Авыл мәктәбендә лидерлар тәрбияләп буламы?
Гөлүсә ӘҺЛИУЛЛИНА, Нурлат районы Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик хезмәт стажы 24 ел.Шәһәр мәктәпләрендә эшләүче коллегалардан еш кына: “Авыл укытучысына рәхәт ул...
Гөлүсә ӘҺЛИУЛЛИНА,
Нурлат районы Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик хезмәт стажы 24 ел.
Шәһәр мәктәпләрендә эшләүче коллегалардан еш кына: “Авыл укытучысына рәхәт ул, анда балалар да бармак белән генә санарлык, аннары алар күпкә тәртиплерәк”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. Әмма авыл укытучысына да заман шул ук таләпләрне куя бит. Яңа стандартның шәхес үсешен тәэмин итәргә кушуын, укытуга якын килүне, ягъни баланы белемле итү генә түгел, аңа күнекмәләр бирү һәм эшкә өйрәтүне таләп итүен әйтеп тә тормыйм. Әмма авыл мөгаллименең шул санаулы балалар арасында олимпиадада җиңүчеләре, төрле бәйге-конкурсларда призлы урыннар яулаучылары да булырга тиешлеген искәртми булдыра алмыйм. Кечкенә мәктәптә белем алучы тыйнак укучыларын лидер итәсе дә бар аның. “Милләт сакчысы – тел, тел сакчысы – авыл, авыл сакчысы – итагать,” – диләр. Ягъни аның тагын бер бәяләп бетергесез миссиясе бар – тел сакчысы булу. Милләтебезнең асыл сыйфатларын яшь буында сабый чактан ук тәрбияләргә бурычлы шәхес ул авыл укытучысы.
Минем авыл мәктәбендә эш стажым 24 ел. Шөкер, хезмәтемнең кайсы гына чорын искә алсам да сөенәм, чөнки миңа һәрчак акыллы, тырыш укучылар, ярдәмчел ата-аналар, тату коллегалар белән иңне-иңгә куеп эшләргә насыйп булды. Мәктәпкә әле килгән елларда кайбер өлкән коллегаларның: “Әнә яшьләр эшләсен!” – дигән сүзләрен үземә кабул иттем. Нишләптер әлеге җөмлә хәзер дә миңа адреслана кебек, һәм мин, әле үземнең һаман яшь саналуыма сөенеп, хезмәтемне дәвам итәм.
Бүген җәмгыятьтә төрле төркемнәр, төрле лидерлар булганын беләбез. Хәзерге авылның иң актив, прогрессив өлешен мәктәп укучылары тәшкил итә. Шулар арасында лидерлар тәрбияләү – мөһим проблема. Ә авыл укытучысына халыкка прогрессив идеяләр тәкъдим итә алырлык лидерлар тәрбияләү бурычы куела. Лидер яшьләр башкаларны сәламәт яшәү тормышы алып баруга, яхшы укуга мотивация, теләк уята, игелек кылырга ияртә алырга сәләтле булсын өчен көчен дә, вакытын да кызганмый авылда яшәүче педагог.
Лидер булып тумыйлар. Бу исемне яулап алырга кирәк. Әлеге авыр һәм четерекле хезмәт һәркемнең хәленнән килми, хәленнән килгәннәренә юл күрсәтү мөһим. Чын лидер җәмгыятьне җимерергә түгел, төзергә булыша. Минем шундый лидер укучыларым – мәктәпнең кыйммәтле йөзек кашлары. Тыштан чәчрәп тормасалар да, эчтән янып торалар: энергияләре, дәрт-дәрманнары ташып тора, һәрвакыт хәрәкәттә.
Урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балаларына адресланган “Ялкын” республика балалар-яшьләр журналы регуляр рәвештә укучылары белән әңгәмәгә корылган төрле чаралар, очрашулар оештырып тора. Бигрәк тә “Лидерлар мәктәбе” проекты аеруча кызыксыну уята. Ул укучыларны күренекле сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, артистлар, гомумән, танылган шәхесләр белән очрашуны күздә тота. Кунаклар ирешкән уңышлары турында сөйлиләр, уңыш казану серләре белән уртаклашалар һәм лидерлыкка өйрәтәләр. Минем дүрт укучым “Ялкын”ның редколлегия әгъзалары һәм “Лидерлар мәктәбе” проекты катнашучылары. Парламент бинасында – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аныћ урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Татар конгрессы бинасында «Ак калфак» ТР Хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова белән булган очрашудан кайткан укучыларымның хис-кичерешләрен сөйләп бетергесез. Үзләре кебек гади егет-кызларның шундый олы шәхесләр булып җитешә алуларының сәбәбен аңладылармы икән дип сорашам. “Алар кечкенәдән мөстәкыйль булган, бернинди каршылык алдында куркып калмаган, белемгә омтылган, тырыш, сабыр, көчле булганнар”, – дип санап китәләр лидерларым. Әйе, лидер булып башкаларны артыңнан ияртеп барыйм дисәң, үзең оригиналь фикерли, уй-фикерләреңне кызыклы итеп җиткерә белергә, күбрәк мәгълүматка ия булырга тиешсең. Моны лидерлык өлкәсе белгече Франц Хесселбайнның: “Лидерлык лидерның шәхси сыйфатларыннан башлана”, – дигән сүзләре дә раслый.
Яшьләр сәясәтне, мәдәни тормышны яхшырак аңласын өчен һәм алар белән үзара ныклы элемтә урнаштыру максатыннан, төрле чараларда катнашабыз. Быел “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясенә кушылдык. Лидерлар бөтен мәктәп укучыларын үзләренә ияртә алуына бик сөендек.
Авыл җирендә адым саен сагалаган тарихны өйрәнеп, заман таләпләренә туры килә торган эшләр башкарабыз. Нурлат төбәге белән бәйле күренекле шәхесләрнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәм аны киләчәк буынга җиткерү теләге белән интернет челтәрендә “Гакыйль Сәгыйров йолдызлыгы» дигән сайтыбыз эшләп килә. Яңа китаплар укып, ошаган өзекләрне сәхнәләштерәбез, аларны видеога төшереп, мәктәп сайтына куябыз. Укучылар тарафыннан чыгарылган “Көзге” дип аталучы газетаның яңа саннарын да сайтыбызга “эләбез”. Туган якның мәдәни хәзинәләрен һәм тарихын ачып бирүче җирле музейлар балаларга белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чара икәнен аңлап, Биккол авылындагы Г.Сәгыйров музее һәм мәктәп музеенда эш дәвам итә.
Үзем җитәкләгән сыйныф коллективы белән “Ялкын” журналы үткәргән бәйгенең абсолют җиңүчеләре булдык. “Алтын каләм” республика фестивалендә дә ел саен катнашкан укучыларым уңышлары белән сөендерә. Узган ел “Фестивальнең ачышы” номинациясендә җиңүче булган Әһлиуллин Аяз быел тагын җиңүчеләр арасында. "Безнең Җиңү" дип аталган республика медиаконкурсында Сафиуллин Хәлил 3 нче урынга лаек булса, Гафурова Алия “Җиңү ядкәре” республика бәйгесенең “Гаилә ядкәре” номинациясендә төп җиңүче булды.
Туган як тарихы, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксыну нәтиҗәсендә, укучылар ТНВ программасындагы “Тамчы-шоу” уенында катнашып җиңделәр. Аглиуллин Аяз ике ел рәттән “Гаилә даны битләре” дип аталган халыкара бәйгедә җиңү яулап, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү университетында оештырылган Милли Медиафорумда чыгыш ясады. Әлеге бәйгедә аңа кушылган тагын ике укучыбыз җиңүчеләр рәтендә иде.
Бу чаралар укучыларны җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә актив катнашучы шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә, аларның акыл, эмоциональ һәм әхлакый үсешенә уңай йогынты ясый. Нәтиҗәдә алар кызыксынучан, игътибарлы булырга, мөстәкыйль фикерли белергә, үз карашын яклый алырга, сәләтләрен үстерергә, үз көчләренә ышанырга, алга омтылырга өйрәнәләр, башка күңелләрне дә баетырга сәләтле кешегә әйләнәләр, ягъни лидер булалар.
Әйе, авыл укытучысының хезмәте дә җиңелләрдән түгел. Авыл мәктәбендә укучылар саны елдан-ел кими баруга йөрәк әрни. Аннары укытучының күп вакытын бетмәс-төкәнмәс отчётлар “урлавы” комачаулый. “Киләчәктә Интернетта утыручылар белән китап укучылар идарә итәчәк”, – диләр. Хәзерге заман балаларына китапка мәхәббәт тәрбияләүне газета-журналлар аша башкарып булыр иде. Тик әлегә укучыларны матбугатка язылдыру бик авыр бара. Әмма шундый кыенлыкларны җиңеп ирешкән уңышларны күрү бик рәхәт үзе.
Комментарийлар