Г.Тукайның тормышында һәм иҗатында мәхәббәт
(Югары сыйныф укучылары белән кичә)Альмира СИБГАТУЛЛИНА,Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыГөлназ НӘҖИПОВА,К...
(Югары сыйныф укучылары белән кичә)
Альмира СИБГАТУЛЛИНА,
Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлназ НӘҖИПОВА,
Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: укучыларны Г.Тукайның яраткан кешесе – Зәйтүнә белән танышу-күрешү вакыйгалары, мәхәббәт шигырьләренең язылу тарихы белән таныштыру; мәхәббәт шигырьләре, җырлар, биюләр аркылы эстетик тәрбия бирү; мәхәббәтне изге хис буларак кабул итү, аңа җаваплы карау хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе, плакатлар «Тукай безнең күңелләрдә», «Без –Тукайлы халык!», «Тукай мәхәббәте» CD диск: «Туган тел», «Әллүки», «Тәфтиләү», интерактив такта, презентация.
Кичәнең барышы
Талгын гына көй агыла.
1 нче алып баручы.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтегез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтывыңмы, Пушкиныңмы – кайсысы?
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, –
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
2 нче алып баручы. Әйе, мәхәббәт турында язмаган, мәхәббәт хисе белән рухланмаган кеше дөньяда юктыр ул. Әлеге юллар Г.Тукайның «Мәхәббәт» шигыреннән иде.
Безнең кичәбез дә бөек Тукаебызның 132 еллыгына багышлана, «Тукай тормышында һәм иҗатында мәхәббәт» дип исемләнә.
1 нче алып баручы. Казан арты... Һәр якның үз матурлыгы була. Казан артының төп матурлыгы – Шүрәлеле калын урманнарында, кырыенда тал-куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буаларында, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә.
2 нче алып баручы. Бу якта авыллар зур түгел, иң зурлары, ихтимал, Әтнә белән Саенадыр, ә арада иң тыйнагы, тау астындагы чишмәләр моңында гомер кичергәне – Габдулла дөньяга килгән Кушлавыч авылыдыр.
Бер укучы музыка астында Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен яттан сөйли.
1 нче алып баручы. Габдуллага туган авылында озак яшәү насыйп булмый. Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр.
2 нче алып баручы. Габдулланың тормышында исә шулай булган, һәм еллар үтеп, инде танылган шагыйрь булгач, Тукай ана җылысы эзләп үткән балалык вакытын искә төшереп, болай ди: «Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы».
1 нче алып баручы. Тукайның тормышы, иҗаты, шәхесенең үзенчәлекләре турында каләмдәш дуслары, туганнары, замандашларының истәлекләре китапларда һәм газета-журнал битләрендә дөнья күрә.
Г.Тукай тормышына, иҗатына бәйле тарихи мәгълүматлар җыюга, шагыйрьнең нәсел-нәсәбен өйрәнеп, шәҗәрәсен төзүгә күп хезмәт куйган кешеләрнең берсе – Зәкия Рәсүлева. Сез экранда аның «Тукай эзләреннән» дигән китабын күрәсез. Бүгенге кичәдә шушы китаптагы язмалар да файдаланыла. Зәкия Рәсүлева һәм янәшәсендә тормыш иптәше язучы Атилла Расих. Атилла Расихның әнисе Зәйтүнә ханым – Г.Тукайның яраткан кызы була.
2 нче алып баручы. «Тукайның мәхәббәте хакындагы шигырьләре вә аның мәхәббәте» дигән мәкаләсендә Җан Шәрәф болай ди: «Тукайның Уральскида ... 1906 – 1907 елларда язган шигырьләре... һәммәсе ияреп язу я тәрҗемә булып, мәгънәләре дә җитәрлек самими булмаганлыктан, Тукайның бу вакытка кадәр куәтле бер мәхәббәт үткәрмәгәнен күрсәтәләр... Тукай яшьтән күңелле гаилә тормышы белмәгән, хатын-кыз арасында булып, якты якларын күп күрә алмаган. Шуңа күрә дә ул алар бар мәҗлесләрдән качарга тырышкан. Соң бөтен кыз-хатыннан кача торган Тукайның шигырьләренә ... самими мәхәббәт кайдан килеп кергән?»
1 нче алып баручы. Әдәбиятта Г.Тукайның Зәйтүнә Мәүледова исемле кызны яратып йөргәнлеге мәгълүм. Кем ул Зәйтүнә?
1 укучы. 1907 елның җәендә Чистай кызы – 14 яшьлек Зәйтүнә әниләре белән Казанга күченеп килә. Зәйтүнә апасы белән русско-татарская школада укыйлар, укудан соң өйдә чигү эшенә утыралар.
Приказчик абыйлары алып кайткан китап, газета-журналларны калдырмый укып баралар. «Г.Тукайның шигырьләрен мин аерым бер ләззәт һәм дәрт белән укыйм, үзең телең белән әйтеп бирә алмый торган нәрсәләрне шул хәтле матур итеп әйтә белүче кешенең үзен күрәсем килә иде», – ди истәлекләрендә Зәйтүнә.
2 нче алып баручы. Зәйтүнә апасы белән үзләренә туган тиешле Фатих Әмирхан янына «Әльислах» редакциясенә килгәлиләр һәм Фатих абыйларыннан Тукай белән таныштыруны үтенәләр. 1908 елның язы. Ф.Әмирхан истәлекләре.
1 укучы сөйли. Тукайга хатын-кыз белән таныштырам дисәң, мөмкин булса ишектән, мөмкин булмаса тәрәзәдән качачак булганга, алдан хәбәр бирмичә, кызларны ияртеп кердем. Кызлар бүлмәгә кергәч тә, Тукай гадәтенчә керфекләрен түбән төшерде, кызлар белән кулларына гына карап күреште. Алар бүлмәдә берникадәр утырдылар, тик гадәтенчә Тукай «исәнмесез, саумысез»дән башка берни сөйләмәде. Күзләрен дә яңадан күтәреп карамады.
1 нче алып баручы. Зәйтүнә белән очрашудан соң, Г.Тукай 1908 елның 27 мартында әтисе белән бертуган апасы Газизә Госмановага язган хатында: «Мин Казаннан... бик разый... дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде», – дип яза.
2 нче алып баручы. Икенче тапкыр Зәйтүнәне Тукай трамвайда барганда күрә. Зәйтүнә апасы белән урамнан бара. Тукай аңа баш иеп исәнләшә. Шагыйрьнең күңеле күтәренке хисләр белән тула, 2–3 көн дә үтми, 1908 елның З нче июнь санында «Шүрәле» имзасы белән «...гә» шигыре басылып чыга.
1 укучы. « ... гә» (Очраган юлда)
Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шатлана бит: чын җүләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияни?
Ул синең васфыңда: «ля шәркыйя, ля гарбия», – ди!
Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул хәзер алган «Сабах»тан бер Кәләмулла сатып.
1 нче алып баручы. Өченче мәртәбә Тукай Зәйтүнә белән Казанда әдәбият кичәсендә очраша. Анда Казанның барча мөселманнары, хатын-кызлары – һәммәсе җыела. Кичәдә Тукай үзенең «Утырышу» шигырен укый.
Бер укучы Тукай булып «Утырышу» шигырен укый.
Кайвакытта кара күзле, кара кашлы
Матур берлә утырамын кара каршы;
Шунда ул кыз, әллә ничек, сүзгә китеп,
Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.
Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,
Дөнья берлә ваклануын һич эстәмим;
Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,
Аның урыны фәләкләрдә, гарештә, дим.
Минемчә, тик яралган ул сөелергә,
Сөяргә һәм куанырга, сөенергә;
Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:
«Бу минеке булмас!» – диеп көенергә.
Залда музыка (С.Садыйкованың тангосын мөмкин.) Кызлар, егетләр бии.
Тукай Зәйтүнә янына килә:
– Кичә ошыймы? Сез танцевать итмисезме?
– Әле яңа гына өйрәнә башладым. Белмим. Мин өйрәнгәч, бергә танцевать итәрбез, яме!
– Мин дә яңа гына өйрәнә башладым. Мин дә Сезнең белән генә танцевать итәрмен.
– Кайтканда, бергә кайтырбыз.
– Ярар, туташ.
«Сарман тангосы» җыры башкарыла.
2 нче алап баручы. «Кайтканда бергә кайтырбыз, – дидем. Тукай ризалык бирде. Ләкин соңыннан мин Тукайны таба алмадым», – дип яза истәлекләрендә Зәйтүнә.
1908 елның июнь башында, гаиләләре Казаннан күчеп китәргә булгач, Зәйтүнә редакциягә килеп Тукай белән саубуллаша. Тукай аны пароходка озата төшәргә сүз бирә, әмма күренми.
1 нче алып баручы. 17 нче июньдә «Әльислах»та «Мәҗнүн» имзасы белән Г.Тукайның «Кызык гыйшык» шигыре басыла. Бу шигырьнең башында Тукай үзен эссе көндә коенырга теләп бер чиләк суны җилкә аша атып, «әле дә тәнгә тимәде” дип шатланган җүләргә охшата.
Шигырьне Айрат Арсланов укуында тыңлау. Мультимедиа. Тукай мәктәптә.
1908 ел 23 нче июньдә Фатих Әмирханга язган хатында Тукай: «Әльислах»та «Кызык гыйшык» шигырен яраттыгызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бернәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам», — ди.
Фатих Әмирхан үзенең истәлегендә: «Ул үзенә нинди дә булса бер яктан кимсетелеп карауны вә шул карау ихтималын гына да күтәрә алмый иде», – дип яза. Тукай үзенең тышкы кыяфәтен гаять килешсез дип ышана. Хатын-кыз таифәсе бик нәзакәтле һәм кешене тикшерүчән булалар. Мин хатын-кыздан тартынам, ди. Шулай да Зәйтүнәнең Казаннан күчеп китүен Тукай бик авыр кичерә.
1 нче алып баручы. З0 нчы сентябрьдә «Әльислах»та Тукайның «Мәхәббәт» шигыре басыла. Бу шигырьдә үзенең мәхәббәт ялчысы булып әверелгәнен игълан итә, әле һаман мәхәббәтен яшереп саклый. Ләкин мәхәббәтен гашыйк булган кызына белдермәве хәзер Тукайның куркуыннан, әйтергә кыюлыгы җитмәвеннән түгел, бәлки башка сәбәптән: Ул «яшерен мәхәббәт”, игълан ителмәгән, ачылмаган мәхәббәт белән ләззәтләнә, иң тирән, куәтле мәхәббәт дип шундыйны гына саный башлый. Үзенең мәхәббәткә бөтен карашын, күңелендәге тирән трагедияне бер юл шигырьгә сыйдыра: «Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!» – ди.
2 нче алып баручы. 24 нче ноябрьдә Тукайның «Соңра» шигыре басыла. Бу шигырь шагыйрьнең мәхәббәт газабын чиккән кеше икәнен күрсәтә:
Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен чиккән кеше,
Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше –
Күңеле бозланган кешедер: һич тагын бер кат сөймәс.
1 нче алып баручы. Тукай үзенең сөюе хакында инде азрак яза башлый. Ул башка шигырьләре арасында гына, күңеленең иң тирән бүлмәләрен бушатканда гына «мәхәббәте һаман иске мәхәббәт” икәнен белдереп куя. «Булмаса» шигырендә күңеленең иң тирән бер читенә сөйгәненең сурәтенең иң чыны яшерелгән икәнен белдереп китә.
1 укучы «Булмаса» шигырен укый.
Кем белер кадереңне, җаным, дәртле күңел булмаса?
Наз итәр кемнәргә гөл – каршында былбыл булмаса?
Сурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрьнең күңелендәдер;
Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең – ул булмаса.
Бирмәде Ләйлә кеби Мәхбүбәгә дөнья бәһа
Ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса.
2 нче алып баручы. Тукай инде уйнап-көлеп, көлке язып рухи халәтен яшермәкче була. «Әльислах»ның 1909 ел, 21 нче июль санында «Гашыйк» шигыре басыла:
Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный-көлә,
Ул, шулай итеп, халәте рухын яшермәкче була.
Белмичә, «уйный», диләр эчтән ниләр уйлаганын;
Сизмиләр, чыкмый төтен тышка, мәхәббәт янганын!..
1 нче алып баручы. 1910 елның 29 нчы ноябрендә «Вакыт» журналында 24 яшьлек Тукайның «Өзелгән өмет» шигыре басыла. Самимилеге белән елатырлык, матурлыгы белән гаҗәпкә калдырырлык юлларда Тукай «җиһанның гаиләсенә» ят кеше булуына «вә мөкатдәс моңлы сазының сынуына» сәбәп итеп ике кешене күрсәтә. Берсе – Тукайны кечкенәдән ятим калдырып, ире үлүгә елап вафат булган анасы, икенчесе исә аның күңелендә сурәте яшерелгән кешедер.
«Тәфтиләү» җырын тыңлау.
2 нче алып баручы. Зәйтүнә үзенең истәлекләрендә бу еллар турында менә нәрсәләр яза.
1 укучы. (Зәйтүнә исеменнән). 1909 елның җәендә Чистайга Казаннан «Сәйяр» труппасы килде. Тукайның Кариевка: анда минем таныш ике кызым бар, аларга контрамарка җибәр, дигәне буенча, безгә контрамаркалар китерделәр. 1910 елда артистлар тагын килде. Фатих Әмирхан абыйның энесе Ибраһим мине Габдулла Кариев белән таныштырды. Кариев: «Тукайдан сезгә сәлам! Тукайның сезнең хакта язган шигырьләрен күргәнегез бармы?» – диде. Юк, кайсы шигыре минем хакта, дигәч, ул Г.Тукайның шигырьләр җыентыгын алып, шундагы «...гә» дигән шигырьне күрсәтте. Ул миннән: «Шуны әйткәнгә ачуланмыйсызмы?» – дип сорады. Мин бик шатмын, рәхмәт кенә әйтәм, дим. Көзен мин Курсага укытырга киттем. Берникадәр вакыттан соң миңа бер якыным Чистайдан хат яза: «Фатих абый сине язучы Тукаевка димләп хат язган. Без «үзенә яз» дип синең адресны җибәрдек», – ди. Шуннан соң мин Фатыйх абыйдан хат алдым. Тик анда мине Вафа Бәхтияровның үзенә соратуы әйтелгән, хатның бер почмагын бөкләгән дә: «Тукай да сине онытмый», – дип язып куйган иде. Минем кәефем бик кырылды. Әллә хатны ялгыш укыдыммы дип тә уйладым, бер җавап та бирмәдем, хатны кешегә күрсәтмәдем.
Уникенче елны җәен Казанга бару белән Фатыйх абыйны күрдем. Ул Тукайның авырый икәнен әйтте. Мин «Болгар» номерлары янында трамвайдан төшеп, Тукай янына барганда Фәхрелислам Агиев очрады һәм миңа: «Туташ, зинһар кермәгез, Тукаевны харап итәсез, Тукайны сөйсәгез, аңа аз гына хөрмәтегез булса, кермәгез, һәлак итәсез аны», – диде. Мин ни хәтле керәсем, күрәсем килсә дә, Тукайга булган мөкатдәс хөрмәт хисем хакына үз теләгемне корбан итеп булса да, кермәскә тиеш дип, җылый-җылый кайтып киттем. Мин, ул терелер дә, икенче елга күрешербез, дигән өмет белән үземне юатып торганда, икенче елны аның вафат хәбәрен генә ишеттем. Бу хәбәр миңа бик каты тәэсир итте. Әнинең күрше бүлмәдә генә утыруына да игътибар итмичә, үксеп җылый башладым...
Мин Казанга барсам, Тукай бардыр, исәндер кебек тоелды.
2 нче алып баручы. Шагыйрьнең бу мәхәббәте гомеренең актыгына кадәр дәвам иткән. Зәйтүнәгә үзенең сөюен һичбер төрле ачык белдермәгән, белдерергә дә теләмәгән. Үлгәнче үзенең әүвәлге мәхәббәтендә «яшерен газап, яшерен яну»да калырга теләгән.
Г.Тукайның замандашы, күренекле артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская «Сәхнә дусты» исемле истәлегендә түбәндәгеләрне яза:
1 укучы. Кайберәүләр Тукайның хатын-кызны яратмавы турында сөйлиләр, ләкин бу дөрес түгел. Тукай чын мәгънәсендә хатын-кызларны ихтирам итә, зурлый, шул ук вакытта ояла да. Аның бик яратып йөргән Зәйтүнә исемле бик матур кызы бар иде, ул шул кызга күренмәскә тырышып йөри иде. Ә үзе аның исеменә шигырьләр язды. «Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам» дигән юллары Зәйтүнәгә булган мәхәббәте хакында иде. Үзенә башка бер төрле кабатланмый торган нәфис табигатьле кеше иде ул Габдулла Тукай.
2 нче алып баручы. Шагыйрьләрнең күңелләре сизгер, тиз җәрәхәтләнүчән һәм ялгыз була – йөрәк әрнүләре гүзәл сүзләр булып ташып чыга. Җисми яктан тормыштан китсә дә, Тукай, шагыйрь буларак, бу дөньядан китмәде.
Аның авазы яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба. Тукайга багышлап бүген дә гүзәл әсәрләр иҗат ителә.
Хәзер якташ шагыйребез Харис Мостафинның «Тукай мәхәббәте» шигырен тыңларбыз.
Кемлегеңә карамый ул сөю,
Дулкын булып керә күңелгә.
Тукайга да килгән ул мәхәббәт,
Сагышлы да үзе, серле дә.
Зәйтүнәгә гашыйк булган шагыйрь,
Их, оялу тота чабудан.
Шул тойгыны ничек җиңәсе соң
Сөяр, сөелерләр чагында?!
Сизә инде, сизә Зәйтүнә дә,
Мәхәббәттә сүзләр кирәкми.
Бер карашы барын сөйләп бирә,
Татлы сызландырып йөрәкне.
Шигырь туа шагыйрь йөрәгендә,
Сөю-мәхәббәткә дан җырлап...
Төшләрендә күргән Зәйтүнәсен
Алып кайткан икән ул урлап!
Милләт, халкы өчен көрәшкәндә
Арысландай булган Габдулла
Зәйтүнәне күрсә каушап бетә,
Тәмам бер яшь сабый күк була.
Мәхәббәт ул шундый нәрсә инде –
Суга сала, утта яндыра.
Син дигәнчә генә буламы соң,
Төрле киртә куя алдыңа.
Зәйтүнә һәм Тукай мәхәббәте –
Ахыры илтмәгән шул бәхеткә.
Шагыйрь гомере әгәр дәвам итсә,
Сүнмәс иде әле, әлбәттә.
Сөйгән шагыйрь тәмам гашыйк булып,
Багышлаган шигырь – җырларын...
Шагыйрьме син, гади бер кешеме – Сөю һәрвакытта булган ул!
1 нче алып баручы.
И матур! Мин янмас идем – яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр – тамдыручы булмасаң!
Тукай – нечкә лирик. Мәхәббәттә ул оялчан, үкенечле... Мәхәббәткә изге итеп караучы олы җан.
«Зәйтүнәкәй» җыры белән кичәне йомгаклау. (Ә.Фәйзи шиг., Җ.Фәйзи муз.)
Кулланылган әдәбият
- Галимуллин Ф. Халыкның үз шагыйре. Мәктәп китапханәсе сериясе. VII том. – Казан: Тарих, 2002.
- Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.
- Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: «Хәтер» нәшр., 2002. – 511 б.
- Тукай Г. Сайланма әсәрләр. II том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
- Тукай Г. Әсәрләр. IV том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.
Комментарийлар