Драма әсәрләренә анализ ясау
(Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасын өйрәнү.XI сыйныф) Венера СӘМИГУЛЛИНА, Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:– ә...
(Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасын өйрәнү.
XI сыйныф)
Венера СӘМИГУЛЛИНА,
Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– әсәрдә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасының куелышын, аның төп конфликтның сәбәбе булып килүен ачыклау;
– укучыларның фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләмен үстерү;
– тормышта үз урыныңны табу, җәмгыять һәм милләт өчен файдалы булу турында фикер алышып, бу сыйфатларны үзеңдә тәрбияләү.
Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау.
Ысуллар: тикшеренү, эзләнү.
Материал: Яхин А.Г. Әдәбият: 11 нче сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2008; «Дуслар җыелган җирдә» спектакленең видеоязмасы; Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: «Раннур» нәшр., 2002; Заһидуллина Д.Ф., Закиҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004.
Дәрес барышы
I. Оештыру-мотивлаштыру
Уңай психологик халәт тудыру. Өй эшен тикшерү.
Укытучы. Әсәрнең жанрын билгеләргә.
Көтелгән җавап. Без өйрәнгән әсәр драма төренә керә. Ләкин Т.Миңнуллин «Дуслар җыелган җирдә» пьесасының жанрын «драматик новелла» дип атаган.
Укытучы. Анализ юлларын билгеләгез.
Көтелгән җавап. Пьеса драматик новелла дип аталгач, анализ ясаганда, чәчмә әсәр төзелеше үзенчәлеген дә, драма әсәрләре үзенчәлеген дә искә алырга тиеш булабыз. Димәк, чәчмә әсәрдәге кебек, ике вакыйгага
бүлеп өйрәнәбез. Ике вакыйганы аерым-аерым тикшергәч, алар арасындагы бәйләнешләрне табабыз.
– Драма әсәренең нигезендә конфликт ята. Димәк, конфликтны табабыз һәм шуның аркылы образларга бәя бирәбез.
– «Дуслар җыелган җирдә» пьесасына анализны түбәндәге план буенча ясарга мөмкин:
1) сюжетны кыскартып сөйләү;
2) әсәрне ике өлешкә бүлү;
3) ике өлешне аерым-аерым тикшерү, бәйләнешне табу;
4) пьесаның конфликтын ачыклау;
5) пьесаның темасын табу;
6) күтәрелгән проблемаларны барлау;
7) авторның әйтәсе килгән фикерен билгеләү.
II. Уку мәсъәләсен кую
Укытучы. Дәреснең темасы нинди булыр икән?
Көтелгән җавап. Бүгенге дәреснең темасы: «Дуслар җыелган җирдә» драмасына анализ.
Укытучы. Без дәрестә ни белән шөгыльләнәчәкбез?
Көтелгән җавап. Әсәрнең сюжетын кыскартып сөйләячәкбез, ике өлешкә бүләчәкбез, конфликтны табарбыз, образларга бәя бирербез.
III. Уку мәсъәләсен чишү
Укытучы. Укучылар, үзегез билгеләп үткәнчә, драманың сюжетын кыскартып сөйләгез әле.
Көтелгән җавап. Пьесада вакыйга сюжеты юк диярлек. Дуслар бергә җыелалар, юк-бар сөйләшеп утыралар да, Нурисламга үпкәләп, өйләренә таралышалар. Аннары кабат җыелалар.
Укытучы. Без драма әсәрләрендә кичереш катламы барлыгын беләбез. «Дуслар җыелган җирдә» драмасыннан да кичереш катламын табыйк. Нурислам сөйләгән әкият персонажларның бөтен хисләрен болгатып
ташлый. Хисләр ничек үзгәрә? Үзгәрү сәбәпләре нинди? Кичерешләрнең дәрәҗәләре ничек үсә?
Көтелгән җавап. Рәфис кичерешләре турында әйтеп үтү урынлы. Ул әкият персонажларының берсендә үзен танып ала. Ул – беренче егет. Билгеле, үзенең ялганга яраша торган кеше булуы белән килешәсе килми. Аның үзенә дә, башкаларга да ачуы килә, Нурисламны гаепли. Аның ачуы югары дәрәҗәдә, ә ачу хисенең сәбәбе – әкият.
– Фәһимнең кичерешләре дә Рәфиснекенә охшаган.
– Гайнулла бу әкиятне тормышка бәя бирү дип уйлый алмый. Аңа әкият дип кенә карый. Әкиятнең мәгънәсен ул өенә кайткач кына аңлый.
– Эльмира башкалардан акыллырак. Ул әкият мәгънәсен шунда ук аңлый. Әкият эчтәлегенең үзенә турыдан-туры кагылмавын да белә, шул вакытта ул да «чәршәмбе» дип кычкыручының берсе, хакыйкатьне ярып салмый, башкаларга ияреп йөри. Ул иренең дә, дусларының да эчтән бер төрле, тыштан гел башка төрле яшәүләренә борчыла.
Укытучы. Нурислам кичерешләре турында ни әйтерсез икән? Аның хисе үзгәрәме?
Көтелгән җавап. Минемчә, Нурислам кичерешләре үзгәрми. Билгеле, ул башта борчылган, икеләнгән. Үзенә, тормышына бәя бирерлек булгач, кискен карарга килеп, дусларына үз хәлләрен әкият рәвешендә сөйләп бирә. Ул карарын үзгәртми. Дусларының да шундый карарга килүенә өметләнә.
– Димәк, сюжетның кичереш һәм вакыйга катламын – бер өлешкә, ә әкият өлешен икенчесенә кертәбез. Әкият өлеше, икенче өлешенең сәбәбе булып тора.
Укытучы. Әкият вакыйгасын өйрәник. Моның өчен Нурислам әкиятен тагын бер кат искә төшерик. Төп вакыйгаларны бәя бирерлек урыннарын, сыйфатларын язып алыгыз. (Видеотасмадан «Дуслар җыелган җирдә» драмасыннан өзек күрсәтелә).
Бер укучының язмасы укыла:
– пәри туе, тәртипсез кычкырулар, биюләр;
– җомга көнне чәршәмбе дию – ялган;
– ялганны пәриләр әйтә;
– пәриләр күп. Бер урында аларны «коллектив» диләр. Алар күп булганга, егетләрдән көчлерәк;
– пәриләр үз ялганнарын яхшы беләләр;
– үзләренең ялганнарын кабул итмәгән кешене кимсетәләр, ә ялганны кабул иткәнгә, яхшылык эшлиләр.
Укытучы. Ике өлешнең бәйләнешен табып, эчтәлекне ачыклап китик.
Көтелгән җавап. Минемчә, пәриләр турындагы әкият вакыйга һәм хис катламына метафора булып тора. Кунакта утыручы дусларның һәркайсы әкиятне үзенә карата сөйләнгән дип уйлый. Пәриләргә ярау өчен, ялган сөйләүче егетнең үзләре булуларын да яхшы аңлыйлар. Андый кешенең үзе генә түгел, ә бик күпләрнең тормышка ярашып яшәвен дә беләләр, чөнки әкияттә «коллектив» сүзе кулланылган. Алар хыкыйкатьне яшереп, көлә-шаяра яшәгәннәр. Нурислам әкият сөйләгәч, барысының да аның ни әйтергә теләгәнен беләсе килә. Ә бәлки, берни булмагандыр, бәлки, ул кызык өчен генә сөйләгәндер?
– Бу вакыйгада персонажларның эчке конфликтлары да күренә. Намуслары: «Син – пәригә тәлинкә тотучы!» – дип кычкыра. Акыллылары: «Бөкресен арттырган егет була күрмә», – дип кисәтә.
Укытучы. Пәриләр дип автор кемне атаган? Ә үзегез ничек уйлыйсыз?
Көтелгән җавап. Т.Миңнуллин Нурислам авызыннан пәриләрнең мәгънәсен (дәреслектән II кисәкнең V күренешен карарга) әйттерә: «Мин сөйләгән әкияттәге пәриләр – безнең күңелебезгә, йөрәгебезгә кереп оялаган үшәнлегебез, ялкаулыгыбыз, ваемсызлыгыбыз, тәти булып күренергә тырышуыбыз...»
– Моннан гел мактанып, мактанышып яшәргә күнеккән кешеләр күңелендә нинди пәри ятуын күрергә була.
Укытучы. Димәк, ялганны дөрес дип кычкыручылар да пәри була. Шулай булгач, әсәрдәге персонажлар да пәри түгелме соң?
Көтелгән җавап. Әкияттәге пәриләр үз ялганнарын үзләре белә. Безнең персонажлар да ялганга риза булып чыга. Ә пәри туеның мәгънәсе – безнең яшәешебез, тормышыбыз. Шушыннан пьесаның темасын чыгарабыз: тормыш ялганы белән килешеп яшәү.
Укытучы. Драма әсәрендә нинди проблемалар күтәрелә? Т.Миңнуллин күтәргән проблемаларны табыгыз.
Көтелгән җавап. Бу сорауга җавап бирергә әдәбият теориясе ярдәм итте: «Драма – җитди каршылыкка корылган жанр, шәхеснең җәмгыять белән, башка кешеләр белән мөнәсәбәте вакытындагы драматик хәлен сурәтли («Әдәбит теориясе», 233 нче бит). Т.Миңнуллин бу әсәрендә җәмгыть һәм талантлы шәхес мөнәсәбәтләре проблемасын күтәрә. Үз тормышыңны мәгънәле, халыкка файдалы итеп кору җиңел эш түгел. Әсәрдә дә шул күрсәтелә. Төп геройларның берсе – рәссам, икенчесе – композитор, өченчесе – галим... Алар шактый гына уңышларга ирешкәннәр, уңайлы фатирларда яшиләр. Ләкин аларда күңел китеклеге бар: үз-үзләреннән дә, дусларыннан да риза түгелләр, чөнки алар тормышка ярашып кына яшиләр. Гомер уртасына җиткәндә, үзләренең актив тормыш белән яшәмәүләрен төшенеп алалар. Дуслык кебек изге хисне дә, бер-берсенә кунакка йөреп, үзара мактанышу дип кенә исәпли башлаганнар. Алар үз тормышыңны мәгънәле итеп, халыкка файдалы итеп кору җиңел эш түгел икәнен аңлап, тирән кичерешләр дәрьясына төшәләр.
Укытучы. Димәк, автор нинди ике зур проблема күтәрә?
Көтелгән җавап. 1) Тормышны мәгънәле, халыкка файдалы итеп кору; 2) дуслык хисенең изге булуы.
– Иҗади төркемнәрдә шушы проблемаларны ачарлык кечкенә генә иҗади эш башкарыгыз. (Төркемнәрдә фикер алышу, бергәләп иҗади эш язу.)
1 нче төркем. «Тормышта үз урыныңны дөрес сайлый белсәң, бәхетле буласың», – дип уйлыйбыз. Һәр эшең үзеңә канәгатьлек китерсә, милләт өчен дә файдалы була. Моның өчен сәләтеңне, көчеңне бирергә кирәк. Үзеңне вакламыйча, әрәм-шәрәм итмичә тырышсаң гына, бу эшләр мөмкиндер. Һәр
эшләгән эшең, һәр яшәгән көнең файда китерерлек булсын. Үз вөҗданың алдында чиста булып кала алырлык эшләр генә эшләргә кирәк. М.Җәлил сүзләре белән үз фикеребезне дәлилләп куясы килә:
Яшәмә син җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.
Шагыйрь һәр кешенең файдалы, кирәкле һәм милләт өчен дә янып яшәргә тиешлеген искәртә. Риза Фәхреддин сүзләре дә нәкъ шул фикерне раслый: «... милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез...». Киләчәктә без милләткә файдалы кеше булырга тырышачакбыз.
2 нче төркем. Дуслык – иң изге, иң тирән хисләрнең берсе. Дуслары күп булган кеше бәхетле була. Чын дустың, аерылмас дустың булу тагын да әһәмиятле. Һәрбер кеше үзенең дустын кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый. Драмадагы персонажларны чын дуслар дип әйтеп булмый. Алар чын дуслар булса, Нурисламга картинасын мактамаслар иде, әкиятен тыңлагач, үпкәләп кайтып та китмәсләр иде. Чын дус дөресен әйтә, авыр вакытта булыша.
Дуслык – бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белү, табу, югалтмау – зур талант. Ә дусларын кайгыртып йөрүче кешеләр – иң яхшы, күркәм холыклы кешеләр. Мәкальләр белән сүзебезне раслап куясы килә:
– Матурлык – бер көнлек, дуслык – гомерлек.
– Дустың авырса, син дә ыңгыраш.
– Кешенең иң зур дәүләте – чын дусты.
Укытучы. Укычылар, сез зур тормышка аяк басачаксыз. Бүгенге фикерләрне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: тормышта һәрберегез үз урыныгызны табыгыз. Эшләгән эшегез сезгә канәгатьлек китерсен. Халыкка һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булыгыз. Гомер юлыгыз чын дуслар белән үтсен, дусларыгыз игелекле булсын һәм һәрвакыт ярдәмгә килсен. Һәрберегез үз юлыгызны табыгыз һәм олы бәхеткә ирешегез. Ф.Дәүләтбаев
сүзләренә М.Минһаҗев көй язган «Якын дустың барын онытма» җырын тыңларга тәкъдим итәм. Һәркемгә шушындый тугры дуслар гына насыйп булсын иде.
IV. Рефлексия һәм бәяләү
Уку мәсъәләсен искә төшерү.
1. Бу эшне ничек башкардык?
2. Әсәрнең проблемасы ничек хәл ителде?
3. Тема ничек ачылды?
4. Авторның идеясе нәрсәдә?
Укучыларга билгеләр кую.
V. Өйгә эш:
1 ) Рәфис образына характеристика;
2) «Бер алманы бишкә бүләек» темасына мини-сочинение;
3) метафора-вакыйга кулланып, дуслык хисен ача торган хикәя язарга.
Комментарийлар