Логотип Магариф уку
Цитата:

КЕШЕ, ҖӘМГЫЯТЬ, ТАБИГАТЬ

Гөлнар ЗАҺИДУЛЛИНА, Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыМаксат. Укучыларда табигатьне ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик кул...

Гөлнар ЗАҺИДУЛЛИНА, Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


Максат. Укучыларда табигатьне ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү; эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү.


Җиһазлау. Дәреслек (А.Кравченко, Е.Певцова. Җәмгыять белеме. VI сыйныф), презентация.


Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше.


Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. Мин сезгә Ф.Зиятдинованың бер шигырен укып китәм, ә сез, аны тыңлагач, дәрестә сүзнең нәрсә турында барганын әйтерсез.


Җиргә килгән... Кем китергән аны?


Берни дә юк үзенең исендә...


Нәрсә эзли, нәрсә югалткан ул?


Нәрсә кирәк Җирдә кешегә?


Тигез җирдә таулар өеп куя,


Елгаларны бора кирегә.


Ник кирәген белми, үзе төзи,


Төзегәнен тагын җимерә...


Бәргәләнә ике ут эчендә,


Яхшы белән Яман бутала...


Ахырзаман галәмәте микән —


Бар дөньяны, әнә, ут ала.


Илләр генә түгел, ут эчендә


Дөрләп яна кеше җаннары.


Җирне чолгап алган ут-ялкыннан


Бер адәм дә читтә калмады.


Ниятләре изге булгандыр да...


Ниләр киртә куйган Кешегә?


Каян килгән, нәрсә эзли Җирдә —


Берни дә юк үзенең исендә...


(Бу шигырьдә кешеләрнең табигатьне үзгәртүләре нәтиҗәсендә килеп чыккан аянычлы хәлләр тасвирлана.)


Укытучы. Дөрес, балалар. Бүгенге көндә кешенең Табигать биргән байлыкларны дөрес кулланмавы нәтиҗәсендә Җир-ана, табигать куркыныч астында. Мондый халәтне дөньякүләм экология кризисы дип атыйлар. Димәк, дәрестә кеше, җәмгыять, табигатьнең үзара нык бәйләнеше, табигатьне саклау чаралары турында сүз барачак. (Дәреснең максаты һәм планы белән таныштыра.)


II. Белемнәрне актуальләштерү.


1. Сүзлек тикшерү.


- «Буын» төшенчәсенә аңлатма бирегез. (Буын — билгеле бер чорда туган һәм бер үк тарихи шартларда формалашкан кешеләр төркеме.)


- Мәдәни мирас нәрсә ул? (Мәдәни мирас — мәдәниятнең үткән буыннар тарафыннан тудырылган, вакыт сынавын уңышлы узган һәм киләчәк буыннарга кыйммәтле ядкарь итеп тапшырыла торган өлеше.)


2. Артык сүзне тап. Бу рәтләрдә кайсы сүз артык?


- мәдәни мирас, буын, мәдәният, табигать.


- рухи мәдәният, кешелек, экология, буын.


III. Яңа материал белән таныштыру.


1. Кеше, җәмгыять, табигать арасындагы бәйлелек.


Укытучы. Кеше, җәмгыять, табигать үзара бик тыгыз бәйләнгән. Башта бары тик табигый дөнья гына булган, соңрак аннан кеше аерылып чыккан, һәм күп вакытлардан соң ул, үзе ишеләр белән бергәләп, җәмгыять төзегән. Шуңа күрә кешене биологик һәм иҗтимагый зат дип йөртәләр.


2. Кешелек җәмгыяте белән табигатьнең үзара тәэсир итешүе.


Укытучы. Җир планетасында кешеләрнең яшәп китү тарихын карасак, аларның хуҗалык эшчәнлеге табигатькә ничек тәэсир иткәнен, бу тәэсирнең үсә барганын һәм нинди нәтиҗәләргә китергәнен күрәбез.


Тарихның башлангыч этапларында хуҗалык итү та­бигать байлыкларын үзләштерүдән гыйбарәт була. Кеше бу чорда табигатькә җайлаша, аңа җитди зыян салмый. Кешелекнең төп өлеше җитештерү хуҗалыгына (терлекчелек һәм игенчелек) күчкәч, табигатьнең хәле начарая төшә. Җирләр сөрелә, урманнар яндырыла. Терлек көтүләре бик зур далаларны таптап бетерә. Урта гасыр­ларда халык саны арта, металлдан эшләнгән хезмәт кораллары, урман төпләп җир эшкәртү киң тарала, кораблар төзү, төзелеш үсә башлый.


XVIII гасырның сәнәгать революциясеннән соң завод-фабрика сәнәгате үсеш ала, шәһәрләр саны арта, җир астыннан минераль чимал чыгару массакүләм төс ала. Халык санының күпкә артуы, индустриальләштерүнең дәвам итүе һәм фәнни-техник революция XX гасырда кешенең табигый тереклек итү тирәлеге бозылуга, кешелек җәмгыяте белән табигать арасында конфликтка, экологик кризиска китерә. Нәрсә соң ул экология? Төшенчәгә аңлатма биреп китик әле. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)


Укытучы. Әйе, экология — тереклек ияләренең әйләнә-тирә дөнья һәм кешенең табигать белән бәйләнеше турындагы фән ул. Экология —хайваннар һәм үсемлекләрнең, ягъни бөтен тере организмнарның бер-берсе белән килешеп, бер-берләренә яраклашып, әйләнә-тирә мохиттә яшәүләрен, аларның кеше белән бәйләнешен, кешенең табигать белән бәйләнешен, үзенең эш-гамәлләре белән табигатькә ничек тәэсир итүен өйрәнүче фән.


3. Табигатьне саклау.


Укытучы. Табигатьне саклау өчен, сезнең фикерегезчә, ниләр эшләргә кирәк?


Укучылар. Табигатьтән аңлы, сакчыл файдаланырга кирәк. Заводлар табигатькә зыян китерми торган итеп эшләргә тиеш. Агач киселә икән, урынына икенчесе утыртылсын. Нефть алына икән, бу эш саклык белән, табигатькә зыян китерми торган итеп башкарылсын. Кеше җәнлекләргә, кошларга да дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш.


Укытучы. Дөрес, укучылар. Табигатьне саклау — ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән. Татарстан Конституциясенең 55 нче маддәсендә «Табигатькә сакчыл караш — Татарстан Республикасының һәр гражданы бурычы» диелгән. Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.


Укучылар, сезгә Кызыл китап, табигатьне саклау буенча төрле оешмалар турында хәбәр әзерләп килергә әйтелгән иде. Әйдәгез, хәбәрләр белән танышып китик.


1 нче укучы. Мин сезгә Кызыл китап турында сөйләргә телим.


Кызыл китапны ни өчен шулай атаганнар соң? Башта шул сорауга җавап бирик. Кызыл китап Кеше, Кешелек намусының чагылышы булып тора. Ә халык, милләт, табигать хәзинәләрен саклау өчен җаваплы.


Кызыл китап СССРда 1974 елда булдырыла. Татарстанда ул 1995 елда төзелә. Аңа имезүче хайваннарның 236 төре, 287 төрле кош, җир-су хайваннарының — 36, сөйрәлүчеләрнең 119 төре кертелгән. Анда шулай ук төче сулыкларда яшәүче балыклар, сирәк очрый торган үсемлекләр дә урын алган.


Кызыл китапның битләре 5 төстә.


Кызыл битләргә бөтенләй бетү куркынычы астында калган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Сары битләрдә — кими баручы төрләр, ак битләрдә — сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр, яшел битләрдә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә саннары арткан төрләр турында язылган.


Кызганычка, Кызыл китапның кара битләре дә бар. Анда язылган хайваннарны без инде беркайчан да очрата алмаячакбыз.


2 нче укучы. Мин исә сезне «Гринпис» исемен йөртүче оешма белән таныштырып узам.


1971 елда Канада һәм АКШ активистлары тарафыннан Халыкара бәйсез иҗтимагый оешма — «Гринпис» оештырыла. Гринпис инглизчәдән яшел дөнья дип тәрҗемә ителә. 1990 елда аның бүлеге Мәскәүдә дә булдырыла. «Гринпис» атом-төш сынауларына һәм радиация куркынычына, тирәлекне сәнәгать калдыклары белән пычратуга каршы көрәшә, яклап төрле чаралар үткәрә.


Укытучы. Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда — су, суларга һава биргән Табигатъ бүген үзе бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау буенча халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре дә билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып китик:


22 март — Халыкара су көне;


1 апрель — Кошларны халыкара саклау көне;


18 — 22 апрель — Парклар маршы;


22 апрель — Бөтендөнья җир көне;


22 май — Халыкара биологик төрлелек көне;


5 июнь — Бөтендөнья тирә-юньне саклау көне;


26 сентябрь — Бөтендөнья диңгезләр көне;


4 октябрь — Хайваннарны халыкара саклау көне. 


IV. Яңа дәрес материалын ныгыту.


1. «Кыскалыкта — осталык» уены.


• Кешенең табигый тереклек итү тирәлеге. (Табигать.)


• Кешеләрнең табигатькә зыян китерә торган эш-гамәлләренә мисаллар китерегез. (Суны, болыннарны пычрату, туфракны яраксызга әйләндерү, үсемлекләр һәм хайваннарны күпләп юк итү.)


• Кешенең хуҗалык эшчәнлегенең табигатькә тискәре тәэсире кайсы җәмгыять чорында көчәеп китә? (Индустриаль җәмгыять.)


• XX гасырда кешенең табигый тереклек итү тирәлеге бозылу, кешелек җәмгыяте белән табигать арасындагы конфликтның өлгереп җитүе нәрсәгә китерде? (Экологик кризиска.)


• Үсемлек һәм хайваннарның сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астындагы төрләрнең исемлекләре язылган китап ничек атала? (Кызыл китап.)


• Бөтендөнья табигатьне саклау союзы, халыкара җәмәгать оешмасы. («Гринпис».)


• Татарстанда яшеллекне арттыру максатыннан нинди акция үткәрү гадәткә керде? («Яшел дулкын» акциясе. Әйтик, әлеге акция барышында Казанда гына да ел саен 50 мең төп агач утырту максаты куела.)


V. Өй эше бирү. Төшенчәләрне белергә. «Табигать — туган йортыбыз» дигән инша язарга.


VI. Дәресне йомгаклау, нәтиҗә ясау, билгеләр кую.


Укытучы. Дәресебезгә йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасы бүген генә килеп тумады. Бу хакта инде бөтен дөньяда күптән уйланалар. Аны хәл итү өчен һәр ил үзеннән күпмедер өлеш кертергә омтыла. 2013 ел Россиядә һәм Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы девизы белән узды. Билгеле булганча, табигатьтәге бәла-казаларның күбесе — без — кешеләр тарафыннан тиешенчә уйлап башкарылмаган гамәлләребез, җибәрелгән хаталарыбыз җимеше. Һәркайсыбыз табигатьне саклауга үзеннән лаеклы өлеш кертсен иде, дигән теләк белән дәресебезне төгәллим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ