Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – авыл укытучысы!

Ләйсән Рәшит кызы ТКАЧЕНКО, Алексеевск районы Кыркүл урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Эш стажы – 4 елНинди матур көн бүген – ягымлы кояш күзгә нур сибә, чиста күк күңелне сөендерә. Күл яры буенч...

Ләйсән Рәшит кызы ТКАЧЕНКО, Алексеевск районы Кыркүл урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Эш стажы – 4 ел


Нинди матур көн бүген – ягымлы кояш күзгә нур сибә, чиста күк күңелне сөендерә. Күл яры буенча барып, салынкы таллар арасында җырлаган кошларны тыңлар өчен, бүген эшемә иртәрәк чыктым. Юл буенча чишмә аркылы салынган басма буенча чыгам, парк куаклары аша үтәм. Һава саф һәм чиста. Юлымда һәрбер очраган кеше белән исәнләшәм, һәркемне беләм. Нинди гүзәл як-җир бу дип уйларсыз сез... Бу – минем яшәгән авылым. Әмма тугын авылым түгел. Бала чакта шәһәрдә яшәп, педагогия укуханәсен бетереп, унтугыз яшемдә зиннәтле Кыркүл авылына мәктәпкә эшләргә килдем. Уйларымда, бер-ике ел эшләп, шәһәргә кайту фикерем бар иде. Тик авылның тынычлыгына, кешеләрнең ихтирамына гашыйк булып, Кыркүлдә яшәргә калдым.


Авыл балаларының гаделлеге – аерым сүз. Көненә берничә мәртәбә исәнләшәләр, олыларны хөрмәт итәләр. Үзләре эшчән, үзләре укырга кызыксынган.


Хәзерге вакытта индивидуаль карау буенча укыту беренчелектә булганда, яңа заман укытучысы өчен авыл мәктәбе ачышлар һәм мөмкинлекләр сандыгы булып тора. Һәр класста биш-ун бала утыра. Укытырга гына түгел, тулысынча дәреснең тәрбия потенциалын тормышка ашырырга мөмкин.


Үзенчә авырлыклары да бар авыл укытучысы эшендә. Методик һәм техник мәсьәләләрен дәүләтебез соңгы елларда зур адымнар белән чишә. Ләкин транспорт белән тәэмин итү сораулары һаман артта кала. Хәзерге вакытта укытучы бер урында утырып кына эш башкара алмый. Аеруча авыл укытучысы. Балалар аз булганда, һәрберсенең мөмкинлекләрен икеләтә ачарга бурычлы ул – балаларга бәйгеләрдә, узышларда катнашырга булышырга тиеш, үзенә дә педагогик осталыкны күтәрү курсларында укырга, семинарларда тәҗрибәсе белән уртаклашырга онытмаска кирәк. Укытучы эше өзлексез хәрәкәттә.


Әлбәттә, һәр авыл укытучысын машина белән тәэмин итү турында сүз бармый. Ләкин авыл район үзәгеннән ерак булганга, укытучылар һәрвакыт киртәләргә очрыйлар.


Мәктәп – авылның мәдәниятле үзәге. Ул белем нигезе генә түгел, рухи үсеш шарты, авылыбыз өчен киләчәк кадрлар чыганагы булып тора. Авыл өчен генә түгел, гомумән илебез өчен. Дәүләтебез күбесенчә җир биләүчеләр тырышлыгы белән үсеш алганга, авыл аграрий хезмәте – уңышлар шарты ул. Авыл мәктәбен тергезү илнең аякка басу кыйммәте булып кала. Бүген хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләрне чишсәк, иртәгә безне якты киләчәк көтәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ