Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укучылары табигать белән тыгыз бәйләнештә

Ландыш Хәйдәр кызы ГАЛИЕВА, Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 20 елХәзерге чорда яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү – мөһим мәсьәләнең берсе. Шәһәр ук...

Ландыш Хәйдәр кызы ГАЛИЕВА, Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 20 ел


Хәзерге чорда яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү – мөһим мәсьәләнең берсе. Шәһәр укучыларыннан аермалы буларак, авыл балаларында әхлакый сыйфатлар булдыруның үз үзенчәлекләре бар. Алар барысыннан да бигрәк, шәхес психологиясенә билгеле бер дәрәҗәдә тәэсир итә торган табигый шартлардан һәм мәдәният халәтеннән гыйбарәт көнкүреш һәм ял шартларының бертөрле булмавы, хезмәт процессындагы зур аерма һ.б. авыл мәктәбендә тәрбия бирүне үзенчәлекле, башкача оештыруны таләп итә.


Күпләр өчен тормыш кыйммәте акча, матди байлык булган хәзерге шартларда ничек итеп кыргый капитализм “чирләренә” бирешмәслек, эшлекле, булдыклы, белемле һәм кешелекле, физик яктан сәламәт, явызлыкларга каршы тора алу сәләте булган шәхес тәрбияләргә? Бу сорау күпләрне борчый, эзләнүләргә этәрә. Мәктәбебезнең төп үсеш юнәлешләреннән берсе – уку-укыту, тәрбия эшләрен демократияләштерү һәм гуманлы итү.


Җиде ел дәвамында мәктәптә драма түгәрәге оештырып, укучыларымны шул эшкә тарттым. Укучылар да бик теләп катнаштылар, хәтта яхшы ук нәтиҗәләргә ирештек. Кечкенә сатирик комедияләрдән әкренләп классик әсәрләрне дә сәхнәләштердек. Мәсәлән: “Бакча каравылчысы”, “Тавык фермасы”, Ф.Хөснинең “Кабак” хикәясе, Г.Камалның “Беренче театр”, Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай”, “Әлдермештән Әлмәндәр” һ.б. Болар барысы да укучыларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә. Укучыларымда театр сәнгатенә мәхәббәт уята алуыма чиксез шатмын. Чөнки бүгенге көндә аның тиешле нәтиҗәләрен дә күрергә була. Мәктәп труппасының ике егете, культура училищесының режиссерлык бүлекләрен тәмамлап, үз юлларын таптылар. Болар Гыймаҗев Линар һәм Бәдретдинов Айрат. Ә 2006 нчы елны мәктәпне көмеш медальга тәмамлап, укучым Гатина Айгөл Казанда культура институтына кереп, кызыл дипломга аны тәмамлап чыгып, бүгенге көндә әнисе белән бергәләп Дөм-Дөм авыл мәдәният йортында уңышлы гына эшләп киләләр.


Авыл укучылары табигать белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар ел фасылларының алмашынуын үзләренчә кабул итәләр һәм тоялар. Авыл балалары өчен яз башлануы уку елы ахыры гына түгел. Язын хезмәт көннәре башлана. Укучылар мәктәп, йорт тирәсен чистарталар, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшлиләр, агач, куаклар утыртуда катнашалар. Ә җәен исә эш тагын да күбәя: басуда, урманчылыкта эшләү, печән чабу, аннары бәрәңге, чөгендер алу... Боларның барысы да авыл укучысының әхлагы һәм психологиясе формалашуга йогынты ясамыйча калмый.


Укучыларым шулай ук халык иҗаты белән дә кечкенәдән танышып үсәләр. Шәхес тәрбияләүдә аның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Рус мәктәбе булуга карамастан, авыл мәктәбендә керәшен халкының гореф-гадәтләрен, уен-җырларын, укучыларга татар теле, география, тарих фәннәрендә уңышлы материалларны куллану һәм өйрәтү максаты булып тора. Шундый бер сыйныфтан тыш дәресләрнең берсендә укучыларыбыз белән берлектә Нардуган бәйрәменең ничек һәм нинда шартларда үтелешен өйрәнеп, бәйрәм буларак сәхнәбездә өзек күрсәттек. Шушы бәйрәмебездә йөзек кашы булып Ольга түти катнашты. Ул укучыларыма үзенең 35 ел элек алып кайтылган солдат бүләге – авыз гармуны тарихын сөйләде һәм шуңарда уйнап, укучыларымның һәм тамашачыларның күңелләрен ачты. Билгеле, укучыларымның мондый сәләтле керәшен әбекәйләре белән очрашулары күңелләрендә якты хәтирәләр калдырды.


Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: тәрбия гуманлы булсын өчен, балаларны даими карап-тикшереп, аңа вәгазь укып торудан, шулай уку аңа чикләнелгән күләмдә ирек бирүдән котылырга, аның шәхесен, сәләтләрен үстерү өчен һәртөрле шартлар тудырырга кирәк. Менә шуңа күрә без мәктәбебездә гөрләп яшибез, булдыра алган уңышларыбызга сөенәбез. Ләкин горурлык хисе белән кат-кат кабабатлап әйтә алам: укучыларымда тирән белем белән берлектә әхлакый, эстетик һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләре үсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ