Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли үзаң тәрбияләү – мөһим мәсьәлә

Гакилә Габдрахим кызы НУРЕТДИНОВА,Чирмешәндәге лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысыЭш стажы – 32 елҮзенең татар булуы белән, туган теле, туган җире, халкы белән горурлану, башка милләт кешесенә...

Гакилә Габдрахим кызы НУРЕТДИНОВА,


Чирмешәндәге лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Эш стажы 32 ел



Үзенең татар булуы белән, туган теле, туган җире, халкы белән горурлану, башка милләт кешесенә тирән хөрмәт хисе тәрбияләү өчен балаларда милли үзаң формалаштыру һәм үстерү безнең лицейда мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.


Милли үзаңның мөһим компонентларының берсе – үзеңне милләт вәкиле итеп тану. Бу тойгыны барлыкка китерү җиңелләрдән түгел. Аның формалашуы баланың үз милләтен, курыкмыйча, оялмыйча атавында күренә. Укучыларыма мин еш кына: “Сез рус  телен русның үзеннән яки инглиз телен инглиздән дә яхшырак белсәгез дә, сез барыбер татар булып калачаксыз. Сезгә беркем дә рус та, инглиз дә димәячәк,” – дим. Бу сүзләремне мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни фикерләре белән дә ныгытып куям. Ул болай ди: “Татар булмасаң, гарәп, таҗик, нугай түгел, кытай, рус, француз һәм немец та түгел, инде кем булырсың?” Мәрҗәни фикерләвенең мәгънәсе шуңа кайтып кала: татар атамасын тарих безгә үзе биргән. Аннан баш тарту – мәгънәсезлек. Бөек мәгърифәтченең бу фикерләрен укучыларыма җиткерергә тырышам.


Берәүгә дә сер түгел: укучылар үзләренең, әти-әниләренең, әби-бабайлары исемнәренең мәгънәсен, килеп чыгышы тарихын белмиләр. Менә шуңа күрә дә исем-фамилияләребезнең кайдан-ничек килеп чыгуын, ни өчен чуарланган булу сәбәпләрен ачыклауга корылган “Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Минем исемем – җырларда” дигән кичәләр, “Исемнәр бакчасында“, “Исемнәрдә тарих кайтавазы” темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрәм. Әти-әни кушкан исемнең изге булуын, үз исемең белән горурланырга, аны бозмаска кирәклегенә, исемнәрнең башка телләргә тәрҗемә ителмәвенә кат-кат басым ясыйм, чагыштырам, мисаллар китерәм, шушы темага кагылышлы гыйбрәт алырлык мәкаләләрне газета-журнал битләреннән укып күрсәтәм.


Кырык биш минутлык дәрес ул бит яңа теманы өйрәнү, кабатлау, я булмаса укучыларның җавабын тыңлау гына түгел. Анда гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны өйрәнү дә, милли тәрбия бирү дә, үгет-нәсыйхәт тә урын ала. Сыйныф җитәкчесе, фән укытучылары башка милләт кешесе булса, ул сиңа татар халкы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләп тормый инде. Монда, билгеле, милли тәрбиягә дә урын юк. Шуңа да Фатих Әмирханның “Хәят”ен, Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде”, Туфан Миңнуллинның “Илгизәр плюс Вера”сындагы геройларның психологиясен татар баласыннан башка тагын кем аңлый ала? Ул да бит шундый ук мохиттә тәрбияләнә, әти-әнисеннән шундый ук үгет-нәсыйхәтләрне ишетеп үсә. Бу әсәрләр аның күңеленә якын, боларны аңлау өчен татар булу кирәк.


10 нчы классның татар әдәбияты курсында “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” дигән бүлек бар. Шушы зур теманы өйрәнеп бетергәч, без укучылар белән фикер алышу дәресе үткәрәбез. Бу дәвер әдәбиятының төп проблемалары булган мәгърифәтне мактау, гади хөкемдар (җитәкче), яшәү мәгънәсе, мәхәббәт, гыйлем, әхлак мәсьәләләренә тукталабыз. Бу чор авторлары укучыларны белемле, һөнәрле, динле, игелекле булырга чакыралар. Алар фикеренчә, кеше үзенең эш-гамәле өчен үзе җаваплы. Шулар турында сөйләшкәннән соң мин укучыларга һәрвакыт бер сорау белән мөрәҗәгать итәм: “Туган тел кирәкме ул сезгә? Сез бит рус телен, инглиз, француз телләрен беләсез?!”


Соңгы елларда алынган җаваплар искиткеч төпле. Бер укучы болай ди: “Туган телсез кеше булмый. Туган телем миңа әниемнең күкрәк сөте аша күчкән. Туган телдә мин яратып “әнием”, “әтием” дип дәшәм, алар миңа “кызым, балам” диләр. Икенчесе исә: “Авылга әби-бабаем янына кайтсам, сөйләшеп туя алмыйбыз. Алар миңа әкиятләр, кызыклы хәлләр сөйлиләр, җырлап та күрсәтәләр, догалар да өйрәтәләр,” – ди. “Әгәр син татар икәнсең, үз халкыңа хезмәт иткән шагыйрьләрне, язучыларны, галимнәрне, җырчы-ларны белергә тиешсең. Шул вакытта татар дигән бөек халык барлыгын раслый аласың,” – ди бер кыз. Аңа икенчесе кушыла: ”Милли киемнәр, милли ризыклар белән дә татар халкын дөньяга танытып була”. Бер егетнең: “Туган тел туган тел инде ул. Менә шулай рәхәтләнеп, ачыктан-ачык, чын күңелдән сөйләшеп утыру өчен кирәк ул туган тел”, – диюе аеруча ошады.


 Милли үзаң тәрбияләүнең тагын бер әһәмиятле ысулына тукталасым килә. Бу – укыту-тәрбия системасына милли төбәк компонентларын кертү. Чөнки һәр төбәкнең, һәр районның, һәр авылның башкаларда кабатланмый торган үзенә генә хас үзенчәлеге була. Шуңа да, үзеңә якын булган, үзең белгән, үзең яшәгән төбәк, аның тарихы, кешеләре белән дәресләрне бәйләп үткәрү укучыларның кызыксынуын көчәйтә, материалны үзләштерүгә уңай йогынты ясый .


Милли үзаңның югары дәрәҗәдәге күрсәткече – ул милли горурлык хисе. Бу хиснең фомалашуында үз милләтеңнең уңай якларын, тарихындагы әһәмиятле вакыйгаларны, әдәбият, сәнгать, сәнәгать һәм башка өлкәләрдәге уңышларны белү зур роль уйный. Шулар арасында үз милләтеңнең күренекле шәхесләре турында белемнәр җыелмасына ия булу гаять зур әһәмияткә ия. Укыту-тәрбия эшчәнлегендә укучыларны күренекле шәхесләр белән таныштыру, шул мәгълүмат нигезендә аларда милли горурлык хисе формалаштыру мөмкинлекләре аз түгел. Бу максатны тормышка ашыруда иҗади якын килү таләп ителә. Укучыларым белән театр-концертларга барабыз, музейларда оештырылган күргәзмәләрне карыйбыз, очрашулар катнашабыз, мәгълүмат туплау өчен, матбугат басмаларыннан һәм Интернет челтәреннән файдаланабыз.


Телен, халкын хөрмәт иткән татар баласына бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ