Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татар телен өйрәнәбез: “Сәлам” мобиль кушымтасы
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеге студенты Ләйсән Йосыпова (Катиева) һәм аның командасы “Сәлам” дип исемләнгән татар телен “нуль”дән үзаллы өйрәнүгә корылган мобиль кушымта эшләде. Проект Бөтенроссия “Студент стартабы” программасы кысаларында 1 миллион сумлык грант ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Бүген ул рус һәм инглиз телләрендә RuStore каталогына кертелде.
-
«Татар кызы – 2024» титулы иясе Алсу Байгильдина: «Бәйгегә җиңү артыннан килмәдем»
11 сентябрь Пензада Халыкара «Татар кызы – 2024» бәйгесенең финалы узды.
-
Россия фәненең 300 еллык тарихы турында конференциядә фикер алышачаклар
16 сентябрь ТР Фәннәр академиясендә «Илебез академия фәненең XVIII - XIX гасырларда Россия дәүләте үсешенә керткән өлеше» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Ул Россия Фәннәр академиясенә нигез салынуның 300 еллыгына һәм Император Казан университеты ачылуның 220 еллыгына багышлана.
-
Ял көннәрендә Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак
Ял көннәрендә (14–15 сентябрь) Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә.
-
Ильяс Камал иҗат иткән опера «Партитура» конкурсында лауреат исеменә лаек булды
19 сентябрьдә Мәскәү дәүләт консерваториясенең зур залында III «Партитура» Бөтенроссия композиторлар конкурсының финалы узачак.
-
Узган атнада Казанда 440 бала дөньяга килгән
Узган атнада, 2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр, Казанда 440 бала дөньяга килгән: 223 малай һәм 217 кыз.
-
Илсур Һадиуллин информатика буенча халыкара олимпиадада җиңүче Гыймран Абдуллин белән очрашты
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңүче Гыймран Абдуллин белән очрашты.
-
Казан мөселман киносы фестивале җиңүчеләре билгеле булды
Фестивальнең конкурс программасында 51 фильм катнашты.
-
«Алтын мөнбәр»дә татар композиторлары
«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивалендә милли музыка иҗатына мөһим вакыйгаларга һәм күренекле шәхесләрнең төбәгебезнең мәдәни тарихына керткән өлешенә багышланган фильмнар күрсәтелде.
-
Бүген Малайзия киносы көне
“Алтын мөнбәр” Казан халыкара кинофестивалендә бүген Малайзия киносы көне. Тамашачыга “Сабда Кекасих” (режиссеры Әзһәри Мохд Зэйн) һәм “Мемуары Гуру Соранга” (Кьёл Хәмзә) фильмнары тәкъдим ителә.
-
Kazan Digital Week та 2023/2024 уку елында «Саннар дәресе» проектының иң яхшы төбәкләрен бүләкләделәр
10 сентябрь Kazan Digital Week 2024 Халыкара форумы кысаларында Россия Федерациясе субъектларын 2023/2024 уку елында «Саннар дәресе» белем бирү проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.
-
Оҗмах әниләрнең аяк астында
“Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале кысаларында “Мир” кинотеатрында режиссёр Руслан Акунның “Рай под ногами матерей” дигән фильмы күрсәтелде.
-
Казан мөселман киносы фестивалендә татар язучыларын искә алдылар
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең бишенче көнендә узган конкурстан тыш программасы Татарстан язучыларына багышланды.
-
«Хаҗ. Хис һәм тойгы-кичерешләр»
Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетенең күргәзмәләр залында Согут Гарәбстанының рәссамы һәм архитекторы Мәрван Әмин Фатаниның «Хаҗ. Хис һәм тойгы-кичерешләр» дип исемләнгән фото күргәзмәсе белән тамашачылар 13 сентябрьгә кадәр таныша алачак.
-
Лоренцо Куинн: “Сәясәт көчсез булганда, сәнгать бу вазифаны үз кулына ала»
ES Gallery Studios 1 октябрьгә кадәр Лоренцо Куинның күргәзмәсен тәкъдим итә.