Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы

Гөлшат Сәйфелхан кызы ТАҖИЕВА,Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысыПедагогик стажы – 31 ел.«Әгәр укытучысы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул – яңа зама...

Гөлшат Сәйфелхан кызы ТАҖИЕВА,


Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы


Педагогик стажы – 31 ел.



«Әгәр укытучысы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул – яңа заман укытучысы»


Л.Н.Толстой


Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше; балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзендә туплап, оста итеп башкаларга да бирә белүче. Минемчә, укытучы – ул һөнәр түгел,  ул – яшәү мәгънәсе.\


Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымын куллануга, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен эзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына тормышка ашыра ала. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, укытучыларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә бик еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Компетентлылык – заман таләбе. Компетенция – ул белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы. Компетентлы кеше – кайсы да булса өлкәдә уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Нинди генә укучы булмасын, укытучы һәрвакыт өмет тудырырга тиеш. Чөнки һәртөрле затның ихтыяҗы һава булган кебек, рухның да ихтыяҗы өметтер. Кешегә иң якын дус – өмет, ә иң куркыныч дошман – өметсезлек. Әлеге өмет чаткылары, нинди генә дәрәҗәдә белем алучы укучы булуга карамастан, укытучының үзенә дә сүнмәскә, үзенең хезмәт орлыгы тук булуына өметләнеп хезмәт итәргә, балаларны тәрбияләргә тиеш.


Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – уйларга һәм фикер йөртергә сәләтле, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.


Ризаэтдин Фәхретдиннең «Адабе тәгълим» китабында «Балаларны үзегезнең заманагыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр» дигән гыйбарәсенә игътибар иттем. Чыннан да, кайсы гына чорны алып карасаң да һәр заманның үз йөзе бар бит. Бүгенге көндә дә яшь буынга күз салсак, алар яңа мәгълүматны табу, үзләштерү буенча күпкә алданрак бара. Заман- кешеләрнең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә. Монда аларга заманча технологияләр ярдәмгә килә. Димәк, укытучы өчен заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерү һәм куллану алгы урында тора. Ул үз укучылары белән бер адымда атлап, заман сулышын тоеп яшәргә тиеш. Укытучы үз фәнен яхшы белә, заманча педагогик технологияләрне, презентация программаларын, тестларны актив куллана, укыту-тәрбия процессына  иҗади якын килә, ягъни яңа заман технологияләре белән бергә атлый.


Мин – 31 ел стажы булган башлангыч сыйныф укытучысы һәм яраткан авылым укытучысы. Хезмәтем тынгысыз. Шулай да эшемне яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә нәни бала: «Исәнмесез», – дип каршы ала, кайтып киткәндә: «Сау булыгыз », – дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә. Бүгенге заманда укучының күңелен яулап алу өчен, укытучының күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бала күңеленә үтеп керү, аларны туры юлга бастыру нык җаваплылык сорый торган эш. Бала йөрәге синең һәрбер сулышыңны тоеп, эшеңә сокланып яши.


Ә авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән  хис-тойгылары да күз алдында. Авыл үсә, ныгый. Авыл мәктәпләрендә алган белем, шәһәрнекеннән бер генә дә ким димәс идем. Чөнки, авыл җирлекләрендә дә бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр саны артканнан арта. Мәктәпләрнең һәрберсендә диярлек интерактив такталар, компьютер класслар, укытучыларның шәхси ноутбуклары бар. Югары белемле, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз укытучылар. Авыл укытучысы, үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелен биреп эшли, балаларның  язмышы өчен борчыла. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудыра. Кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешә. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында югалып  калмаска, аны үзенең тотышына һәм эшенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияли бүгенге авыл укытучысы.


Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы... Ул заман белән бергә атлый. Ул, үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр  кулланып, укучыларга төпле белем бирә. Башлангыч сыйныф укытучысының катлаулы дәресләре дә мавыктыргыч уза. Ул һәрбер теманы сабыр гына җентекләп аңлата, авыр тоелганнарын, аңлашылганчы, мең тапкыр да аңлатырга риза. Укытучы дәресләрне, иҗади якын килеп, уеннар, күнегүләр, инновацион технология элементлары белән бергә алып бара. Шуңа да нәни укучылар, һәр дәрестә актив катнашып, уңай һәм төпле фикерләргә баеп чыгалар. Укучылар белемнәрен үзләре төрле конкурсларда мөстәкыйль катнашып үзләштерәләр, ныгыталар, бәялиләр.


Укытучының төп вазифасы укыту белән генә чикләнмичә, бала күңеленә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, активлык тәрбияләү булып та тора. Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк киләчәк өметле булачак.


Чын авыл укытучысының бөтен яшәеше мәктәп белән бәйләнгән һәм ул үзенең киләчәген мәктәптән башка күз алдына да китерә алмый. Үз хезмәтен яратып башкара, эш нәтиҗәсе аңа канәгатьлек тойгысы китерә.


Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы, укучыларым киләчәктә заман куйган сорауларга җаваплар табарлар, чишелмәгән проблемаларны чишәрләр, тормышны яхшыртуга омтылырлар дигән ныклы ышаныч белән эшлим. Бары тик иҗади укытучының гына иҗади укучылары була һәм бәхетле укытучының укучылары да бәхетле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ