Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайнау процессы үзенчәлекләре

Илһам ШАКИРОВ, Буадагы М.М.Вахитов исемендәге татар гимназиясенең I квалификация категорияле физика укытучысы Максат: кайнау процессын өйрәнү, кайнау үзенчәлекләрен ачыклау һәм аңлату.П...

Илһам ШАКИРОВ,
Буадагы М.М.Вахитов исемендәге
 татар гимназиясенең I квалификация
 категорияле физика укытучысы
 
Максат: кайнау процессын өйрәнү, кайнау үзенчәлекләрен ачыклау һәм аңлату.
Предметара бәйләнеш: математика, тарих, табигать белеме.
Дәреснең төре: катнаш дәрес.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Җиһазлау: Releon цифрлы лабораториясе, штатив, спиртовка, су салынган колба, көнбагыш мае салынган колба, ноутбук, проектор, дәреслек (Пёрышкин А.В. Физика. 8 класс. – М.: Дрофа, 2019).
Дәрес барышы

  1. Оештыру этабы (1 мин)


Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

  1. Белемнәрне кабатлау һәм актуальләштерү (5 мин)


Максат: «Пар ясалу» темасын кабатлау, дәрес темасын формалаштыру.
Укытучы.
Мин – сәяхәтче,
Мин болытта,
Мин томанда,
Елга һәм океанда.
Мин очам, мин йөгерәм
Һәм шунда ук юк булам.
Бу шигырьдә нинди физик күренешләр карала? Болыт формалашуның нигезендә нинди физик күренеш ята? (Укучыларның җавабы.)
Укытучы. Пар ясалу турында белгәннәребезне искә төшерик әле. Моның өчен без экранда күргән текстка югалган сүзләрне кертәчәкбез.
Сыеклыкның парга әйләнүе ... нинди температурада була. (теләсә)
Сыеклык молекулалары сыеклыкның ... генә калдырып китә. (өслеген)
Парга әйләнү процессы сыеклыкның эчке энергиясе ... белән бергә бара. (кимү)
Парга әйләнү вакытында сыеклыкны калдырып китә торган молекулалар аскы катлам молекулалары белән ... көченә каршы эш башкаралар. (тартылу)
Укытучы. Парга әйләнү түбәндәге факторларга бәйле: 1) сыеклыкның төренә; 2) сыеклыкның температурасына; 3) сыеклык өстендә җил булу-булмавына; 4) сыеклык өслегенең  мәйданына.
III. Дәреснең  максатларын  ачыклау, дәрестә  чишә торган мәсьәләләрне ачыклау. Мотивация (10 мин)
Укытучы. Әйдәгез, хәзер экранда күрсәтелгән рәсемнәрне карыйк:
– Әйтегез әле: сез нәрсә күрәсез? (Томан)
– Без бу слайдта нәрсә күрәбез? (Су кайнап тора.)
– Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Гейзер)
– Барлык каралган бу рәсемнәрне берләштерә торган нәрсә – ... (пар).
– Томан суның нинди агрегат торышы? (Сыек)
Укытучы. Шулай итеп, әйтегез әле:
– Нинди процесс пар ясалу дип атала?
– Пар ясалуның нинди ике төрен беләсез?
– Парга әйләнү нәрсә ул?
– Ә кайнауның нәрсә икәнен әйтә аласызмы?
Шулай итеп, бүген без нинди процессны өйрәнербез? (Кайнау процессы)
Укытучы. Әйе, парга әйләнү сыеклыктан пар ясалуның бердәнбер ысулы түгел. Башка юл да бар. Сез һәрберегез мәктәпкә барыр алдыннан иртә белән бер чынаяк кофе яки чәй эчәсездер, дип ышанам. Моның өчен без суны кайнатабыз. Кайнау – шулай ук физик күренеш. Бүген без су кайнавын күзәтербез һәм кайнап торган су серен ачарга тырышырбыз.
Хәзер, укучылар, төркемнәрдә эшлибез (һәр төркемдә 5 укучы). Өстәлләрегездәге кәгазь битләрен алыгыз.











Мин инде беләмМинем беләсем килә
  

 
Укытучы. Төркемнәрдә фикер алышканнан соң, беренче баганада, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, кайнау процессы турында үзегез белгән бар нәрсәне языгыз һәм икенче баганада – сез бүген дәрестә нәрсә белергә телисез? (Фикер алышу. Кайнау процессын өйрәнү планын бергәләп әзерләү. Яңа теоретик материалны өйрәнү.)
Укучылар белән бергә төзелгән яңа материалны өйрәнү планы:

  1. Кайнау процессы. Су кайнау процессын демонстрацияләү.

  2. Суның кайнау температурасын цифрлы лаборатория ярдәмендә билгеләү.

  3. Көнбагыш маеның кайнау температурасын цифрлы лаборатория ярдәмендә билгеләү.

  4. Төрле матдәләрнең кайнау температурасы.

  5. Югары басым астында кайнау.

  6. Түбән басым астында кайнау.

  7. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү (15 мин)


Максат: төркемнәрдә эшләү аша эзләнү, коммуникатив, мәгълүмати күнекмәләрне үстерү.
1 нче тәҗрибә.
Укытучы. Җылыткычка бер колбада су куелган. Цифрлы лаборатория термодатчигы белән суның температурасын тикшереп торабыз. Ул компьютерга тоташкан. Компьютердан экранга Releon программасы ярдәмендә су температурасы арту графигы проекцияләнә. Су җылынгач, аның температурасы күтәрелә. (Укучылар  кайнап торган су температурасын экраннан дәфтәрләренә язып алалар.)
Сыеклык кайнап чыккан температураны сыеклыкның кайнау температурасы дип атыйлар.
Суны җылытуны дәвам иттерәбез. Термодатчик кайнау вакытында температураның үзгәрмәвен күрсәтә. Димәк, кайнау вакытында сыеклыкның температурасы үзгәрми.
Укытучы. Суны җылытканда, судан парга әйләнү арта, кайвакыт без бу вакытта су өстендә томан күзәтә алабыз. Кызыклы фактларны карап китик.
Күпчелек кеше су парларын ак төстә дип уйлый. Чынлыкта су пары ак төстә түгел, ә үтә күренмәле, аның бөтенләй төсе юк. Көндәлек тормышта ак томанны без пар дип атыйбыз, ләкин физик мәгънәсендә томан – пар түгел, ә кечкенә тамчылардан торган су. Болытлар шулай ук су парларыннан түгел, ә кечкенә су тамчыларыннан тора.
Алга таба суны җылытканда, без колбаның төбендә һәм кырыйларында кечкенә һава күбекләрен күрәбез; нормаль шартларда суда эри торган газлар күп. Күбекләрдәге басым арта барган саен, күбекләр күләм буенча зурая.
Укытучы. Сыеклык эчендәге пар белән тутырылган һава күбекләренә нинди көчләр тәэсир итә? Газ басымы нәрсәгә бәйле?
Укучылар. Күбекләргә Архимед көче һәм авырлык көче тәэсир итә. Архимед көче сыеклыкның тыгызлыгына һәм сыеклыктагы җисемнең күләменә бәйле. Газ басымы күләмгә һәм температурага бәйле.
Укытучы. Ни өчен су кайнаган вакытта тавыш барлыкка килә?
Укучылар. Суда һәрвакыт эретелгән һава бар. Сыеклык күбек эчендә парга әйләнә, күбекнең күләме арта, Архимед көче авырлык көченнән зуррак була, күбек су өстенә күтәрелә. Күбек сыеклыкның өске салкын катламнарына кадәр күтәрелгәч, күбек эчендә туенган парларның басымы кими һәм күбек «җимерелә». Бу процесс характерлы тавыш белән бара. Су өслегендә күбек ярыла, аннан парлар һавага кача, кайнау процессы күзәтелә.
Кайнау – билгеле бер температурада сыеклыкның бөтен күләмендә пар куыклары хасил булу белән бергә бара торган интенсив рәвештә пар халәтенә күчү ул.
2 нче тәҗрибә. Җылыткычка бер колбада көнбагыш мае куелган. Цифрлы лаборатория термодатчигы белән май температурасын тикшереп торабыз. (Укучылар кайнап торган май температурасын экраннан дәфтәрләренә язып ала.)
Нәтиҗә ясау: hәрбер матдәнең үз кайнау температурасы бар.
Дәреслектәге «Кайнау температурасы» таблицасы белән эшләү
Укытучы. Кайсы матдә иң югары кайнау температурасына ия? Ә кайсысы иң түбән? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)
Видео карау. Бүлмә температурасында су кайнау процессы.
Укытучы. Суның 100 °C температурада кайнавын һәркем белә. Ләкин без моның гадәти атмосфера басымында гына (якынча 101 кПа) дөрес икәнлеген онытмаска тиеш. Басым арта барган саен, суның кайнау температурасы да арта. Мәсәлән, француз галиме Дени Папин уйлап тапкан чүлмәк – «скороварка»ларда ризык 200 кПа басымы астында пешерелә. Бу очракта суның кайнау температурасы 120 °C ка җитә. (Тактада – слайд.) Гадәттәге чүлмәккә караганда, югары басым астында пешерүнең өстенлекләре күп. Беренчедән, бу безгә ит, чөгендер, борчак, фасоль һ.б. продуктларны тизрәк пешерергә мөмкинлек бирә һәм тизләтелгән пешерү ярдәмендә продуктларда максималь күләмдә витаминнар һәм туклыклы матдәләр саклана.
Киресенчә, басым кимегәндә, су кайнау температурасы кими. Моңа без видеоны карагач инандык.

  1. Белемнәрне ныгыту (9 мин)


Укытучы. Кайнау процессын парга әйләнү процессы белән чагыштырыгыз. Кайнау процессына билгеләмә бирегез.
Укучылар. Парга әйләнү – сыеклык өслегеннән, ә кайнау сыеклыкның бөтен күләмендә бара. Парга әйләнү процессы теләсә нинди температурада бара, ә кайнау  һәрбер матдә өчен билгеле бер температурада күзәтелә, бу температура кайнау температурасы дип атала. Парга әйләнү вакытында температура кими, кайнау вакытында температура даими кала.
Укучылар, эшне дәфтәрдә дәвам итәбез. Дәфтәрегезгә язып куегыз:
                                                    Пар ясалу:                    
 







Парга әйләнү
а) сыеклыкның өслегеннән генә була;
ә) парга әйләнү теләсә нинди температурада бара.
Кайнау
а) сыеклык өслегеннән генә түгел, һава күбекләре эчендә дә;
ә) һәр сыеклык өчен tкайнау = const.

 
Сыеклык кайнап чыккан температураны сыеклыкның кайнау температурасы дип атыйлар.
Кайнау – билгеле бер температурада сыеклыкның бөтен күләмендә пар куыклары хасил булу белән бергә бара торган интенсив рәвештә пар халәтенә күчү ул.

  1. Өй эше (1 мин)


Укытучы. Өйдә сез 18 нче параграф белән эш итәрсез. Параграфны игътибар белән укыганнан соң, сорауларга җавап бирегез, аннары дәфтәрегездә кыскача план төзегез.
Өстәмә бирем. Кайнау күренеше турында хикәя әзерләгез.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ