Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

ТУГАН ҖИР, ГАДИ КЕШЕ МАТУРЛЫГЫ... (Мәктәптә Р.Төхватуллин прозасын өйрәнү)

Язучы Рафаил Төхватуллинның тууына 90 елГөлфия ГАЙНУЛЛИНА, Казан федераль университеты доцентыТатар һәм рус мәктәпләрендә татар әдәбиятын укыту программаларына 1960 – 1980 елларда татар прозасының күп...

Язучы Рафаил Төхватуллинның тууына 90 ел
Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА, Казан федераль университеты доценты

Татар һәм рус мәктәпләрендә татар әдәбиятын укыту программаларына 1960 – 1980 елларда татар прозасының күп кенә энҗе-җәүһәрләре кертеләгән. Шул исәптән Рафаил Төхфәтуллин (1924 – 1994) иҗаты да игътибар үзәгенә алынган. Язучының “Йолдызым” повесте һәм А.Яхин төзегән программада “Таныш көй” хикәясе уку-анализлау өчен тәкъдим ителә.


Р.Төхфәтуллин иҗаты, беренче нәүбәттә, әдәби барышны өйрәнгән вакытта аерым билгеләнеп үтәргә лаеклы. 1960 еллар прозасына гомуми бәя биргәндә “татар әдәбиятына халыкчан характерлар, милли әхлак традицияләрен, кабатланмас җанлы сөйләмне кайтарган авыл реализмы агымын”[2: 249]  әйләнеп үтү мөмкин түгел.


Язучының “Йолдызым” (1962) повестен татар прозасында крестьян (авыл) реализмы агымына  юл салучы әсәр дип әйтеп була. “Крестьян реализмы татар әдәбиятына 1960 елларда үтеп керә. Бу агым татар авылы хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәрә, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышына тоташтыра. Язучылар авыл хуҗалыгындагы кыен хәлне тулырак һәм дөресрәк гәүдәләндерергә, авылда барган иҗтимагый-психологик процессларны тирәнрәк чагылдырырга омтылалар. Торгынлык елларында ук бу агымга ияреп язылган әсәрләр, колхоз төзү вакытындагы кимче­лекләр, “кулак” исеме астында кешеләрне читкә сөрү яки күчерүнең ялгышлыгы мәсьәләләрен үзәккә алып, авылдагы тәртипләр хакында сөйлә­гәндә, системаның аерым хаталарын да күрсәтәләр. Язучылар гади татар авылы чынбарлыгын бөтен ил тормышы белән бәйләп карыйлар. Шунлыктан авыл прозасына  төп герой итеп җир кешесе, гади крестьян сайлана, уңай герой идеал дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның, бөтен көчен куеп, колхозны аякка бастыру өчен көрәшүе, җәмгыять мәнфәгатьләрен шәхси бәхеттән өстен санавы тасвирлана” [1: 158]. Укучыларга авыл реализмына хас сыйфатларны санап үткәннән соң, аларны әсәргә нигезләнеп өйрәнү максатка ярашлы булыр.


Повестьта вакыйгалар 1939 елдан башланып китә һәм илленче елларга кадәр вакытны колачлый. Әсәрдә “кресть­ян сыйныфын тарихи һәм эстетик идеал дип бел­дерү” [1: 158] алгы планга куелган. Төп сюжет сызыгы Гөлзифа белән Мортаза каршылыгына корылган. Гөлзифа авыл мәнфәгатьләрен кайгыртучы образ буларак күтәрелә. Ул үзен-үзе аямыйча колхозны алга җибәрү өчен хезмәт куя. Ә Мортаза исә фәкать үзе өчен генә яши, байлык туплау юлында төрле әхлаксызлыклар юлына баса. Гөлзифа белән колхоз рәисе Мортаза арасында барган кискен каршылык авыл мәнфәгатьләрен яклаучылар белән үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар арасындагы каршылык буларак төгәлләшә. Гөлзифаның пот ярым бодай мәсьәләсен тыңлап тору вакыйгасы сюжет сызыгында төенләнеш булып тора. Гөлзифа үз колаклары белән ишеткән, үз күзе белән күргән вакыйга турында сөйләргә дип районнан килгән Хәмдиев янына бара, ләкин файдасыз булып чыга. Колхоз җыелышында исә Гөлзифа, Җиһангир, хәтта гади сыер савучы Асия дә үз сүзләрен курыкмыйча торып әйтәләр. Авыл турында кайгыртучылар саны арта, авыл үзгәрә.


Ярдәмче сюжет сызыклары ярдәмендә тәнкыйди катлам оеша. Беренче ярдәмче сюжет сызыгы булып Гөлзифа белән Давыт мөнәсәбәтләре тора. Гөлзифа – эш кешесе. Ул авыл тормышын алга җибәрү өчен хезмәт куя, кечкенә генә үзгәрешкә дә сөенеп яши. Давыт – шәхси мәнфәгатьләренең колы. Аларның уртак теләкләре матур: белем алып, Гөлзифа агроном, Давыт инженер булып, мул, бәхетле  тормышта яшәү. Ләкин үз теләкләренә ирешү юлларын алар икесе ике төрле итеп күрә. Гөлзифа үз язмышын авыл белән бәйләсә, Давыт шәһәр тормышындагы уңайлыкларга кызыга. Гөлзифа өчен бәхет – олы хезмәт нәтиҗәсе, Давыт бәхетле тормышны бәхетле очрак кебек аңлый, җаваплылык тоймый. «...Закон! Закон аларның үз кулында... Әйтәм ич, янәсе, мин эмтыес штатындагы механизатор түгел, мин прицепщик та ярдәмче комбайнчы гына. Ә кем ярдәмче, кем төп эшләүче булгандыр, аларның анда ни эше бар? Закон... Сиңа да тапканнар инде алар законны. Колхоз, тулаем алганда, план-йөкләмәләрен үтәп бетермәгән, шуңа күрә сиңа да өстәмә түләү тиеш түгел. Шулай ук күпмедер аванс алгансың, күпмедер ашагансың, шуңа хәер-догаңны укып битеңне сыпыр да моннан ары теш арасына кыстырмыйча да тук булырсың... Чабата башын ничә юкәдән үрәләр әле аны, Әптери агай, дип әйтте ди берәү...» –дип ачынып сөйли Давыт. Ул авырлыкларга, авылда хөкем сөргән хаксызлыкка түзә алмый, һаман да шәһәргә китү нияте белән яши. Аңа шәһәргә китәргә Гөлзифадан үч алу нияте белән яшәүче Мортаза да “ярдәм итә”. Үз ялгышын таныган Давыт соңрак Мортаза белән каршылыкка керә (икенче ярдәмче сюжет сызыгы). Давыт хатыныннан да гафу үтенергә килә, ләкин Гөлзифа кичерми. Биредә, авыл прозасына хас булганча, “шәһәр тормышы тәнкыйтьләнә, иҗтимагый ка­нуннар шик астына алына, табигый кануннар дөрес дип тәкъдим ителә” [1: 158].   Р.Төхфәтуллин Мортаза белән Хәмдиев мисалында җинаятьчеләрнең тиешле җәза алмавын күрсәтә. Хәмдиев тагы да югарырак урынга утыра, Мортаза исә, тире сату эше белән шөгыльләнә башлый.


Өченче ярдәмче сюжет сызыгы итеп Мөнир белән Гөлзифа мөнәсәбәтләре карала. Авыл прозасына “җир кешесе, кечкенә кешенең бай рухи дөнья­сын, хисләр төрлелеген, характерын ачарга ом­тылу” [1: 158]   хас. Мөнир дә, Гөлзифа да авыл тормышын кайгыртучылар итеп бирелә. Алар – бер-берсенә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер ышанычлы дуслар. Дүртенче ярдәмче сюжет сызыгы Җиһангир белән Гөлзифа мөнәсәбәтләрен колачлый. Җиһангир Гөлзифага гашыйк. Ләкин бу берьяклы гына, җавапсыз мәхәббәт. Шулай да Җиһангир күңелен төшерми, сөйгән ярына матур, бай эчтәлекле хатлар яза. Әлеге хатлар Гөлзифага авыр минутларда рухи яктан сынмаска ярдәм итә. Шул рәвешле, автор фикеренчә, авылны, җирне шунда үз-үзен аямыйча хезмәт итүчеләр, авыл халкы яшәтә.


Повестьта “авыл тормышы чынбарлыкка охшатылып, деталь­ләрдә сурәтләнә, авыл рухи байлык сакланып калган урын дәрәҗәсенә күтәрелә” [1: 158].   Реалистик әсәрдә лирик катлам әсәрнең тәэсирлелеген арттыра. Авыл прозасындагы “гади, гадәти сөйләмгә лирик пафос бирү, гадәтине мәңгелек символлар ярдәмендә бәяләү” Мөнир белән Гөлзифа образларында чынга ашырыла. Лирик катламны көчәйтү өчен автор өянке, миләш агачлары, зөбәрҗәт брошка, фронт кырындагы сөйгәне Давытка дип атап бәйләнгән, әмма Мөнир кулына килеп кергән ак бияләй детальләрен дә урнаштыра, Җиһангир мәхәббәте сызыгын кертә. Мөнир исә фронт истәлеге итеп шушы бияләйләрне саклый. Бу ядкәр аның күңелендә өмет-хыяллар уята. Гөлзифа исә, бернигә карамастан, Давытны ярата, аңа карата булган саф хисләренә хыянәт итми. Моннан тыш, әсәргә йолдыз символы кертелә, ягъни Гөлзифа мисалында повестьта кеше кыйммәте ассызыклана, автор Гөлзифаның авыл җире өчен йолдыз булуын күрсәтә. Әсәрдә “үткәндәге әхлакый кыйммәтләр, халык традицияләре югары күтәрелә, укучыны да шул йола-гадәтләр белән мөмкин кадәр тулырак танышты­рырга омтылу” [1: 158]   сизелә.


1960 – 1980 еллар татар прозасын стиль тенденцияләре җәһәтеннән бәяләгәндә,  лирик-эмоциональ башлангыч алга чыгуын билгеләп үткәндә укытучы Р.Төхфәтуллин иҗатыннан мисал китерә ала. Бу стильгә әдәби текстта “субъектив катламның зур урын били башлавы, хикәяләүче яки автор образының, вакыйгаларны күзәтүче генә булып калмыйча, аларда катнашучы герой халәтенә күтәрелүе” хас [3: 5]. Язучының әсәрләрендә “вакыйгаларны, кешеләрнең эш-гамәлләрен бәяләүдә гадел, нечкә һәм саф күңелле, күзәтүчән, туган җирне, туфракны яратучы хезмәт кешесе, тормыштагы күңелсез моментларны авыр кичерүче һ.б. шундый яклары белән укучы күз алдында бастырыла торган автор образы” [3: 5] урын ала.


Кулланылган әдәбият:

1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231б.


2. Заһидуллина Д. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.


3. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык). – Казан: Мәгариф, 2006. – 255 б.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ