Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә бәйрәме

Илһам ДӘҮЛӘТШИН, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысыКичәнең максатлары:- укучыларда гаилә кору мәсьәләсенә җитди караш тәрбияләү, әти, әнигә,туганнарга карата ихтирамлы булу сыйфатларын ү...

Илһам ДӘҮЛӘТШИН, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы
Кичәнең максатлары:

- укучыларда гаилә кору мәсьәләсенә җитди караш тәрбияләү, әти, әнигә,туганнарга карата ихтирамлы булу сыйфатларын үстерү;


- укучыларның иҗади сәләтен үстерү ;


- әхлак тәрбиясе бирү.


Җиһазлау: Компьютерда әти-әниләргә багышланган җырлар, балаларның әти-әниләре белән бергәләп төшкән фотосурәтләре, балаларның теләк язмалары җыелмасы; әти-әниләрнең балаларына язма теләкләре; татар халык әйтемнәре, теләкләре, табышмаклары язылган берничә плакат.


Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. Укучы балаларның һәм әти-әниләрнең иң уңышлы дип табылган теләкләре зур итеп язып куелган. Мәктәп ашханәсендә чәй табыны әзрләнгән. Укучы балаларның “...Телим мин әнием сиңа, әтием сиңа, туганым сиңа!” дигән иншалары компьютерда чыгарылып хәзерләп куелган.


Кичәнең барышы.


I. Кичәне башлау.


1. Әти-әниләрне сәламләү.


2. Кичәнең тәртибе белән танышу.


3. Кунаклар белән таныштыру.


II. Төп өлеш.


1. Сыйныф җитәкчесенең кыска чыгышы “Хәзерге заманда гаилә кыйммәтләрен саклауның әһәмияте”.


Чыгышның тезислары:


- кешеләр бик күптәннән гаилә булып яшәү рәвешен алганнар;


- татар халкы элек электән гаилә тормышына бик җитди караган. Безнең халыкның гаилә традицияләре бик бай һәм үзенчәлекле;


- хәзерге заманда яшьләр гаилә корырга ашыкмыйлар;


- гаилә тормышын саклауның һәр кеше өчен, ил өчен әһәмияте бик зур;


2. Класс компьютерыннан әкрен генә җыр агыла – “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа”.


Укучы балалар үзләренең иншаларын әти-әниләренә тапшыралар. Әти-әниләр җыр тыңлый-тыңлый балаларының иншаларын укыйлар.


Теләкләрдән өзекләр.


Әхмәтҗанова Җәмилә:


- Әнием, алтыным, күз нурым минем. Сиңа озын гомер, таза исәнлек, бәхет – шатлык телим. Мин сине бик-бик яратам!


Әнием син җирдә гомергә,


Кояш кебек бер генә.


Син һәр көн булсаң өйдә,


Рәхәт минем күңелемә.


- Әнием, бәгърем минем! Синең миңа “кызым”, “балам” дип эндәшүләрең ни тора! Синең тавышың кебек назлы тавыш беркемдә дә юк... ;


Зинуров Рәдиф:


- Әтием-әнием, сезгә миннән иң изге теләкләр. Безнең янәшәдә, безнең белән бергә бәхетле тормыш итәргә язсын иде...;


Ризванов Рәҗәп:


- Минем әтием белән әнием дөньяда иң уңганнар, иң булганнар, иң матурлар. Әти-әни, гел бәхетле тормышта яшәгез. Безнең өчен иң якын кешеләр сез...;


Сөләйманова Хәния:


- Минем әнием – дөньяда иң уңган, иң игелекле, иң ярдәмчел. Ул минем өчен дус та, сердәш тә, киңәшче дә. Әтием дә - дөньяда иң-иң әйбәте. Әниемә дөньядагы иң матур чәчәкләр бәйләмен бүләк итәсем килә. Минем әбиләрем дә дөньяда иң әйбәт әбиләр, бабаларым дөньяда иң яхшы бабайлар...;


Хуҗина Ләйлә:


- Кадерле әтием, абыйларым, яраткан энем. Сезне олы бәйрәм белән котлыйм! Әтием, абыйларым сез солдат хезмәтен үтәп кайткансыз. Һәрвакыт шулай көчле, батыр булыгыз. Сезгә миннән иң изге теләкләр...;


3. Класс компьютерына алдан язып куелган видеоязмаларны бергәләп карау. Укучылар үзләренең теләкләре арасыннан иң уңышлы дип табылган фикерләрен әти-әниләренә компьютер экраны аша җиткерәләр.


 4. Компьютердан “Балам минем” дигән җыр уйнатыла.


Әти-әниләр балаларына үзләре язган теләкләрдән торган язмаларын тапшыралар. Теләкләрдән өзекләр:


Галиев Илнарның әнисе:


- Улым! Мин синең бу дөньяда бәхетле булуыңны телим. Тәүфыйклы, тәртипле, сабыр бул. Чын ир егет булып үс! Үскәч тә киң күңелле булып кал...;


Әхметвәлиева Гөлфиянең әнисе:


- Кызым минем! Сине чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Синең бәхетле, тәүфыйклы, шәфкатьле бала булып үсүеңне телим. Үскәч тә, тормышта үз урыныңны табып, чын Кеше булып яшәргә тырыш...


4. Әти-әниләр һәм балалар тарафыннан әзерләнгән җырлар һәм шигырьләрдән концерт. Ул әниләр, әтиләр балалар, туганнар турындагы җырлардан һәм шигырьләрдән төзелә.


5. Әти-әниләр, чакырылган кунаклар, укучылар белән бергәләп чәй табыны артында утыру. Табын янында утырганда татар халкының гаилә кыйммәтләре, йолалар, халык әйтемнәре, сынамышлар искә төшерелә.


III. Кичәне йомгаклау.


1. Кичәнең аеруча күңелләренә хуш килгән мизгелләре, тагын да кызыклырак итү өчен нәрсәләр өстәргә мөмкин икәнлеге турында әти-әниләрнең фикерләрен тыңлау.


2. Халык йолаларына туры китереп кунаклар (әти-әниләр) белән саубуллашу һәм озату.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ