Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен татар теленнән язма эшләр

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына(Уку елының беренче яртысына*)V сыйныфI вариантДиктантПеснәкПеснәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә....

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына


(Уку елының беренче яртысына*)

V сыйныф


I вариант


Диктант


Песнәк


Песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә. Җәй көне бөтенләй диярлек күренмиләр. Бу чорда алар балаларына ризык эзлиләр.


Кыш көне песнәкләрне ашатырга, җимлекләр ясарга кирәк. Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар. Сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйлар, терлек маен ашыйлар. (50 сүз.) (Т. Шакировадан)
Биремнәр
1. Ике хәреф, өч аваздан торган 5 сүз уйлап язарга.
2. Текстта [э] сузыгын белдергән хәрефләр астына сызарга.

V сыйныф


II вариант


Диктант
Дәү әни

Дәү әни! Нинди матур сүз! Дәү әни миңа әнием кебек ук якын һәм кадерле. Аның белмәгән нәрсәсе юк! Миңа дәресләр әзерләргә булыша. Мин аны яхшы укуым белән шатландырырга тырышам. Көндәлегемдә, дәфтәрләремдә «4»ле, «5»ле билгеләрен күргәч, ул шундый куана! Аның шатлыгын күргәч, яхшы билгеләр аласы гына килеп тора.


Дәү әнием безне эшкә дә өйрәтә. Үзе һәр эшне күрсәтеп, аңлатып бирә. Җылы сүзләре белән безне гел мактап тора. (65 сүз.) (А. Әхмәтовтан)


Искәрмә. Өйрәнелмәгән тыныш билгеләре искәртелә.
Бирем. Куана, җылы, яхшы сүзләренең синонимнарын язарга.
 

V сыйныф


Изложение
Кичә, Бүген һәм Иртәгә

Көннәрдән беркөнне Кичә, Бүген һәм Иртәгә очрашканнар да үзара бәхәсләшәләр икән. “Безнең кайсыбыз кирәклерәк: Кичәме, Бүгенме әллә Иртәгәме?” – дип баш ваталар икән болар. Әй сатулашканнар, ди, әй бәхәсләшкәннәр, ди. Әмма барыбер уртак фикергә килә алмаганнар. Бүген: “Мин кирәклерәк”, – дигән. Кичә үзенекен каера, Иртәгә үз ягына тарта икән. Бәхәсне хәл итә алмагач, киңәшкә Кояш янына киткәннәр болар. Хәлне сөйләп биргәннәр. Кояш: «Иртәгә булмаса, Бүген юк, Бүген булмаса, Иртәгә булмас иде», – дигән. Шуннан соң гына Кичә, Бүген һәм Иртәгә тынычланганнар. Моны үзләре аңламаганга бик оялганнар. Алар бертуганнар ләбаса. Аерым-аерым гына яши алмыйлар, була алмыйлар икән бит! Бәхәс шуның белән хәл ителгән. Кичә, Бүген һәм Иртәгә дус һәм тату гына яши башлаганнар, ди. (113 сүз.) (З. Хөсниярдән)


Искәрмә. Каера сүзенең, баш ваталар фразеологик әйтелмәсенең мәгънәләре аңлатыла.
Бирем. Үз фикереңне белдереп, изложениегә 1–2 җөмлә өстәп язарга.
 
VI сыйныф

I вариант


Диктант
Таган

Мин таган атынам. Миңа шундый рәхәт, гүя очам. Мин тауларга таба очам. Көчлерәк атынган саен, шул тауларга якынаермын төсле. Алар кул сузымында, якында гына кебек. Ләкин никтер барып җитеп булмый. Алар минем өчен мәңгелек серле булып, мәңге үзләренә чакырып торачак зәңгәр таулар. Таулар артында кояш бар! Таулар артында тормыш бар! Тормыш бөтен җирдә бар. Җир шары тормыш өчен яратылган. (59 сүз.) (Р.Габделхаковадан)


Биремнәр
1. Билгеләнгән сүзләрнең төзелешен тикшерергә.
2. Гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларга берәр мисал уйлап язарга.
3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрнең астына сызарга.
 
VII сыйныф
Диктант
Алмаз бабай бакчасы
Алмаз бабайның бакчасы Хәкимне генә түгел, башка балаларны да үзенә тарта. Андый алма бакчасы авылда бер генә шул.

Хәкимнең бу алма бакчасына кергәне бар. Ул үзенең матурлыгы һәм төрле җиләк-җимешләре, алмалары белән тирә-якта дан тота. Бабай үзе дә гел шунда кайнаша: җир йомшарта, чүп утый, яралы, авыру агачларны дәвалый. Ә җәйләрен анда чия, кура җиләге, тагын башка җимешләр берсе артыннан берсе пешеп тора. Көз көне хуш исле, тәмледән-тәмле, төрледән-төрле алмалар, алланып пешеп, агач ботакларында бәйрәм утлары кебек эленеп торалар. Өз дә аша, өз дә аша... (88 сүз.) (Л. Закировадан)


Биремнәр
1. Тексттан алмашлыкларны табып, асларына сызарга.
2. Билгеләнгән сүзләрнең басымнарын куярга.
Тест биремнәре
1. Ирен-ирен тартыкларын күрсәтегез.
а) [w], [м]
ә) [г], [к]
б) [гъ],къ]
в) [в], [ф]
2. Хәрефләр саны авазлар саныннан артыграк булган сүзләрне билгеләгез.
а) моң, бара, икенче
ә) юа, елан, яза
б) сәнгать, табигать, тәгәрәде
в) вакыт, йөрәк, ачык
3. Басымы икенче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәтегез.
а) нәрсәдә, сумкага, ниндирәк
ә) яратыгыз, килмичә, эшләделәр
б) татарчалап, җырламагыз, курыкмыйча
в) көнозын, бөтенесе, тегеләй
4. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрдән торган рәтне күрсәтегез.
а) төнбоек, алдынгы, төнге
ә) сөт, алты, көлә
б) нарат, түгәрәк, оча
в) дөрес җавап бирелмәгән
5. -ма/-мә, -мый/-ми, -ган/-гән, -ыш/-еш кушымчалары нинди кушымчаларга керәләр?
а) сүз ясагыч
ә) мөнәсәбәт белдерүче бәйләгеч
б) мөнәсәбәт белдерүче модальлек
в) дөрес җавап бирелмәгән
6. Рәвешләр генә булган рәтне табыгыз.
а) сөйкемле, кыю,аяз
ә) җидәү, йөзләп, унар
б) сирәк, дусларча, язын
в) уйлап, сайрый, бизәде
7. Боерык фигыльләрдән генә торган рәтне күрсәтегез.
а) куна, сайрар, уйнаячак
ә) алсын, өйрән, китегез
б) җитсә, белсәк, кайтсалар
в) язу, сәламәтләнү, керү
8. Зәңгәр биеклектә көне буе тургайлар сайрый җөмләсендә билгеләнгән сүз –
а) ия
ә) тәмамлык
б) хәл
в) аергыч
9. Фигыль ясый торган кушымчаларны күрсәтегез.
а) -даш/-дәш, -лык/-лек, -гыч/-геч
ә) -ла/-лә, -лаш/-ләш, -лан/-лән
б) -ча/-чә, -тай/-тәй, -лай/-ләй
в) -лы/-ле, -гы/-ге, -сыз/-сез
10. Җөмләдә нинди тыныш билгеләре куелмаган?
Болында кызыл зәңгәр сары чәчәкләр яшел үлән арасында утлар булып яналар.
а) ике өтер
ә) өч өтер
б) сызык
в) җәя
 
VIII сыйныф
Диктант
Батырлык кешелеклелектән башлана

Алар яр буенда утыралар иде. Кинәт кычкырыша, йөгерешә башладылар. Мәрьям дә, Госман да берьюлы сикереп торды. Госман суга сикерде, бер батып, бер калкып, су өстендә чәбәләнгән кыз янына бик тиз барып җитте. Куркудан шашынган кыз Госманның муенына чытырдап ябышты. «Чәбәләнмә, тынычлан!» – дип кычкырды ул, кызны өскә таба күтәреп. Күрәсең, курку кызның бөтен тәненә тулган, һәм ул инде сүзне ишетерлек тә, аңларлык та хәлдә түгел иде.


Кыз куркып чәбәләнә. Госман әле калкып, әле су астында калып, кызны бар көченә ярга таба сөйрәде.


Табиблар килеп җиткәндә, кыз аңына килгән иде инде. Ул, гаҗәпләнеп, тирә-ягына каранды. Аннан соң Госманга текәлеп елмайды. Аның хәлсез елмаюы рәхмәт сүзе иде. (104 сүз.) (Н. Акмаловтан)


Искәрмә. Шашынган, чәбәләнә сүзләренең мәгънәсе аңлатыла.
Биремнәр
1. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләргә.
2. Госман турында үз фикереңне белдереп, 1–2 җөмлә язарга.
 
IX сыйныф

I вариант


Диктант
Каен

Каен – табигать бизәге. Нинди күркәм ул! Ә файдасы иксез-чиксез. Һәр төп каен – үзе бер аптека. Каен суы – ревматизмнан дәва. Язгы яфрагын чәй итеп эчәсең. Бөер, ашказаны, эчәккә бик файдалы. Ваннага салсаң, аяк-кулың савыгыр. Җәйге ботагы – мунча себеркесе. Каенда үсә торган чага – үзе бер кыйммәтле шифа. Бөресе дә – гаҗәп дару. Тузы заманында кәгазь урынына кулланылган. Кулың оста булса, каен тузы тартмага да, чиләккә дә, уенчыкка да әверелә.


Май аенда яшь яфрагын җыеп калмасаң, бер дә уфтанма. Кыш көне вак ботагын, кайрысын турап, чәй пешергән кебек кайнатып ал – каен чәе булыр. Ул да шәп дару: бактерияләрне юк итәр, тирләтер, каныңны чистартыр.


Бер каен гына түгел, һәр агач үз урынында кирәк, файдалы, шифа һәм зифа. (111 сүз.) (Й. Гәрәевтән)
Искәрмә. Каен тузы сүзтезмәсенең мәгънәсе аңлатыла.
Биремнәр
1. Беренче абзацтагы җөмләләрдән гарәп-фарсы телләреннән кергән алынма сүзләрне табып, асларына сызарга.
2. Билгеләнгән фигыльләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатып язарга.
 
IX сыйныф

II вариант


Диктант
Әнием

Тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат – хатын-кыз, ул – ана кеше дә. Ә ана сүзенә тиңләшерлек сүз дөньяда юк әле. Мин әниемне бик яратам. Ул өйдә бик матур гөлләр үстерә. Өйне җыештыру, бизәү эшләрен дә бик яратып башкара. Күңелле, тыныч гаиләнең нигезендә әниемнең тырышлыгы, сабырлыгы, юл куя белүчәнлеге, өлгер булучанлыгы ята.


Ул – бик уңган хуҗабикә. Аның пешергән ризыклары – өчпочмаклары, гөбәдияләре – телеңне йотарлык. Чөнки аларны әзерләгәндә, әнием үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен кушып пешерә. Мин әниемә булышырга тырышам, үземә дә киләчәктә кирәге чыгар, дип уйлыйм.


Әнием эш урынында да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Кемнәр генә мөрәҗәгать итсә дә, беркемне дә кире какмый, хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтә. Шуңа да аны хөрмәт итәләр, яраталар. (115 сүз.) (И.Исхаковтан)


Биремнәр

1. Тамыр + модальлек кушымчасы + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча калыбына туры килгән 4 сүз уйлап язарга.


2. Беренче абзацтагы җөмләләрдән аергычларны табып, асларына сызарга.
 
IX сыйныф
Изложение
Урманның да җаны бар!
Бүген алар урманга барырга уйладылар. Күбесенең туган көннәре бер тирәдә. Гөлнараларның сыйныфы унбиш яшьләре тулганны билгеләп үтәргә булды. Соңгы уку елында матур хатирәләр калсын әле.
Алар урманга килеп җиткәндә, кояш шактый күтәрелгән иде инде. Агачлар тагын да яшәреп киткәндәй тоелды. Чәчәкләр дә көндәгегә караганда матуррак!

Тирә-якка соклана-соклана сукмактан кереп барганда, Гөлнара кычкырып җибәрде: «Ә без бит әле урманнан рөхсәт сорамаган!» Бу сүзләрдән кайсы көлде, ә кайберләре тезелешеп басып: «Урман бабай, керергә мөмкинме? Мөмкин булса, бер кошыңны сайратчы», – диде. Шулчак, чыннан да, бер кошчык бик моңлы итеп сайрап җибәрде.


Сыйныфташлары уйнаганда да, бәрәңге пешергәндә дә, ул эшчән кырмыскаларны карап, урман докторы тукранның тавышын тыңлап йөрде. Табигать барысын да аңлый, ә дус егетләре, кызлары ни өчен аңламыйлар соң аны?


Сәеррәк шул ул: башкалар кочак-кочак чәчәк җыйганда да Гөлнара берничәне генә өзә; иптәшләре агач ботагын сындырганда да үзенең кулларында авырту сизгәндәй була.


«Аерылып йөрү килешмәс», – дип, Гөлнара дуслары янына килде. Сөйләшеп, көлешеп утыргач, кәефе дә күтәрелеп китте.


Кайтыр вакыт җитте. Алар җыена башладылар. Гөлнара консерв банкаларын, кәгазь кисәкләрен җыярга тотынды. Бер-ике иптәше дә аңа килеп кушылды. Урманны пычратып калдырырга ярамас!


Кайбер сыйныфташлары: «Җыегыз, җый!» – дип көлештеләр. Әмма ул бер сүз дә дәшмәде, йөрәге әрнеп уйлады гына: «Юк, аңламыйлар мине. Әнә тукран да агачларны кортлардан коткара, кырмыскалар да урманны чистарта. Ә без?» (213 сүз.)(Ф.Бәдретдиновадан)


Биремнәр
1. Текстка яңа исем бирегез.

2. Автор ни әйтергә теләгән? Текстка нигезләнеп, үз фикерләрегезне дә өстәп языгыз.


 
X сыйныф
Диктант
Кесә музыкасы файдалымы?

Трамвай-троллейбусларда яисә җәяү атлаган шәпкә наушниктан музыка тыңлап, кәефләнеп баручы яшүсмерләрне еш очратырга мөмкин. Алар арасында сезнең сыйныфташларыгыз да бардыр, бәлки. Тыңласыннар, безгә комачауламыйлар бит, дияр кайберләрегез. Әйе, анысы хак. Ә менә әлеге егет һәм кызларның үзләренә зарары юк микән соң бу наушникларның?


Тавыш дулкыннары колак пәрдәсен тибрәтәләр, аннары урта колактагы кечкенә сөякләргә килеп бәреләләр. Кечкенә сөякләр аларны эчке колакка тапшыра. Анда механик тирбәнеш нерв импульсларына әверелә һәм баш миенә барып җитә. Бу чылбырда иң йомшак, зәгыйфь урын – нерв: көчле тавыш аны әкренләп какшата, ишетү сәләтен киметә. Нәтиҗәдә, олылайгач, кеше чукракланырга мөмкин. Көчле тавыш нәтиҗәсендә ишетү сәләтенә генә түгел, ә бәлки нерв системасына да зыян килә: кәеф начарлана, эшкә кул бармый, йокысызлыктан интегү барлыкка килә. Монда наушникларның төзелеше нинди булу әллә ни зур роль уйнамый, иң мөһиме – тавыш көче. Ул күпме катырак булса, шулкадәр начаррак. (133 сүз.) (Матбугат битләреннән)


Биремнәр
1. Тел арты һәм кече тел ассимиляциясенә өчәр мисал уйлап язарга.
2. Сыйныфташларыгыз сүзенең төзелешен тикшерергә.
3. Тексттан кисәкчәләрне табып, асларына сызарга.
4. Тексттан алган мәгълүмат буенча, нәтиҗә ясап, 1-2 җөмлә язарга.
 
X сыйныф
Изложение
Петр Гаврилов

22 нче июнь, 1941 нче ел. Тарихыбызда иң фаҗигале, иң дәһшәтле көннәрнең берсе. Ул көнне тетрәнми искә алу да мөмкин түгел. Дүрт ел буена сузылган Бөек Ватан сугышы халкыбызга бетмәс-төкәнмәс кайгы-хәсрәт алып килде. Миллионнарча ватандашыбыз яу кырларында батырларча һәлак булды. Бу сугышта хатын-кызларыбыз да үз-үзен аямыйча көрәште. Туган йортларына кайта алган солдатларның да шактые аяксыз-кулсыз, инвалид иде. Хәзер инде бу ветераннарның күбесе юк, булганнары да бик олы яшьтә.


Бөек Ватан сугышында күпмилләтле халкыбыз әйтеп бетергесез батырлык үрнәкләре күрсәтте. Алар арасында безнең милләттәшләребез дә бик күп. Шундый геройларыбызның берсе – Петр Михайлович Гаврилов.Ул Питрәч районының Күн авылында туып-үскән егет.


Сугышның беренче сәгатьләре, беренче көннәре аеруча фаҗигале, аеруча дәһшәтле була. Брест крепосте солдатларының каһарманлыгы, даны бүген дә онытырлык түгел. Фашистлар крепостьны беренче сәгатьләрдә үк бомбага тоталар, аны җир белән тигезлиләр, төрле яклап чолгап алалар. “Исән сугышчылар калмады, крепость бирелде”, – дип уйлыйлар. Әмма крепость көрәшүен дәвам итә.


Фашист бомбаларыннан тәмугка әйләнгән крепостьны саклаучыларның күбесе беренче сәгатьләрдә үк һәлак була. Әмма майор Петр Гаврилов командалык итүне үз өстенә ала. Үзе кебек исән калган 30 лап сугышчыны үз тирәсенә туплый, яралыларга, хатын-кызларга, балаларга ярдәм күрсәтә. Аннары винтовкалар белән коралланган сугышчылар дошманның төрле яклап һөҗүм иткән йөзләгән минометына, танкларга, бронетехникага каршы ут ачалар. Aяусыз көрәш озак дәвам итә. 12 нче июльдә крепостьта өч кенә сугышчы кала: Гаврилов үзе, аның ординарецы Агеев һәм рядовой Әюпов. Көрәш аннары да туктамый... Фәкать 23 нче июльдә генә яраланган, һушын югалткан Гавриловны фашистлар кулга алалар. Батыр солдат Брест крепостен, дошманга бирелмичә, бер ай да бер көн буе саклый! Хәтта фашистлар үзләре дә бу батырлыкны танырга мәҗбүр булалар.


Петр Гаврилов, бәхеткә, исән кала. Әмма аңа фашистларның Хаммельбург һәм Ревенбург концлагерьларында әсирлекнең бөтен газапларын күрергә туры килә. 1945 нче елда гына аны тоткынлыктан совет солдатлары коткара. Сугыштан соң ул туган авылына кайта, аннары Краснодар шәһәренә күчеп китә. 1955 нче елда Петр Михайлович сугышның беренче көннәрендә үк югалткан хатынын һәм улын эзләп таба. Ә 1957 нче елның 30 нчы гыйнварында аңа, Брест крепостен геройларча саклаганы өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул – Брестның Почетлы гражданины. Петр Гаврилов 1979 нчы елның 26 нчы гыйнварында вафат була. Аны олы хөрмәт белән Брестта җирлиләр.


Петр Гаврилов кебек батырлар онытылмый. Без дә аны онытмыйбыз. Питрәчтә, Казанда, Краснодарда Гаврилов исемендәге урамнар бар. Аның якты истәлеге тарих китапларында, энциклопедияләрдә, музейларда, иң мөһиме – безнең күңелләребездә саклана! (378 сүз.) (А. Миңнуллиннан)


 
XI сыйныф

I вариант


Диктант
Күңел хакы

Күңел хакы – бик олы хак. Аны хаклауның кешеләрне күкләргә күтәрүе, зур эшләргә рухландыруы, сафрак, матуррак, мәрхәмәтлерәк итүе мөмкин. Һәм, киресенчә, кеше күңелен калдыруның кулдан эш төшүгә сәбәп булуы, яшәүгә ышанычны югалтуга илтүе бар. Халкыбыз: «Сынган кул да эшли ала, сынган күңел нишли ала?» – ди.


Кеше күңелен күрү, аны хаклау дигәндә, сабыйдан алып чал картлыкка җиткән туганнарыбызны, ватандашларыбызны күз уңында тоту хәерле. Сабыйның күңелен – сабыйча, тормыш йөген тартып баручы кешеләрнең күңелен – үзләренчә, өлкәннәр күңелен картларча табу зарур. Күңел бик аздан да була, бик аздан да кала, дибез. Картлар күңеле бигрәк тә шулай.


 Саксыз хәрәкәт, ямьсез караш, төрткеле сүз... Болар барысы да безнең уйлап бетермәвебездән, эчке әдәп җитенкерәмәүдән килеп туа. Шул хакта көненә бер димик, атнага, айга булса да бер ныгытып уйлыйк әле. Әти-әниләребезнең, туганнарыбызның, өлкәннәрнең хакын хаклау – үз киләчәгебезнең иминлеге өчен кылган гамәл икәнен онытмыйк. (133 сүз.) (Б.Камаловтан)


 Искәрмә. Күңел хакы, кылган гамәл сүзтезмәләренең мәгънәсе аңлатыла.
Биремнәр
1. Тексттан исем фигыльләрне табып, асларына сызарга.
2. Билгеләнгән җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
 
XI сыйныф

II вариант


Диктант
Туган як

Һәр кош үзенең туган ягын мактап сайраган кебек, минем дә туган ягымны мактыйсым, аның гүзәл табигатен тасвирлыйсым килә. Мин туган ягымның көмеш сулы елгаларын, зәңгәр күген, кояшлы таңнарын яратам. Челтерәп аккан чишмә сулары авыруларга шифа була, тәнгә көч бирә.


Ә туган ягымның таулары нинди! Мин кыш көне таудан чаңгы шуам. Тау битләре ни өчен яргаланган дисезме? Кыш көне суыктан җир ярыла, ә яз көне аларга кар сулары кереп тула да ермаклар тагын да зурая. Җир катламнарын күрәсең килсә, бер дә казып торасы юк, киләсең дә карыйсың.

Ә менә сезнең шушы кечкенә таучык артыннан кып-кызыл булып тәгәрәп чыккан кояшны күргәнегез бармы? Их, нинди матур ул күренеш! Бигрәк тә аның алтынсу-кызыл нурларының уйнавын карап тору күңелле. Аз гына җил исеп агач башларын селкеттеме, су өстендә дулкыннар йөгерешеп, кояш нурларында ялтырыйлар. Әйтерсең лә Идел өстенә энҗе сипкәннәр. Ә җил исмәгәндә, кояш Идел өстендә тагын үзенең йөзен күрә. (144 сүз.) (Матбугат битләреннән)


  Бирем. Билгеләнгән җөмләнең төзелеше ягыннан төрен билгеләргә, схемасын ясарга.
*Текстларны һәм биремнәрне Казандагы 111 нче урта мәктәп укытучысы Гөлсем Измайлова әзерләде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез! Узган яртыеллыкта язма эш үрнәкләре чыкмагач, бик борчылган идек. Әзер үрнәкләр булу бик уңайлы. Класс үзенчәлекләреннән чыгып, без аларны үзебез дә тулыландырабыз яки кыскартабыз. Берничә параллель белән эшләгәндә, һәр класска текстлар эзләп табу бик җиңел эш түгел. Әдәби текстларны мәктәп өчен җайлаштыру вакыт та , осталык та сорый. Чөнки алар нормаларга бик туры килеп бетми. Ә болай әзер үрнәк булганда, укытучыга зур ярдәм. Бигрәк тә изложениеләр. Автор: Гөлнира Гатауллина. Мамадыш

    • аватар Без имени

      0

      0

      зур рәхмәт, иҗади биремнәр сөендерде Автор: Зайнап

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ