Логотип Магариф уку
Цитата:

Сыйфат сүз төркемен кабатлау

Рания ЗАКИРОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәпнең II квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. Сыйфат сүз төркемен  кабатлау; сыйфатларның сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыкл...

Рания ЗАКИРОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәпнең II квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Сыйфат сүз төркемен  кабатлау; сыйфатларның сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау; татар теленең матурлыгын тоярга өйрәтү.


Җиһазлау. Слайдлар, “Сыйфатлар иле”нең картасы, билетлар, төрле балык рәсемнәре, автобус.


Дәрес барышы.
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.

– Укучылар, без бүген туристлар ролендә булырбыз. Без сезнең белән “Сыйфатлар иле”нә сәяхәткә чыгарбыз.


Укытучы. Кем аркасына рюкзак киеп йөри?
Балалар. Без, туристлар!
Кем ялкауланып ятмый ?
          – Без, туристлар!
          – Әйдәгез, девизыбызны да кабатлап алыйк.
Безнең девиз: “Сыйфат чакыра безне алга, Барлык белемнәрне алырга”.

III. Төп өлеш.


Укытучы. Юлда күргән-белгәннәрне юл көндәлегенә яза барырбыз. Бу эшне без елъязмачыга – Алсуга тапшырырбыз.


Юлга чыгып киткәнче, карта белән танышыйк. Без юлда “Сыйфатлар  ясалышы сәхрәсе”н, Көмеш елганы, Кызыклы грамматика шәһәрен, Калын урманны, Тирән сазлыкны, Зәңгәр  күлне очратып, Сыйфатлар тавына менәрбез. (1 нче слайд.)


Сәяхәткә нәрсә белән барабыз соң? Анысын табышмакны чишкәннән соң белербез: асфальт өстеннән өй чаба, Эчендә бала-чага. (Автобус.)


Укытучы. Әйе, автобус. Ләкин автобуска утыру өчен билетлар алырга кирәк, ә билет алу өчен, биремнәрне үтәргә кирәк.


Безнең сәяхәтебез – “Сыйфатлар иле”нә, шуңа күрә билетларда язылган җөмләләрдән  сыйфатларны табарга кирәк.


Укучы-туристлар “ Юл җыры”н  җырлап, әкрен генә сәяхәткә кузгала.


1 нче тукталыш. “Сыйфатлар ясалышы сәхрәсе” (2 нче слайд.)


Укытучы. Искә төшерик әле, укучылар, сез нинди сыйфат ясаучы кушымчаларны беләсез? (-лы/-ле; -сыз/-сез.)


Бирем. Бирелгән сүзләргә тиешле кушымчалар куеп язарга һәм алар белән сүзтезмәләр төзәргә.


Тәм


Бал                                            -лы/ -ле


Кояш                                         сыз/ -сез


Көч


Рәсем


          2 нче  тукталыш. Көмеш елга (3 нче слайд.)


Укытучы. Көмеш елга янында без табышмак-уен уйнап алырбыз. Мин ике командага икешәр сүз бирәм, ә сез аларга сыйфатлар уйлап язарсыз.


Өй     кеше                                                    күл      алма


(Җиңүче команданы билгеләү.)


3 нче тукталыш. Кызыклы грамматика шәһәренә килеп җиттек. Бу шәһәр белгәнебезчә, кызыклы, мавыктыргыч күнегүләргә, табышмакларга, ребусларга, уеннарга бай. (4 нче слайд.)


– Әйдәгез, “Парларын тап” уенын уйнап алыйк. Бирелгән исемнәрдән һәм сыйфатлардан сүзтезмәләр төзеп язарга.


кызыл                               урман


кечкенә                            аш


яшел                                 кыз


тәмле                                бүлмә


якты                                   алма


Таблица белән эшләү.


Бәләкәй         Чәчәк


Зур                  Ак


Матур


Укытучы. Минемчә, биредә бөтен сүзләр дә сыйфатлар.


Балалар. Юк. Чәчәк – исем.


Минемчә, бөтенесе дә калын сүзләр.


Юк.  Бәләкәй, чәчәк – нечкә сүзләр.


Булдырдыгыз, балалар, сез бу биремнәрне дә үтәдегез. Ә хәзер алга таба киттек.


4 нче тукталыш. Кара урман (5 нче слайд.)


Балалар, кара урманның  якты, матур аланында ял итеп алыйк.


а) Сынамышлар әйтү, шигырьләр уку.


ә) “Күрсәт әле, үскәнем” җырын җырлау.


Күрсәт әле, үскәнем


Ничек кошлар очалар?


Менә шулай, менә шулай


Шулай кошлар очалар.


(Ничек гармун уйныйлар, ничек поездлар йөри, ничек урак уралар, ничек куян сикерә һ.б.)


5 нче  тукталыш. Тирән сазлык (6 нчы слайд.)


Укытучы. Укучылар, урманны чыгу белән без сазлыкка юлыктык.  Моннан котылу өчен безгә шактый кыен биремне үтәргә туры килер.


Мин хәзер сезгә табышмаклар әйтәм, башта аның җавабын табыгыз, аннан соң табышмактагы сыйфатларны билгеләп, бер баганага күчереп языгыз.


1. Утыра бер ак чүлмәк


    Өстенә кигән йөз күлмәк.


2. Эче кызыл, шикәрле


    Тышы яшел чикмәнле.


3. Җир астында сары казык


   Бик тәмле ул, ал син казып.


Бирем: сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп язарга.


IV. Ныгыту.


6 нчы тукталыш. Зәңгәр күл. (7 нче слайд.)


Укытучы. Бу күлдә бик күп төрле балыклар бар. Алар гади генә түгел, “тылсымлы”.


а) “Күл буенда”  темасына берничә укучыдан диалог төзетеп сөйләтү.


ә) Ишетеп аңлауга күнегүләр үткәрү.


– Тыңлагыз да балыкларны белдерүче сүзләрне кабатлап әйтегез.


Чуртан, чебен, корбан балыгы, күбәләк, сазан, чыпчык, карга


7 нче тукталыш. Сыйфатлар тавы.


Укытучы. Ниһаять, балалар, без Сыйфатлар тавына килеп җиттек. Бирелгән сорауларга җавап таба  алсак, без аның түбәсенә бик тиз менеп җитәрбез.  


Сыйфат нәрсә ул? (Сыйфат ул – мөстәкыйль сүз төркеме.)


Нинди сорауларга җавап бирә? (Нинди? Кайсы?)


– Сыйфатларның ничә дәрәҗәсе бар? (Дүрт. Гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсе.)


– Нинди сыйфат ясагыч кушымчалар беләсез? (–лы/-ле;-сыз/-сез.)
V. Йомгаклау.


Укытучы. Укучылар, без алдыбызга куелган максатка ирештек. Сыйфатлар темасын әйбәт үзләштергәнлегебезне расладык. Ә хәзер сәяхәтебезне яңадан күздән кичерик һәм Алсуны тыңлап карыйк. Ул юл көндәлегенә нәрсәләр язды икән?


Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.


Өйгә эш. Сәяхәт турында хикәя төзергә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ