Авыл укытучысы заман белән бергә атлый
Зөбәрҗәт Габделхак кызы ХАЙБУЛЛИНА,Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагог буларак эш стажы 21 ел«Тау Мөхәммәт янына бармаса,Мөхәммәт үзе тау янына барыр”Пандем...
Зөбәрҗәт Габделхак кызы ХАЙБУЛЛИНА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагог буларак эш стажы 21 ел
Пандемия таралуга каршы тору максаты белән оештырылган дистанцион укыту барышында авыл мәктәпләре бик күп кыенлыклар кичерде. Сәбәбе нәрсәдә? Укытучылар – үз эшенең остасы булган мөгаллимнәр юкмы? Авыл җиренә бөтендөнья пәрәвезе интернет барып җитешмиме? Гомер буе колхозда эшләп, авыл җирендә яшәгән әти-әниләр укучы балаларына заманча гаджетлар алып бирә алмыймы? Кайсы сәбәп мөһим һәм өстенрәк чыга?
Саный китсәң, сәбәпләрне, шуңа бәйле сылтауларны бик күп табып булыр иде. Әмма уку елы уңышлы тәмамланды. Кыенлыклар булган кебек, чишелешләре дә табылды. Укыту, белем бирүнең сәбәпчеләре бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алды. Инде мәсьәләгә төптәнрәк карыйк.
Минемчә, чын укытучылар – үз эшенең остасы булган мөгаллимнәр беркайчан да югалып калмый. Әлеге һөнәрне сайлаучылар хәзер дә, моннан бик күп еллар элек тә һәр кыенлыктан чыгу юлын тапканнар, табалар да.
Минем укытучыларым – туган мәктәбемә нигез салучылар – Т.Шәйдуллина, Н.Петрова, Р.Пасыева, Ф.Шәйдуллин, И.Егоров, Г.Хаҗиева, М. Мозаффаровалар – гади авыл мәктәбенең дәрәҗәсен күтәргән бөек шәхесләр. Аларның эш тәҗрибәсе шулкадәр таныла ки, хәтта алдынгы тәҗрибәне республика күләмендә тарату максатыннан “Совет мәктәбе” (“Мәгариф”) журналының тулаем бер чыгарылышы – 1964 нче елгы 5 нче саны Мамадыш районы Усали урта мәктәбенә багышлана.
Балаларга төпле белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, авыл тормышының бөтен өлкәсендә дә актив катнашкан, хәтта белем йортының яңа бинасына бүрәнәләрне, дәресләрдән соң, үз иңнәрендә ташыган, “хезмәтем – яшәвемнең мәгънәсе” дип гомер иткән әлеге мөгаллимнәр хакында “бөек шәхесләр” дими, нәрсә әйтәсең?!
Сүз башыма кире кайтыйм әле. Быелгы дистанцион шартларда укучыларга ныклы белем һәм төпле тәрбия бирүдә кирәк булган бөтендөнья пәрәвезе күп кенә авылларга барып җитмәсә дә, җиткән очракта да “менә өзеләм, менә өзеләм” дип торса да, мәктәпнең бөтен компьютерларын укучыларга таратырга туры килсә дә, бөтен тырышлыкларын куйган мөгаллимнәр – шул бөек шәхесләр дәвамчылары бит!
«Тау Мөхәммәт янына бармаса, Мөхәммәт үзе тау янына барыр”. Яңалык авылларга үз аягы белән килмәсә, мөгаллимнәр аны эзләп табалар. Төрле платформаларны, технологияләрне үзләштерәләр. Авыл балаларына шәһәр мәктәпләре көнләшерлек дәрәҗәдә ныклы белем бирәләр, заманга яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбиялиләр.
Кыскасы, авыл укытучысы, һәр яңалыкны дөрес кабул итә, заман белән бергә атлап, авыл яшәешендә хөрмәтле урынны биләп, үз һөнәренә тугры кала бирә.

«Тау Мөхәммәт янына бармаса,
Мөхәммәт үзе тау янына барыр”

Комментарийлар