Логотип Магариф уку
Цитата:

Ташка уелырлык 45 минут

Галия Равил кызы ГАЛИМҖАНОВА,Сарман районы Юлтимер төп мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 15 ел. ...Чүл буйлап ике кеше бара. Алар үзара бәхәсләшеп китәләр һәм берс...

Галия Равил кызы ГАЛИМҖАНОВА,
Сарман районы Юлтимер төп мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 15 ел.

 ...Чүл буйлап ике кеше бара. Алар үзара бәхәсләшеп китәләр һәм берсе икенчесенең яңагына сугып җибәрә. “Миңа бүген дустым чабып җибәрде,”- дип язып куя тегесе комга. Болар бара-бара оазиска килеп чыга. Шунда елга күреп су кереп чыгарга булалар. Теге  яңагына эләккәне батып үләм дигәндә, аны дусты коткарып  кала һәм ул: “Мине бүген дустым коткарды,” - дип, ташка уеп язып куя.  Шуннан теге чабып җибәргәне: “Син нишләп мин сукканны комга яздың, ә коткаруымны-ташка?” - дип сорый. Дусты аңа җавап бирә: “Безне кемдер рәнҗетә икән, без аны комга язарга тиеш. Чөнки җил аны очыртып алып китә. Ә кемдер безгә яхшылык эшли икән, без аны ташка уярга тиеш: игелек, яхшылыкны бернинди дә җил алып китәргә тиеш түгел”.


Мин язмамны тиккә генә шушы гыйбрәтле хәлдән башламадым. Укытучы хезмәте комга языла торган хезмәт түгел, ул хикәяттә әйткәнчә, ташка язылган төсле, бала күңеленә уелып калырдай эшләр башкарырга тиеш.Дөньяга, барлык кешеләргә, күренеш-вакыйгаларга күңелең аша, изгелек белән карарга өйрәтә ул укытучы. Кайчак уйланып куям: бу һөнәрне дөрес сайладыммы? Мин укытучы алдында торган игелекле бурычны үти аламмы? Югыйсә урта мәктәпне тәмамлагач, исәп-хисап эшчесе буласым килеп, Минзәлә совхоз-техникумының бухгалтерия бүлегенә укырга кергән идем. Аннан соң совхозда белгечлегем буенча  бер ел эшләдем. Ләкин күңел бу эшкә ятып бетмәде. Әллә әнием  йогынтысы  булды, әллә кечкенәдән яшьтәшләр белән укытучылы-мәктәпле уйнап үсүләр хыял күкләренә ниндидер эз салып калдырганнар - мин Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Һәм менә - 15 ел инде мәктәптә. Юлтимер авылы балалары минем өчен хезмәт шатлыкларымны бүлешердәй иң якын кешеләргә әйләнделәр. Мин аларны 5 нче сыйныфта каршы алам, 9 нчыга кадәр янәшәләрендә булам.


Төп фәнем - татар теле һәм әдәбияты, шулай ук рус теле һәм әдәбиятыннан да дәресләр алып барам. Безнең аралашулар 45 минутлык дәресләр, тәнәфесләр белән генә чикләнми. Авыл укытучысы эшендә шундый плюс бар: ул балаларын мәктәптән  тыш та һәрвакыт күз уңында  тота. Аларның ни белән шөгыльләнүләрен, кемнәр белән аралашуын, әти- әнисенә, туганнарына мөнәсәбәтен, уй- фикерләрен, кыскасы, бөтен якларын күреп – белеп тора. Бу безнең эшкә зур ярдәм итә. Һәр баланы киләчәк тормышка, аларны нинди генә көтелмәгән хәлләрдә дә югалып калмаслык итеп  әзерләү өчен, билгеле, бик күп тырышлык, белем, тәҗрибә кирәк. Безнең мәктәптә 34 укучы  белем ала, класс саен- 3-4 бала. Аз укучының да плюс, минус яклары бар. Шул ягы отышлы- дәресне һәркайсы аңларлык итеп, һәрберсенә шәхси якын килеп, аларның үзләштерү мөмкинлекләреннән чыгып оештырасың. 25 укучы белән 5 не чагыштырып булмый бит инде. Кимчелекле ягы шунда- балаларның ярышып укырга җайлары юк . Аз комплектлы мәктәп дипме инде, китаплар да җитенкерәми. Шулай булса да, дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырып киләбез. Укытуда яңа технологияләр куллану нәтиҗәседер дә, укучыларның әле имтиханнарны начар билгегә биргәннәре юк. Быел 9 нчы классны 9 бала тәмамлады. Аларның 2 се урта мәктәпкә бара . Тагын бер проблема: укучыларның күбесе, алга таба белем алу өчен, техникум, көллиятне сайлый. Укучыларда 11 сыйныфны тәмамлаганда бирәсе бердәм дәүләт имтиханнарыннан курку бар. Минемчә, бер дә шикләнеп торырга кирәкми. Безнеке кебек мәктәпләр биргән белем базасы начар түгел, укытучыларның һәркайсы үз вазифасын җиренә җиткереп башкарырга тырыша.


Укучылар үз белемнәрен Интернет-конкурсларда, тестлаштыруларда да сыныйлар. Минем, мәсәлән, бер укучым рус теле буенча районда беренче урынны алды, республика олимпиадасында катнашты. Дәрестә алган белемнәр дәрәҗәсе районда уздырыла торган чараларда да чагылыш таба. Балалар әдипләр белән очрашып торалар, зурлар белән бергә концерт – спектакльләрдә катнашып, авылдашларының рухи дөньясын яңа, “яшь” төсмерләгә баеталар. Эшләгән презентацияләрне карасаң, исең китә: хәзерге малай һәм кызларның фантазияләре-чиксез бай, кызыклы. Аларны алга аба үстерү өчен укытучының үзенә дә нык  зләнергә, белемен даими күтәрергә,”дөньядан арттта калмаска” кирәк. Укытуның төп формасы- дәрес. Аңа бирелгән 45 минут вакыт һәрвакыт бала аңына ни дә булса өстәп торсын, аның фикерләвен камилләштерсен, мәктәп, белем алырга омтылу рухы күңеленә- гомерлек ташка уелып калсын. Мин алдыма әнә шул максатны куеп эшлим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ