Логотип Магариф уку
Цитата:

Без аларны онытмыйбыз... (Бөек Җиңүгә – 70 ел!)

Бөек Җиңүгә – 70 ел!Ромия ЗАКИРОВА,Балтач районы Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныф укытучысы Авылыбыз уртасында һәйкәл тора. Ул һәйкәлгә безнең Борбаш Сәрдегәне авы...

Бөек Җиңүгә – 70 ел!

Ромия ЗАКИРОВА,


Балтач районы Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныф укытучысы


 


Авылыбыз уртасында һәйкәл тора. Ул һәйкәлгә безнең Борбаш Сәрдегәне авылыннан сугышка киткән дәү бабаларыбызның исемнәре язылган. Сугышка киткән 102 кешенең 52се сугыш кырында ятып калган, ә 50се кире әйләнеп кайткан. Сугыш кырында ятып калучылар исемлегендә минем дәү бабамның да исеме бар. Ул – Закиров Хөрмәт. Ул фронтка сугышның беренче көннәреннән үк китә. Сугышта пулеметчы була. Калуга янындагы сугышта каты яралана һәм шунда үлеп кала. Дәү әбием Зарифа, ике бала үстереп, 81 яшькә кадәр дәү бабайдан башка гына яши. Шул ике баланың берсе – минем әбием Нурзидә. Ул безнең белән бергә яши. Әтисе сугышка киткәндә, аңа нибары ике яшь була. Авызын ачып, бер тапкыр да «әттә» сүзен әйтә алмый кала.


Ә бабаем Хәсәнгә сугыш башланганда 6 яшь була. Ул сугыш елларында күргән авырлыкларны әле дә онытмый. Ул миңа үзенең әтисе, шул чордагы газаплары турында сөйләгәндә, минем күзләрдән ирексездән яшь килә. Карт бабаем – бабамның әтисе – Хөсәен бабай 1891 нче елда туган. Аңа биш яшь булганда, әтисе үлеп китә. Аның өч кыз туганы, Хөсәен бабай, әти назы күрмичә, ятим үсәләр. Тормыш авырлыгы Хөсәен бабайга төшә. Ул бик яшьтән итек басарга өйрәнә. Авылыбызда байлар күп булган. Шуларның иң бае – Гарифулла бай. Хөсәен бабай шул байга ялланып итек баскан. Һәр көнне алтышар кадаклы ике кием итек басасы булган. Бай шуның өчен алтмыш тиен хезмәт хакы түләгән. Ул вакытта 1 баш сарык 3 сум, сыер 10 сум, бер яхшы ат 40 сум торган. Бабаем әйбәт кенә эшли бшлагач, 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлана. Хөсәен бабайны сугышка алалар. Ул Румыния җирендә Россия-Германия фронтында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Аягы яралана. 1916 елда авылга әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышы башланганда, Хөсәен бабайга 50 яшь була. Аягы гарип булгач, аны сугышка алмыйлар. Аны һәм башка итекче картларны Балтачка артельгә киез итек басарга җыялар. Безнең Сәрдегән авылыннан Хөсәен бабай белән Гарифулла бай итек басалар, ә Фәйзулла белән Мөбәрәкшалар итекне түшәп торалар. Атнага бер көн ял. Шимбә көн кич белән 25 чакрым араны җәяүләп авылга кайталар, якшәмбе көнне обедтан соң кабат Балтачка китәләр. Ашау-эчү үзләре өстеннән. Минем карт бабаем бик намуслы, тырыш кеше була. Тиздән ул Балтач артеленең иң яхшы итекчесе булып җитешә. Алар бу итекләрне Кызыл Армия сугышчыларына бушка басалар. Хөсәен бабай, сугыш елларында Балтачта эшләп, 1945 елда туган йортына әйләнеп кайта.


Быел сугыш беткәнгә 70 ел була. Сугышта үлеп калган һәм сугыш чорында зур батырлыклар эшләгән дәү бабаларыбызны искә алып, без һәйкәл тирәсен һәрвакыт чистартып торабыз.


Рамазан ХӨСӘЕНОВ, Балтач районы Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбенең III сыйныф укучысы


Минем бабаем һәм дәү бабам – Бөек Ватан сугышында


Үлем турында уйлама,


Илең турында уйла,


Илең турында уйласаң,


Гомерең озын була. (Фатих Кәрим)


1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Сугышка безнең Сәрдегән авылыннан 102 ир-егетебез китә, шуларның яртысы әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында һәлак була.


Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып «әти» дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан-ел сирәгәя бара. Безнең авылда аларның берсе дә исән түгел инде.


Шул чор михнәтен үз башында кичергән бабаема сугыш башланганда 10 яшь була. Бабаемның әтисен сугышка алалар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, сугышка җибәрмиләр, хәрби корал эшли торган заводларны сакларга калдыралар. Ул Казанда да, Урал якларында да хәрби заводларны саклауда катнаша. Әтисе югында бабай җәй көннәрендә әтисе эшләгән колхоз умарталыгында бал кортлары карарга булыша. Әнисе, иртә таңнан кояш баеганчы, колхоз эшендә. Ул чорда күргән кыенлыклар: кияргә кием, ягарга утын, ашарга ризык юк. Язны өзелеп көткәннәр. Кар эреп бетеп, үләннәр чыгу белән болынга, елга буйларына какы, кузгалак, балтырган җыярга бара идек. Кычыткан җыеп, аш пешердек. Алабута оныннан ипи пешерә идек. И тәмле була иде. Ач булгангадыр инде, – дип искә ала бабаем. Инде яңадан сугышлар була күрмәсен. «Хәзерге буынга сугышлар күрергә язмасын», – дип, догаларын укый бабаем.


Күпме бәла-каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.


Динә ГАЛИУЛЛИНА, Балтач районы Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбенең III сыйныф укучысы


 


Бер үк сугыш булмасын!


Авылыбыз уртасында һәйкәл тора. Ул һәйкәлгә безнең Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан сугышка киткән дәү бабаларыбызның исемнәре язылган. Сугышка киткән 102 кешенең 51е сугыш кырында ятып калган, ә 51е кире әйләнеп кайткан. Бу исемлектә сыйныфташым Рамазанның дәү бабасының да исеме бар. Ул – Закиров Хөрмәт. Ул фронтка сугышның беренче көннәрендә үк китә. Сугышта пулеметчы була. Калуга янындагы сугышта каты яралана һәм шунда үлеп кала.


Ә күршебез Фәнзиләнең дәү бабасы Хөснетдинов Гайфетдин гражданнар сугышында ук катнаша. Аннан аяксыз кайта, шуңа күрә аны сугышка алмыйлар. Инвалид булса да аңа колхозда эш җитәрлек була. Дәү бабай күптән инде исән түгел. Фәнзиләгә бабасы аның турында гел сөйләп тора. Ә бабасы бу вакытта 9–10 яшьлек яшүсмер була. Нинди генә авыр эшләрне башкармый ул: инвалид әтисенә ияреп урманнан утын ташый, Шәмәрдәнгә ашлык чыгара, үгез җигеп җир сукалый... Болар турында сөйләгәндә, бабамның күзләре яшьләнә, ди безгә Фәнзилә.


Быел сугыш беткәнгә 70 ел була. Сугышта үлеп калган дәү бабаларыбыз истәлегенә без һәйкәл алдындагы мәйданчыкта көздән үк 70 данә лалә суганчасы утыртып калдырдык. 9 нчы Май көненә алар кып-кызыл чәчәк атарлар дип, өметләнәбез. Яңадан беркайчан да сугыш уты кабынмасын иде!


Айгөл ФӘТХУЛЛИНА, Балтач районы Борбаш Сәрдегәне  башлангыч мәктәбенең III сыйныф укучысы


Мәгариф.РФ. №24.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ