Логотип Магариф уку
Цитата:

Йолаларыбызның тәрбияви көче

Арсланова Гөлсинә Габдрахман кызы, Тукай районының Н.Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыАвыл мәктәбе шартларында бала шәхе...

Арсланова Гөлсинә Габдрахман кызы,

Тукай районының Н.Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләүнең үз үзенчәлекләре бар. Гадәттә авылда балалары төп йортта төпләнеп калган өч, хәтта дүрт буын бергә яшәүче гаиләләр яши.


 Ул гаиләләрдә әби-бабай, әти-әни белән бергә үскән балалар үз-үзләрен тотышлары, тыйнаклыклары, эш рәтен белүләре, кул эшләренә осталыклары, өлкәннәргә ихтирамлы булулары белән аерылып тора. Шуңа күрә мин ата-аналар алдындагы чыгышымны «Гаилә йолалары һәм гаилә традицияләре аша балага тәрбия бирү» дигән темага багышларга булдым.


«Яхшы чынаякның эче яхшы, яхшы ананың кызы яхшы» яисә «Агачына күрә алмасы» дип халык телендә юкка гына әйтелми. Болар бала тәрбияләүдә ата-ананың гаять зур урын тотуы турында сөйлиләр.


Халык сынамышлары, кешеләрнең хуҗалык эшчәнлегенә, аларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятләренә бәйле йолалар һәрвакыт халыкларның гаилә тормышына, аларның көнкүрешенә бәйләнгән була. Йола һәм традицияләр, кагыйдә буларак, гаилә әгъзаларының үз-үзләрен тотышына, аларда хис һәм фикерләү сәләте формалаштыруга йогынты ясыйлар. Алар даими кабатланып тора, яңадан-яңа төсмерләр алып, буыннан-буынга бирелә һәм аларның нигезендә халык педагогикасы ята.


Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгына бала тәрбияләү белән багланышлы карашлары, фикерләре һәм ысуллары тупланып килгән, һәм бу гаҗәеп рухи хәзинә, өзлексез камилләшә барып, буыннан-буынга тапшырылган. Яңа буын, үз чиратында, халык меңәр ел туплаган гореф-гадәтләрне, йолаларны санлап, телен-динен хөрмәтләп яшәгән. Олыга – олы дип, кечегә кече дип караган. Картайган ата-анасын тәрбия кылуны, тудырган баласын багып үстерүне изге бурычы итеп санаган, бәндәнең рәнҗеш-каргышыннан, ананың бәддогасыннан уттан курыккан кебек курыккан. Хак хаклый белгән безнең халык Алла хакын, ата-ана хакын, күрше хакын, тол-ятимнәр, ярлы-ябагайлар хакын, милләт хакын беренче урынга куйган. Шул рәвештә халыкта тәрбия алымнары, әхлак нормалары, караш һәм мөнәсәбәтләр, йолалар барлыкка килгән.


Үзләренең төрләре һәм эчтәлекләре буенча йолаларны түбәндәге төркемнәргә бүләргә мөмкин:


1. Традиция буенча килә торган йолалар: бәйрәмнәр, туй мәҗлесләре, исем кую туйлары, бергә гомер итүче парларның алтын, көмеш, бриллиант туйлары, дини бәйрәмнәр, гаилә бәйрәмнәре, каз өмәләре, юбилейлар, мәчет ачу тантаналары, кунакка бару һ.б. 2. Яшьләргә бәйле йолалар: элегрәк аулак өй, туган көн мәҗлесләре, армиягә озату кичәләре.


3. Яңа традицияләр: котлау кичәләре, урам, авыл бәйрәмнәре.


4. Ел фасылына бәйле йолалар: Яңа ел кичәсе, керәшеннәрдә Нардуган бәйрәмнәре, март аенда Нәүрүз, беренче буразна бәйрәме, сабан туе, җыеннар.


Һәр йоланыӊ үз мәгънәсе, үткәрү тәртибе, тәрбияви ягы һәркемгә билгеле.


Әӊгәмәбездә балага исем кушу йоласын телгә алмасак, бу бик мөһим тәрбия чарасын санга сукмау булыр иде. Балага исем кушканга кадәр, хәзерлек чорлары, тәрбия эшләре башкарыла.


Менә сабый, нарасый бала дөньяга килде.


Сөекле шагыйребез Г.Тукай үзенең «Таян Аллага» дигән шигырендә сабый хакында менә нәрсәләр ди:


Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,


Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән,


Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең;


Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең…


Туганда, сабый әнә шундый саф була. Ата-анасына, милләтенә, иленә таяныч булып үссен өчен, дөньяга килүе белән, аны тәрбияләү, мөмкинлегенә күрә акылын-фигылен, зиһенен үстерү башлана.


Билгеле булганча, тәрбия бала тугач та башлана. Гаиләдә бала туу гаять зур шатлык булып санала. Бу уңайдан бик матур гореф-гадәтләр формалашкан: бәбәй кабул итү һәм бу эштә иң актив шәхес кендек әбисенә зур хөрмәт, ышану һәм бүләкләр; бәбәй туе, балага иксез-чиксез өметләр баглап, бәхетләр теләп, тирән эчке эчтәлекле һәм матур яңгырашлы, җисемгә һәм милли рухка ятып торган исем кушу, имезү, юындыру, кәефен, ашавын, йокысын яхшыртуның бөтен чараларын күрү, чисталык саклау, изге теләкләр, ягымлы сүзләр, якты йөз; сәламәтлеге ныгыганчы, ананы карау, ана һәм яңа туган бала өчен мунча ягу, кулдан килгән барлык ярдәмне күрсәтү.


 Баланың беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Ана теле аша үзләштерелгән идеяләр, белем-күнекмәләр, башка телләр белән чагыштырганда, күңел дәфтәренә һәм акыл-зиһен хәтеренә көчлерәк сеңәләр. Ана сөте белән кергән тою, сизү, рухи тел булганга да, аны ана теле дип йөртәләр.


Хезмәттә яшәү – халыкның төп халәте. Хезмәт сөюче яшьләр тәрбияләү – иң мөһим максат. Яшь буынны хезмәткә хәзерләүнең эчтәлеге аның икътисади яшәеше белән билгеләнгән. Балалар, үсмерләр, яшьләр өчен эчтәлекле, күңелле, күмәк булган хезмәт-өмәләр, каз өмәсе, язларын бер-береңнең өен юышу, авылдашыңның бурасын күтәрү, йорт салышу, такта яру, печән чабу. Эшне күңелле итеп, бер-береңә ярдәм итә-итә башкару, уен-көлкеләр, җор сүзләр, мәзәк сөйләшү, эшкә булдыксызларны, ялкауларны үз итеп кенә «чеметтереп алулар», уңганнарның сүзенә колак салу, киңәшеп эшләү, акыллы һәм булган, тәҗрибәле кешеләргә хөрмәт-ышанычның күзгә бәрелеп торуы – болар бар да шул тирәдә катнашып, чыр-чу килеп йөргән бала-чагага көчле тәрбияви йогынты ясый.


 Шулай итеп, халык педагогикасының эчтәлеген билгеләүче йолалар, традицияләр тәрбия мәсьәләсендә кешенең көчен һәм мөмкинлекләрен идеаллаштыра, аның акылына, бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгачагына ышануын билгели.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ