, дога кылдык, үзәгебез белән таныштырдык. Монда балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүебез хакында ишеткәч, сорамастан да, зур күләмдә садака калдырып китте ул. Әлеге акчаның без планлаштырган бәйгене үткәрергә тулысынча җитүе дә гаҗәп иде. Шундый хәлләрдән соң Аллаһның берлегенә, аның рәхмәтенә ничек инанмыйсың?!»
Ачылганның беренче көненнән алып бу үзәктә 50 гә якын чара үткәрелгән, 450 бала башлангыч дини белем алырга өлгергән. Гарәп хәрефләрен, Коръән аятьләрен өйрәнү, намаз укуның шартлары белән танышу, җәмәгать белән намаз укулар, дини бәйрәмнәрне, ифтар мәҗлесләрен үткәрү яшүсмер күңелендә үз урынын тапмый калмас. Айназ хәзрәт үзәккә йөрүче балаларга зур өметләр баглавын, бу юнәлештә, киләчәккә карап эш итәргә кирәклеген ассызыклап үтте. «Үзебездән соң лаеклы алмаш, иманлы буын калдыра алмасак, тормышыбыз бушка узган булыр иде. Әхлагы нык булган кешеләр безнең сәясәткә дә, икътисадка да уңай йогынты ясар», – диде ул.
Шәфкатьле булып үссеннәр
«Хәҗәр» үзәге ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, гарип һәм күрмәүче кешеләргә дә ярдәм кулы суза. Корбан гаетендә, Өлкәннәр көнендә аерым кешеләргә генә игътибар һәм хөрмәт күрсәтелә дисәк, ялгышырбыз. Аларга корбан итләре, азык-төлектән торган күчтәнәчләр таратыла. Монысы да – тәрбия чарасы. Балалар җәмгыятебездә өлкән буын вәкилләренә, ярдәмгә мохтаҗларга карата кайгырту барлыгын күреп үсә. Волонтёрлык хәрәкәтенең активлаша баруы, анда катнашучы яшьләр күңеленә рухи-әхлакый кыйммәтләр үз вакытында салынганлыгы хакында сөйли. Дөм сукырлар яки күзләре начар күрүчеләр дә әлеге үзәктә булган мөмкинлекләрдән файдалана ала. Биредә Луи Брайль шрифты белән бастырылган Каләм Шәриф, 6 томлы Коръән китаплары бар, китапханәдәге басмалардан һәркем файдалана ала. Маңгай күзе күрмәгәнне күңел күзе белән күрергә, укырга, язарга өйрән, дигән әйтем бар. Ислам Закиров шундыйлардан, башкаларга фидакярлек үрнәге дә ул: коляскада гына йөри, күзе күрмәгәнлектән бармаклары ярдәмендә укый, үзе кебекләрне хәреф танырга, Коръән укырга, ятларга өйрәтүче остаз да әле.
Әлеге үзәктә читтән килгән балалар да тәрбияләнә алсын өчен, пансионат төзелеп килә. Мәктәп кысаларында гына бикләнеп ятмыйча, «Хәҗәр» үзәгенә йөрүче яшүсмерләр мавыктыргыч дини-дөньяви тормыш белән таныша, өлкәннәр янәшәсендә канат чыгаралар.
Фотолар автор һәм «Хәҗәр» үзәге архивыннан





Комментарийлар