Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәлия Хәсәнова: Әйе, мин бәхетле

Татар укытучысы, татар мөгаллимәсе...Син ничек эшлисең? Балаларың ничек укый? Халкымның мәңгелек мирасын киләчәк буынга тапшыра аласыңмы? Телебезне саклап калачак буын тәрбияли аласыңмы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң?

Менә шул сорауларны мин һәр көн үз-үземә бирәм. Ә җавапны көн саен төннәр буе эзләргә туры килә. Фәнни эшләрдә, методик әдәбиятта, балаларда табам мин ул җавапларны. Һәр баланы белем дөньясына алып керү, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, дөньяга карашын формалаштыру, аңардан шәхес тәрбияләү – минем максатым. Максатыма ирешү өчен , һәр дәресемне иҗади эзләнү, проблема, җиңү, яңа кызыклы белешмәләр белән баетырга тырышам, эзләнү-тикшерү алымын кулланам һәм укучыларның иҗади эшчәнлеген киңәйтәм. Укылган әсәрләр нигезендә сәхнә әсәрләре төзү, аларны уйнап күрсәтү дә – балаларның яратып башкара торган гамәлләре. Һәр ел саен район һәм шәһәр күләмендә үткәрелә торган балалар театры, “Егет солтаны”, “Нәүрүз гүзәле”, шигырь-җыр бәйгеләрендә җиңүләр – эшемнең нәтиҗәләре.

Хәзерге заман мәктәбендә коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, Бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә йомгаклау аттестациясен тапшыруга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә. Укучыларым белән бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Фәнни-гамәли конференциягә презентацияләрне укучылар үз көчләре белән әзерлиләр. Моның нәтиҗәләре район һәм шәһәр мәгариф идарәсенә, мәктәпкә дан китергән җиңүләр.

 Балалар томышында уеннарның роле дә зур. 5–6 нчы сыйныф укучылары бигрәк тә яратып уйныйлар. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Дәресләремдә уеннар кулланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәм.

 Заманалар авыр, катлаулы, әмма киләчәккә өмет белән яшим, эшлим, эзләнәм. Менә 25 ел хезмәтемдә максатларыма ирешү юлларын табарга тырышам. Гадилек һәм гаделлек кенә укучы һәм укытучы арасын якынайта ала. Укытучы һөнәре – эшне ярату гына түгел, ә балаларны чын күңелдән сөю. Әйе, укучыларымны бик яратам, сагынам. Аларны тәрбияле, зыялы, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаеклы кешеләр итеп күрәсем килә. Һәрвакыт һөнәри осталыкка омтылу, балаларның яшь үзенчәлекләрен өйрәнү, ихтирам итү – максатымның нигезе. Ә моның өчен яңадан-яңа алымнарны, методларны эзлим, өйрәнәм. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп төзергә тырышам.

 “Минем шәҗәрәм” дигән электив курс өчен программа төзеп, өстәмә материаллар туплау, иҗади эзләнүләр, аларны дәресләрдә куллану укучыларда нәсел чылбырларын барлау, аларга хөрмәт белән карау кебек сыйфатларны тәрбияли. Яшьләр елына багышлап, “Минем гаилә – тарихи Ватанымның күп гасырлы тарихы ул” дип аталган IV Бөтенроссия конференциясендә I дәрәҗәдәге премия алуыбыз зур хезмәт нәтиҗәсе.

 Укытучы нинди соң ул? Бүгенге көндә галим дә, актер да, спортчы да, психолог та, остаз да. Минем кулымда – нәни язмышлар. Минем кул астында бүген гади акбур белән кара такта гына түгел, мин бүген мәктәп дигән олы корабның штурвалы артында балачак дөньясын чиксез киңлекләргә алып чыгам. Сыйныф бүлмәсеннән торып, вакыт машинасы белән идарә итәм. Илләр генә түгел, чорлар аша җилдереп үтәм. Галәм киңлекләренә күтәреләм, җиде кат җир астына төшәм, диңгезләрдә йөзәм. Сабыйларның күзендәге очкын – минем кайнар йөрәгемнең чаткысы. Шул очкыннар миңа көч өсти, мине бәхетле итә.

 Әйе, мин бәхетле. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калыйк без!

Зәлия Мәхәсим кызы Хәсәнова, Бөгелмә районы Карабаш икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ