Логотип Магариф уку
Цитата:

Азкомплектлы мәктәптә белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре

Гөлчәчәк Хәлим кызы ГАПТРАФИКОВА,Саба районы Түбән Шытсу төп мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасарыПедагогик стажы ‒ 2 ел Бүгенге көн мәгариф системасы укытучыдан заман белән бергә атлаун...

Гөлчәчәк Хәлим кызы ГАПТРАФИКОВА,


Саба районы Түбән Шытсу төп мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары


Педагогик стажы ‒ 2 ел


 


Бүгенге көн мәгариф системасы укытучыдан заман белән бергә атлауны, килеп туган яңа вәзгыятькә яраклашуны, һәр яңалыкны тиешле дәрәҗәдә кабул итүне таләп итә. Әлеге нисбәттән, азкомплектлы авыл мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар аеруча катлаулы хәлдә калырга мәҗбүр. II‒III сыйныфта берьюлы белем бирү аеруча зур тырышлык, иҗадилык, күпмедер дәрәҗәдә үҗәтлек һәм, һичшиксез, үз һөнәреңә бар күңелең белән бирелгән булуны сорый. Мондый мәктәптә белем бирү дәрескә тагын да җентеклерәк әзерләнүне, укыту процессын тиешле дәрәҗәдә оештыруны күздә тота.


Тәҗрибәмнән чыгып, берьюлы ике сыйныф белән эшләүнең берничә үзенчәлеген (төгәлрәк әйткәндә, кимчелеген) билгеләп үтәсем килә:



  1. Укытучы игътибары ике сыйныфка бүленә.

  2. Укытучы турыдан-туры сыйныф белән ярты дәрес кенә шөгыльләнә, калган вакытта укучылар мөстәкыйль шөгыльләнергә мәҗбүр.

  3. Укучыларның мөстәкыйль эшләве шактый кыен шартларда оештырыла, чөнки бу вакытта башка сыйныф белән яңа тема өстендә эш, аңлату, әңгәмә барырга мөмкин.


Санап кителгән үзенчәлекләрдән чыгып, азкомплектлы мәктәптә белем бирүнең төп шартын аерып чыгара алабыз. Бу ‒ һәр дәрестә мөстәкыйль эш оештыру. Берьюлы ике сыйныф белән уздырылган дәресне әлеге эш алымыннан башка күз алдына китереп булмый, минемчә. Гади мәктәпләрдә укучылар мөстәкыйль рәвештә дәреснең 20% чамасы вакытында шөгыльләнсә, безнең очракта ул 50%ка кадәр җитә. Шул сәбәпле, укучыларны мөстәкыль рәвештә эшләргә, фикер йөртергә өйрәтү мөһим бурычларның берсе булып тора. Беренче сыйныфтан башлап, балаларны мөстәкыйль эш төрләре белән таныштыру зарур. Баштарак биремнәр үрнәк буенча эшләүне күз алдында тотса, алга таба алар катлаулана һәм иҗади характер ала.


Мөстәкыйль эшне оештырганда, азкомплектлы мәктәп булуга карамастан, төп таләпләр һәрчак үтәлә: биремнәр укыту программасындагы таләпләрне истә тотып, тулысы белән укучыларның белем дәрәҗәсенә туры килеп төзелә, алар укучының логик фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелә.


Шунысы мөһим: мөстәкыйль эш төрләре форма һәм эчтәлекләре белән һәрдаим үзгәреп торырга тиеш. Дәрестә мондый эш төрен оештырганда системалылык принцибын үтәү кирәк: һәр эш тикшерелергә һәм бәяләнергә тиеш. Кирәк очракта укучыларга эш алымын, үрнәген күрсәтергә мөмкин. Авыр үзләштерүче укучыларга өстәмә аңлатмалар бирү зарур булса, сәләтле балаларга катлаулырак өстәмә биремнәр әзерләү таләп ителә. Мөстәкыйль эш дәреснең белем һәм күнекмәләрне ныгыту өлешендә генә түгел, һәр этабында үткәрелә ала.


Берничә сыйныф белән эшләүгә бәйле, укытучы укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен һәрчак контрольдә тота алмый. Шул сәбәпле, балаларны үзконтрольгә өйрәтү кирәклеге туа. Әлеге максаттан, укучыларның бер-берсенең (яки партадашының) эшләрен тикшерү алымы шактый нәтиҗәле.


Фикеремне дәвам итеп, азкомплектлы мәктәптә белем бирүнең үз өстенлекләрен дә билгеләп үтәсем килә. Сыйныфта укучыларның саны күп түгел. Шуңа, укытучы дәрес вакытында барлык балалардан да сорашып чыга ала, дәфтәр тикшерү өчен вакыт азрак сарыф ителә. Сыйныф җитәкчесе буларак, ул аларның шәхси үзенчәлекләре белән якыннан таныш, һәрберсенең гаилә хәле, яшәү шартлары турында мәгълүмат алу да кыенлык тудырмый. Әлеге шартларда белем алуга укучылар да яраклаша. Бер сыйныф бүлмәсендә шөгыльләнү аркасында, югарырак сыйныфта укучылар кечерәкләргә һәрвакыт ярдәм итәргә, кирәк урында аңлатырга әзер.


Азкомплектлы мәктәптә белем бирүнең аерым методик ярдәмлекләре булмаганга, укыту процессы гади мәктәпләрдәге кебек оештырыла. Бары тик дәрескә әзерлек вакытында, укытучыга шактый күп дидактик материал (төрле карточкалар, таблицалар, биремнәр) әзерләү таләп ителә.


Барлык кыенлыкларга карамастан, үз эшенә һәрчак тугры, авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкаручы ул ‒ укытучы. Нарасый күңеленә без чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ