Логотип Магариф уку
Цитата:

Ничек яшисең авыл укытучысы?

Гөлнара Якуб кызы ГАЗИЗОВА,Балык Бистәсе районы Трой-Урай төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.Элек-электән авыл укытучысы авылның йөзек кашы саналган. Аңа олысының, кече...

Гөлнара Якуб кызы ГАЗИЗОВА,
Балык Бистәсе районы Трой-Урай төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.

Элек-электән авыл укытучысы авылның йөзек кашы саналган. Аңа олысының, кечесенең хөрмәте зур булган. Укытучыга киңәш, ярдәм сорап, олысы-кечесе мөрәҗәгать иткән. Аны зурлап “күккә” күтәргәннәр. Еллар үтү белән укытучы күктән – җиргә төшерелде, аның дәрәҗәсе, кешеләр күңелендәге “алиһәлеге” бетте. Кеше күңеле тупаслана, кыргыйлана барган саен, аның укытучыга мөнәсәбәте дә үзгәрә, тупаслана барды.


Без – хәзерге заман укытучылары. Бүгенге көндә бездән хөкүмәт тә, ата-ана да укучылар да күпне өмет итә. Без хәзерге заман техника казанышлары, интернет, компьютер нечкәлекләрен белеп, аны үз практикабызда куллана белергә тиешбез. Мәгариф өлкәсендә барган һәр яңалык, һәр яңа метод безгә кагыла. Кирәкме, кирәк түгелме, әмма бу яңалыкларны безгә көчләп тагу көннән-көн көчәя. Үз метод-алымнарыбыздан читләшеп, әллә кайдагылары тагыла. Яңалыкны белеп барып, практикада куллану – файдалы нәрсә, ләкин чамасын белеп, тиешле урында кулланганда гына.


Соңгы елларда укытучының дәрәҗәсен күтәререгә омтылыш бар, анысы. Аның тормыш дәрәҗәсен, шартларын, хезмәт хакын үстерү кирәклеге көн кадагына килеп басты. Чөнки мәктәпкә яшь укытучыларны тарту ихтыяҗы туды. Яшьләр укытучы һөнәрен киләчәкләре белән бәйләп түгел, ә бары диплом өчен генә сайлый башладылар. Авыл җирлегенә укытырга килергә атлыгып тормыйлар, чөнки авылның киләчәккә өмете юк. Колхоз- совхозлар бетү – авылның тамырына балта чапты, яшьләрне шәһәр мохите суырып алды. Авыл белән бергә мәктәп тә - үлемгә хөкем ителгәннәр рәтендә. Көн саен мәктәбегезне ябабыз, сезне кыскартабыз дип тукулар, куркытулар авыл укытучысын эчтән ашый. Боларның берсенә дә исебез китмәс иде, әмма барыбызның да бала үстерәсе, аларны укытасы, кеше итәсе бар шул. Бигрәк тә хатын-кыз укытучылар беркая да чыгып китә алмый: өйдә - бала-чагасы, ире шәһәрдә эшли.


Бүгенге балаларның психик халәте дә безне борчуга сала. Контроль эшләр, югарыдан килгән тестированиеләр, БДИ – баланы балалыгыннан аера, иртә олыгаерга мәҗбүр итә. Аларны тормышка, имтиханнарга әзерләү, һәрберсенең психологиясен белеп, төрле алым-ысулларны куллануны таләп итә.


Авыл укытучысының һәр кылган гамәле, гаиләсе, балалары һәр кеше күз алдында. Монда укытучы үзе һәм эше белән генә түгел, ә гаиләсе, балалары белән дә үрнәк булырга тиеш.


Элек-электән авыл җирлеге үзенең каһарман улларын тудырган, үстергән. Алар авылның саф һавасын сулап, шифалы чишмә суларын эчеп, кешелекле, миһербанлы тирәлектә яшәп, тәрбияләнеп зур шәхес булып формалашканнар. Авыл мәктәбенең, авыл укытучыларының хезмәте югалмаган, алар маяк булып гел янып, үз эшләренең нәтиҗәсен күрсәтеп, белдереп торалар. Шуңа күрә дә авылларны саклау, үстерү, хезмәт кешесен эш белән тәэмин итү – хөкүмәт вәкилләренең изге бурычы дип саныйм мин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Автор бу язмасында яңа заман авыл укытучысының нинди булырга тиешлеген тулысынча ачып бирә алган дип уйлыйм. Автор: Рәмзия

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авторның бу язмасы белән тулысынча килешәм. Автор: Рәмзия

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ