Башлангыч сыйныфлар өчен контроль эшләр
(Татар теле, рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья предметлары. Уку елының беренче яртысына)Контроль бәяләү материалларын Казандагы 4 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучылары Эльмира ЗАК...
(Татар теле, рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья предметлары. Уку елының беренче яртысына)
Контроль бәяләү материалларын Казандагы 4 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучылары Эльмира ЗАКИРОВА, Гөлирә ЗӘЙНЕТДИНОВА, Зөһрә БОГАПОВА әзерләде.
Татар теле
(Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен.)
II сыйныф
Контроль диктант текстлары
I вариант
Куян
Салкын кыш җитте. Куян урман буенда йөри. Ул агач кабыкларын кимерә. Өстендәге ак туны аны салкыннан һәм аучыдан саклый. Әмма куянны эт белән төлке яхшы күрәләр. Аны бәладан йөгерек аяклары коткара. (31 сүз) (Г.Галиевтән)
Бирем
1. Сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен бүлеп яз: I в. – салкыннан, җитте; II в.- куянны, әмма.
2. Эш–хәрәкәтне белдергән сүзләрнең астына сыз: I в. – беренче җөмләдә; II в.- икенче җөмләдә.
3. Тексттан юлдан юлга күчереп булмый торган сүзләрне сайлап алып яз һәм саңгырау тартыклар астына сыз.
II вариант
Кар
Кар – табигать байлыгы. Кышын бөтен җир кар белән каплана. Кыш – алдагы ел уңышын кайгырту вакыты.
Кар үсемлекләрне салкыннан саклый. Дымлы, юеш җир һәрвакыт уңышны арттыра. Шуңа күрә басуларда кар тоту үткәрелә. (31 сүз.) (“Сабантуй” газетасыннан)
Искәрмә: сызыкчалар искәртелә.
Бирем
1. Предметны белдергән сүзләрнең астына сыз: I в. – икенче җөмләдә; II в.- дүртенче җөмләдә.
2. Тексттан бер иҗекле сүзләрне табып, күчереп яз.
3. Кыш турында бер җөмлә уйлап яз.
Тест биремнәре
I өлеш (А)
А1. Кайсы сүзнең тартыклары барысы да яңгырау, сузыклары нечкә әйтелешле?
а) суган ә) бәрәңге б) чөгендер в) кабак
А2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?
а) ялкын ә) ямьсез б) болын в) табигать
А3. Юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгелә:
а) дәф-тәр, ки-тап, дәрь-я, ямь-сез
ә) бер, көн-ьяк, у-рам, юр-ган
б) эш-че, көнь-як, у-кучы, ял
в) ба-су, кур-чак, ять-мә, мәк-тәп
А4. Барлык сүзләрдә дә Э хәрефе төшереп калдырылган рәтне тап:
а) ...скерт, ...ремчек, ма...май
ә) ...лга, ...гет, ...шче
б) төлк..., сы..р, ...т
в) ...лан, ...кскаватор, ...кскурсия
А5. Тамырдаш сүзләр рәтен билгелә:
а) эштә, эшчән, эшнең
ә) балык, балчык, балыкчы
б) кыш, кышлый, кышкы
в) басу, басуның, басуга
А6. Предметны белдергән сүзне билгелә:
а) сугара ә) сулык б) сусыл в) сулы
А7. Капма-каршы мәгънәле сүзләр рәтен билгелә:
а) шатлана, куана
ә) шатлана, көлә
б) шатлана, кайгыра
в) шатлана, елмая
А8. Дөрес язылган сүзне билгелә:
а) болот ә) былыт б) болыт в) былот
А9. [w] авазы ишетелә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) звонок, ветеран
ә) гөрләвек, вакыт
б) слива, август
в) Ватан, завод
А10. Ъ хәрефе язылырга тиешле сүзне билгелә:
а) ал…бом ә) вәг...дә б) ям...ле в) дөн...я
III сыйныф
Диктант текстлары
I вариант
Ябалак
Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәрешләр күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.
Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.) (“Салават күпере” журналыннан)
Бирем
1. Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сызарга: I в. - 4 нче җөмләдә; II в. - соңгы җөмләдә.
2. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. -ябалак; II в. - оядан.
II вариант
Карлар ява
Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча матур, ямьләнеп киткән. Володяга бу күренеш бик ошый. Ул чанасын алып урамга чыга. Алар, күрше малайлары белән бергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәткән саен калыная, зурая бара. Балалар куаналар. Алар Кар бабай ясадылар.(53 сүз.) (Г.Бакирдан)
Бирем
1. Җөмләнең баш кисәкләрен тап, сүз төркемнәрен билгелә: I в. - икенче җөмләдә; II в. - дүртенче җөмләдә.
2. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. - ботак; II в. - матур.
Тест биремнәре
I өлеш (А)
А1. Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган сүзләр рәтен билгелә:
а) җавап, уен
ә) сәгать, озын
б) бияләй, кыяр
в) чия, борын
А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә:
а) хикәя, иптәш
ә) жираф,батыр
б) гөмбә, йолдыз
в) зирәк, кашык
А3. Парсыз тартыкларга башланган сүзләр рәтен билгелә:
а) китап, чәчәк
ә) халат, ризык
б) дәүләт, сәгать
в) шикәр, кәгазь
А4. Юлдан-юлга күчерелми торган сүзләр рәтен билгелә:
а) матур, күпер
ә) абый, уңыш
б) кеше, урман
в) вакыт, иген
А5. Охшаш мәгънәле сүзләр -
а) омонимнар ә) синонимнар б) антонимнар в) тотрыклы сүзтезмәләр
А6. Кайнар, эссе, кызу, җылы -
а) омонимнар ә) синонимнар б) антонимнар в) тотрыклы сүзтезмәләр
А7. Омонимнарны билгелә:
а) зур, олы, дәү
ә) ай, кара, ал
б) көн, кош, абый
в) кояш, авыл, чәй
А8. Тамыр сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) юлчы, юлдаш
ә) шәһәр, йолдыз
б) бәхет, шатлык
в) урман, урманчы
А9. Ясалма сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) бәхетле, диңгез
ә) таулар, болытлар
б) эшчәнлек, кешелеклелек
в) мәктәпкә, кояшны
А10. Парлы сүзләр рәтен билгелә:
а) карлы, җил-буран
ә) әйләнә-тирә, дөнья
б) җир-су, ата-ана
в) явым-төшем, яңгыр
IV сыйныф
Диктант текстлары
I вариант
Туган ил кайдан башлана?
Кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл.
Туган илебез, туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!
Менә шушы туган туфрак, менә шушы туган ил кайдан башлана соң?
Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аны беркайчан да онытма, кечкенә дустым! (80 сүз.) (Г.Галиевтән)
Бирем
1. Килешләр белән төрләндер: I в. – мәктәп, II в. – шәһәр;
2. Тексттан бер кушма сүз, бер парлы сүз табыгыз;
3. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. - туфрак; II в. - шәһәр.
II вариант
Идел өстендә җил йөгерә, уйный. Бер-берсен куышкан шаян дулкыннар ярга килеп бәреләләр, шаулашалар. Елга өстендә акчарлаклар оча. Алар, кисәк канатларын җәеп, суга уктай атылалар, балык тоталар. Акчарлаклар армыйлар да, талмыйлар да.
Диңгез, елга һәм күлләрнең үз акчарлаклары бар.
Акчарлаклар безнең елгаларга, күлләргә Каспий диңгезеннән, көньяк елгалардан апрель башларында кайталар. Башта алар төркем-төркем булып яшиләр. Аннан соң оя ясыйлар, бала чыгаралар.
Идел. Акрын гына йомшак җиләс җил исә. Су өсте җемелди, ялтырый. Елга өстендә акчарлаклар уйный. Әнә берсе суда утыра. Ул ак канатларын җилкән итеп каера да күкрәге белән су яра. (90 сүз.) (К.Тәхаудан)
Бирем
1. Баш кисәкләрне тап: I в.- 3 нче җөмләдә, II в. – 7 нче җөмләдә;
2. Килешләр белән төрләндер: I в. – күлләр, II в. – елгалар;
3. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. - диңгез; II в. - дулкын.
Тест биремнәре
I өлеш (А)
А1. Калын сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз:
а) бакча, мәктәп, кашык, торна
ә) тимер, вакыт, дәфтәр, каеш
б) маймыл, хайван, тавык, сарык
в) бәрәңге, кәбестә, кишер, кәҗә
А2. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез:
а) бәлеш, тиен, кырмыска, кыш
ә) бала, дөнья, җәй, йолдыз
б) нарат, караңгы, кәгазь, әтәч
в) туп, күк, поши, песи
А3. Хаталы сүзе булган рәтне күрсәтегез:
а) вәгъдә, ашьяулык, игътибар
ә) акыллы, кәккүк, эссе
б) һәйкәл, һава, шәһәр
в) уңыш, кыңгырау, яңа
А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына Ъ хәрефе языла?
а) мәг..нә, мәкал..., шигыр...
ә) табигат..., аш...яулык, мәс...әлә
б) канәгат..., дәр...я, көн...як
в) сул...як, уң...як, шәфәк...
А5. Кайсы рәттәге сүзләргә -нар/-нәр күплек кушымчалары ялгана?
а) усак, балык, каен
ә) бака, куян, гөл
б) урман, көн, сан
в) борын, авыл, елга
А6. Тамырдаш сүзләрдән торган рәтне табыгыз:
а) кояш, кояшка, кояшны
ә) кош, кошлар, кошның
б) кош, кошчык, кошчы;
в) кыш, кышка, кышның.
А7. Кушма сүзләрдән торган рәтне табыгыз:
а) бала-чага, хатын-кыз, тирә-як
ә) шомырт, чия, куак
б) баллы, төрле, кояшлы
в) аккош, көньяк, ашханә
А 8. Дәвам итегез: Антонимнар ...
а) предметның санын, исәбен белдерәләр
ә) предметның билгесен белдерәләр
б) капма – каршы мәгънәле сүзләр
в) әйтелеше һәм язылышы бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр
А9. Ялгызлык исемнәрдән генә торган рәтне күрсәтегез:
а) Идел, алмагач, тормыш;
ә) авыл, шәһәр, елга;
б) исем, Акбай, тычкан;
в) Мәскәү, Муса, Кама.
А10. Иялек килешендәге исем кергән сүзтезмәне аерып күрсәтегез:
а) урманга бару,
ә) шәһәрдә яшәү,
б) әнинең китабы,
в) мәктәптән кайту.
II өлеш (В)
1) Көзге көннәр үтте. 2) Кыш башланды. 3) Кошларның күбесе җылы якка китте. 4) Кайберләре бездә кышлый. 5) Әнә безнең урманнар. 6) Анда кошлар яши. 7) Балалар кошларга җимлекләр ясый. (Л.Бәшировадан)
В1. Беренче җөмләдәге исемнең антонимын языгыз.
В2. Җиденче җөмләдәге нечкә сузыклардан торган исемне төшем килешенә куеп языгыз.
В3. Алтынчы җөмләдән юлдан-юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзне язып алыгыз.
В4. Икенче җөмләнең әйтелү максаты буенча төрен билгеләгез.
Русский язык
(Учебник: В.П.Канакина, В.Г.Горецкий. Русский язык для русских школ.)
Тексты контрольных диктантов
II класс
I вариант
Букет
На дворе зима. Пушистые хлопья снега плотным ковром покрыли землю. На столе пылают листья клёна. Это Ольга набрала их осенью в парке и засушила. Красив букет! Он радует глаз.( 29 сл.) (Из журнала «Начальная школа»)
Грамматические задания
1. Подчеркни главные члены предложения: I в. – в третьем предложении; II в.- в последнем предложении.
2. Поставь ударение в словах: I в. – в последнем предложении; II в. - в первом предложении.
II вариант
Рыбы зимой
Тихо к воде подкрался мороз. Ночью корка льда плотно закрыла озеро. Трудное время наступила для рыб. Нет доступа воздуха. Рыба гибнет. Жители села в суровые зимы пробивают лунки для свежего воздуха. (30 сл.) (Из журнала «Начальная школа»)
Слова для справок: подкрался, пробивают, свежего.
Грамматические задания
1. Подчеркни главные члены предложения: I в. – в первом предложении; II в.- во втором предложении.
2. Раздели слова для переноса: I в. – ночью, трудное; II в. - суровые, озеро.
Тестовые задания
Часть I (А)
А1. В каком слове звуков больше, чем букв?
а) коньки б) река в) янтарь г) ёжик
А2. Выбери группу слов, где все согласные звуки мягкие:
а) собака, дом, перо
б) руки, тетрадь, сын
в) реки, ремень, утюги
г) гриб, конь, поляна
А3. Выбери строку, где все слова разделены для переноса верно:
а) ма-ши-на, пшен-ица, у-ро-жай
б) О-ля, Са-ша, Ан-дрей
в) па-рк, ре-бя-та, мо-ро-зы
г) пре-крас-ный, ра-ке-та, яб-ло-ко
А4. Выбери ряд слов, которые обозначают признак предмета:
а) краснота, краски
б) красноватый, добрый
в) краснеет, подобрел
г) доброта, краснуха
А5. Укажи слово, в котором ударение падает на первый слог:
а) магазин б) ширина в) лебеди г) помидор
А6. Укажи слово, которое не является однокоренным в данной группе:
а) мышонок б) мышиный в) смышленый г) мышка
А7. Выбери ряд, в котором во всех словах пропущена безударная гласная Е:
а) л…сица, товар…щ , щ…вель
б) б…рёза, р…бята, п…нал
в) гр…бник, хорош…й, ж…вотное
г) п...сьмо, т…жёлый, с…ница
А8. В каком слове все звуки разные?
а) дрозд б) круг в) кружка г) лыжи
А9. Какое из этих слов сильно отличается от остальных?
а) очки б) бинокль в) микроскоп г) наушники
А10. Каким фразеологическим оборотом можно заменить словосочетание «очень мало»:
а) кот наплакал
б) бить баклуши
в) спустя рукава
г) зарубить на носу
III класс
I вариант
Первый снег
Свистит метель. Зима летит на всех парусах. Тонут в белых волнах кусты и пни. Низкие облака ползут над лесом. Осенью в лесной глуши выбрал медведь место для берлоги. Он принес в свое жилье мягкой душистой хвои. Тепло и уютно там. Трещат морозы. Дуют сильные ветры. А медведю не страшна зима.(50 сл.) (По А.Митяеву)
Грамматические задания
1. Подчеркните главные члены предложения: I в. – во втором предложении; II в. - в четвертом предложении.
2. К данным словам подобрать проверочные слова, записать графически, обозначить орфограмму: I в. - река, снежок, следки, головки; II в. - следы, поля, сказка, молодой.
3. Определить род имен существительных: I в. - рука, листочек, зеркало; II в. - береза, море, домик.
II вариант
Белые фигурки
В лес пришла настоящая зима. Лес утонул в снегу. Вот вылез из сугроба лесной человек в большой белой шапке. На пеньке сидит робкий зайчишка. Он молчит и смотрит на белый лес. На поляне у реки сидит белая Аленушка. Она задумалась. Взошло солнышко. С мохнатых хвойных ресниц ели закапали слезы.(49 слов.) (По Н.Сладкову)
Грамматические задания
1. Соедините стрелкой существительное и прилагательное, которые составляют словосочетание. Напишите вопрос к прилагательному.
2. Выпиши из текста три слова с безударными гласными в корне, подбери к ним проверочные слова.
Тестовые задания
Часть I (А)
А1. Как найти проверочное слово при написании безударных гласных?
а) безударные гласные проверить нельзя
б) проверочным может быть любое однокоренное слово
в) подобрать однокоренное слово так, чтобы безударный гласный стал ударным
г) подобрать проверочное слово.
А2. В каком слове ударный второй слог?
а) торопись б) голова в) встреча г) картофель
А3. В каком слове допущена ошибка?
а) морской б) песьмо в) посадить г) деревья
А4. Сколько звуков в слове УСТНЫЙ?
а) 4 б) 6 в) 5 г) 7
А5. Что такое словосочетание?
а) два любых слова
б) два слова, связанных по смыслу
в) подлежащее и сказуемое
г) второстепенные члены предложения
А6. Отметь слово, в котором пропущена буква З:
а) кра…ка б) распи…ка в) ре…кий г) коля…ка
А7. Найди простое распространённое предложение.
а) На площадке стояли подъёмные краны.
б) Белый снег пушистый.
в) Ребята собрались за ягодами, и Тарас разбудил сестру.
г) Снег идёт.
А8. Укажи сложное предложение.
а) Рано утром дети пришли в сосновый лес.
б) Дети долго гуляли в тенистом саду.
в) Девочки пели весёлую песенку, а мальчики слушали их.
г) Тарас взял лопату, пошёл в огород.
А9. Что такое второстепенные члены предложения?
а) все члены предложения, кроме главных
б) подлежащее и сказуемое
в) все трудные слова
г) все прилагательные
А10. Отметь слово, в котором букв больше, чем звуков:
а) зима б) подъезд в) конь г) аллея
IV класс
I вариант
На лесной полянке
Лесную полянку укрыл пушистый снежок. Но полянка живёт. Вот старый пенёк. В уютной квартире под корой спрятались от стужи букашки. В норке между корнями лежит ящерица. Жук улёгся в крохотной спаленке. В канавке на краю полянки под снегом спят лягушки. Рядом в куче хвороста заснул их враг ̶ ёжик.
Тихо и пусто на полянке. Только дятел сидит на сосне и таскает из шишки вкусные семена. Иной раз пробежит по полянке лисица или беляк. (75 слов.) (По Г.А.Скребицкому)
Слова для справок: ящерица, хвороста.
Грамматические задания
1. Подчеркнуть предложение, состоящее только из главных членов.
2. Указать падежи существительного ПОЛЯНКА, выделить окончания.
3. Подобрать слово к схеме:
I в. -
II в. -
II вариант
Снежинки
Снежинки родились в снежной тучке. Полетели они к земле белой стаей.
В деревнях и сёлах им обрадовались. Ведь снег бережёт от стужи всходы озимых хлебов. Можно быстро мчать по гладкому санному пути.
В городе против снежинок повели борьбу. Счищали снег лопатами, мели метлой, увозили на машине. На улице чернел асфальт. Ясно, что на трамвае, легковой машине, на автобусе трудно ездить по снежной дороге.
Зато в городах и деревнях детвора лепила из снега снеговиков, снежки, снегурок. (77 слов.) (По М.Ильину и Е.Сегалу.)
Слова для справок: бережёт, асфальт, зато; сообщить запятую перед словом ЧТО в предпоследнем предложении.
Грамматические задания
1. Подчеркнуть главные члены, выписать словосочетания: I в. – первое предложение, II в. – второе предложение.
2. Указать падеж и склонение имён существительных: I в. – в четвёртом предложении, II в. – в седьмом предложении.
3. Разобрать по составу слова: I в. – снежинки, полетели; II в. – подарки, увозили.
Тестовые задания
Часть 1 (А)
А1. В каком ряду слова стоят в алфавитном порядке:
а) воробей, ворона, снегирь, синица
б) ворона, воробей, снегирь, синица
в) ворона, воробей, синица, снегирь
г) воробей, ворона, синица, снегирь
А2. Укажи слово с ударением на третьем слоге:
а) статуя б) позвонит в) красивее г) новости
А3. Найди слово, в котором пять букв и четыре звука:
а) ясень б) аллея в) шоссе г) яхонт
А4. Подбери антоним к слову лёгкий:
а) мягкий б) нежный в) хрупкий г) тяжёлый
А5. Укажи слово с суффиксом -ок-:
а) сок б) ветерок в) сорока г) молоко
А6. Найди группу однокоренных слов:
а) летать, лётчик, лето
б) рукой, руки, рука
в) приносить, носик, носки
г) чистый, счищают, чистюля
А7. В каком слове пропущенную безударную гласную можно проверить ударением?
а) т…релка б) с...поги в) к...ртофель г) сл...варь
А8. В каком слове надо писать букву Д?
а) парохо... б) кро… в) пала…ка г) ветка
А9. В каком слове надо писать Ь?
а) кирпич... б) плащ... в) мыш... г) хвощ...
А10. Определи падеж имени существительного в словосочетании посадил дерево?
а) дательный б) родительный в) именительный г) винительный
А11. Укажите слитное написание слова:
а) (с)девочками б) (по)дороге в) (под)небом г) (с)делка
А12. Какая часть речи отсутствует в предложении Мы долго шли по дороге?
а) местоимение б) глагол в) прилагательное г) существительное
А13. Какая пара слов является словосочетанием?
За окном шелестят золотые листья.
а) шелестят листья
б) золотые листья
в) за окном листья
г) шелестят золотые
Часть 2 (В)
1) Пришла зима в лесную чащу. 2) Одела она деревья в пушистый наряд. 3) Хлопья снега падают на деревья. 4) Под елью лежат шишки. 5) Белка постаралась. 6) На снегу лисьи и волчьи следы. 7) Вот мелькнула белая шубка зайца. 8) Стучат по стволу дятлы. 9) Хорошо в лесу зимой! (По И.В.Щегловой)
В1. Выпишите грамматическую основу предложения № 1.
В2. Напишите номер предложения, в котором находится слово в дательном падеже.
В3. Найдите предложение с однородными членами. Укажите номер.
В4. Найдите нераспространённое предложение. Укажите номер.
Математика
(Дәреслек: М.И.Моро һ.б. Математика: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен)
II сыйныф
I вариант
1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз:
43 + 7 = 11 – 6 =
80 – 35 + 5 = 30 – 14 =
16 – 7 = 63 - (7 + 6) =
2. Чагыштырыгыз һәм “<”, “>” яки “=” тамгасын куегыз:
3 дм 5 см ... 53 см 8 м ... 6 дм 2 см
80 см ... 8 дм 7 дм ... 17 см
3. Мәсьәләне чишегез:
Әби барысы 40 сумса пешергән. 12 сумса – итле. 8е – кәбестәле, калганнары дөгеле булган. Әби ничә дөгеле сумса пешергән?
4. Йолдызчыклар урынына “+” яки “-” тамгасын куегыз:
30 * 6 * 10 = 34
27 * 4 * 1 = 32
5. Буе 5 см һәм иңе 3 см булган турыпочмаклыкның периметрын табыгыз.
6*. (* Көчле укучылар өчен катлауландырылган бирем.). Өстәге китап киштәсендә – 12, ә түбәндәге киштәдә 6 китап бар. Икесендә дә китаплар саны бертигез булсын өчен, өске киштәдән түбәнгесенә ничә китапны алып куярга кирәк булыр ?
II вариант
1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз:
56 + 4 = 17 – 9 =
17 + 30 + 3 = 60 – 15 =
14 - 6 = 62 + (18 - 9) =
2. Чагыштырыгыз: “<”, “>” яки “=” тамгасын куегыз:
2 дм 6 см ... 62 см 6 м ... 4 дм 2 см
30 мм ... 3 см 5 дм ... 15 см
3. Мәсьәләне чишегез:
Бакчадан 12 помидор, 6 кыяр алып кергәннәр. Әни 8 яшелчәдән салат ясаган. Ничә яшелчә калган?
4. Йолдызчыклар урынына “+” яки “-” тамгасын куегыз:
34 * 2 * 8 = 40
70 * 20 * 1 = 89
5. Буе 6 см һәм иңе 4 см булган турыпочмаклыкның периметрын табыгыз
6*. Айратның – 4, ә Ринатның 8 шары бар. Ринат Айратка берничә шарын биргәч, малайларның шарлар саны тигезләште. Ринат Айратка ничә шарын биргән?
Тест биремнәре
I өлеш (А)
1. 8 һәм 7 саннарының суммасыннан зуррак булган икеурынлы санны тап.
1) 14 2) 15 3) 16 4) 116
2. Саннар рәтен дәвам ит: 4, 5, 7, 10, 14, 19, ...
1) 24 2) 25 3) 20 4) 26
3. Берәмлекләре дистәләрдән 3 кә күбрәк булган 20 дән кечерәк сан:
1) 15 2) 18 3) 24 4) 14
4. Ике санның суммасы 24 кә, ә аермасы 12 гә тигез. Бу нинди саннар ?
1) 14 һәм 10 2) 18 һәм 6 3)16 һәм 8 4) 20 һәм 4
5. Квадратның яклары озынлыгы суммасы 8 см га тигез. Квадрат ягының озынлыгы күпме ?
1) 8 см 2) 4 см 3) 2 см 4) 1 см
6. Иң кечкенә зурлыкны билгелә.
1) 62 см 2) 6 дм 4 см 3) 80 см 4) 100 мм
7. 48 дм = ...
1) 480мм 2) 480см 3) 4м 8см 4) 8м 4дм
8. Аквариумда берничә балык йөзә иде.Тагын 10 балык җибәргәч, анда 25 балык булды. Башта аквариумда ничә балык булган?
1) 17 2) 15 3) 10 4) 20
9. Хуҗалыкта 60 тавык. Тавыклар үрдәкләрдән ике тапкыр күбрәк. Үрдәкләр ничәү?
1) 20 2) 30 3) 60 4) 120
10. Ике вазада алмалар саны тигез. Бер вазадан биш алманы алдылар, ә икенче вазага биш алма куйдылар. Ике вазада 20 алма булды. Башта һәр вазада ничә алма булган?
1) 5 2) 15 3) 10 4) 12
III сыйныф
I вариант
1. Алсу беренче көнне - 16, икенче көнне 14 бит китап укыды. Аның тагын 18 бит укыйсы калды. Китапта барлыгы ничә бит?
2. Бер карандаш 3 сум тора. Шундый 9 карандаш ничә сум торыр?
3. Чагыштыр һәм “<”, “>” яки “=” тамгасын куй:
8 см 3 мм ... 38 мм
1 м 2 дм ... 21 дм
56 см ... 5 см 6 мм
16 см ...16 дм
4. Тигезләмәләрне чиш:
Х – 50 = 28
Х + 19 = 72
5. Гамәлләрне чиш:
(17 - 8) • 2 = 82 – 66 =
(21 - 6) : 3 = 49 + 26 =
18 : 6 • 3 = 28 + 11 =
8 • 3 – 5 = 94 – 50 =
6*. Турыпочмаклыкның буе 7 см, иңе 4 см. Турыпочмаклыкның периметрын исәплә.
II вариант
1. Беренче көнне укучылар - 18, икенче көнне 12 агач үсентесе утырттылар. Аларга тагын 14 үсенте утыртасы калды. Ничә агач утыртырга кирәк булган?
2. Бер пакетта 7 кг бәрәңге бар. Шундый 3 пакетта ничә кг бәрәңге бар?
3. Чагыштыр һәм “<”, “>” һәм “=” тамгасын куй:
35 см ... 3 дм 6 см
1 м 3 дм ... 31 дм
67дм ... 6 м 5 дм
18 см ... 18 дм
4. Тигезләмәләрне чиш:
Х – 32 = 63
Х + 29 = 82
5. Гамәлләрне чиш:
(24 - 6) : 2 = 87 – 38 =
(15 - 8) • 3 = 26 + 18 =
12 : 6 • 9 = 73 + 17 =
3 • 7 – 12 = 93 – 40 =
6*. Турыпочмаклыкның буе 6 см, иңе 3 см. Турыпочмаклыкның периметрын исәплә.
Тест биремнәре
I өлеш (А)
А1. 5 дистә 7 берәмлектән торган санны күрсәт:
1) 75 2) 57 3) 55 4) 507
А2. 38 + Х = 71 тигезләмәсендә Х ничәгә тигез:
1) 33 2) 27 3) 18 4) 109
А3. Периметры 24 см га тигез булган квадратның ягы озынлыгын тап:
1) 12 см 2) 7 см 3) 4 см 4) 6 см
А4. 100 саны 25 тән ничәгә артык?
1) 85 2) 75 3) 65 4) 125
А5. Квадратның ягы 7 см га тигез. Квадратның периметрын тап.
1) 14 см 2) 28 см 3) 49 см 4) 21 см
А6. 90 нан 18 һәм 7 саннарының суммасын алырга. Дөрес аңлатманы күрсәт.
1) 90 – 18 + 7 2) 90 - (18 - 7) 3) 90 - (18 + 7) 4) 90 + (18 – 7)
А7. 1 сәг. 20 мин. –
1) 120 мин. 2) 80 мин. 3) 60 мин. 4) 100 мин.
А8. Маратның 50 сум акчасы бар иде. Ул 47 сум 50 тиенгә альбом сатып алды. Маратның ничә сум акчасы калды?
1) 3 сум 50 тиен 2) 2 сум 3) 2 сум 50 тиен 4) 50 тиен
А9. Дөрес тигезлекне күрсәт:
1) 140 см = 1м 4 см
2) 140 см = 1м 40 см
3) 140 см = 1 дм 4 см
4) 140 см = 14 м
А10. 45 : 9 ... 36 : 4 чагыштыруында нинди тамга куярга кирәк:
1) “+” 2) “>” 3) “=” 4) “<”
IV сыйныф
I вариант
1. Өч кәрзиндә 96 кг слива. Беренче кәрзиндә ̶ 28 кг, ә икенчесендә барлык сливаларның өченче өлеше. Өченче кәрзиндә ничә килограмм слива?
2. Бертөрле ике кисәк тукыма 360 сум тора. Беренче кисәктә ̶ 5 м, ә икенчесендә 4 м булган. Тукыманың һәр кисәге күпме тора?
3. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз:
8 • (4348 + 2062) =
(17437 – 10297) : 7 =
(1500 – 600) : 3 – 174 =
4396 : 2 + 1183 • 4 =
4. Тигезләмәләрне чиш:
X : 7 = 12090
X • 6 = 51810
5. Чагыштыр һәм “<”, “>” яки “=” тамгасын куй.
6т 8 ц ... 6800 кг
6 кг 8 г ... 6800 г
6 сәг 8 мин ... 68 мин
9 м 2 дм ... 920 дм
6. Периметры 24 см булган квадрат сыз. Мәйданын тап.
7* Залда 33 өстәл һәм урындык бар. Өстәлләр урындыкларга караганда 13 кә кимрәк. Залда ничә өстәл һәм ничә урындык бар?
II вариант
1. Сөт фермасында 920 бидон сөт бар иде. 185 бидонны ашханәгә, ә калганның 2/3 сен кибеткә җибәрделәр. Кибеткә ничә бидон сөт җибәргәннәр?
2. Эш өчен ике буяучы бергә 9500 сум акча алганнар. Беренче буяучы ̶ 6 көн, икенчесе 4 көн эшләгән. Бер көн эшләгән өчен акча түләү бертөрле булса, һәрберсе ничә сум акча алган?
3. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз:
(9010 – 6235) • 9 =
(8904 + 7080) : 6 =
140 • 8 + 4527 : 9 =
(4500 – 600) • 7 + 12378 =
4. Тигезләмәләрне чиш:
32640 : X = 8
X : 3 = 54211
5. Чагыштыр һәм “<”, “>” яки “=” тамгасын куй.
7 дм 5 мм ... 75 мм
8 ц ... 740 кг
2 км 32 м ... 203200 см
2 сәг 20 мин ... 80 мин
6. Периметры 20 см булган квадрат сыз. Мәйданын тап.
7* Ике эскәмиягә барлыгы 15 бала утырган. Беренчесенә икенчесенә караганда ике тапкыр артыграк утырган. Һәр эскәмиядә ничә бала утырган?
Тест биремнәре
I өлеш (А)
А1. 123 456 : 3 аңлатмасы бирелгән. Беренче тулы булмаган бүленүче нинди разряд берәмлеген аңлата:
1) меңнәр 2) йөзләр 3) берәмлек меңнәр 4) дистә меңнәр
А2. 14 053 кг нәрсәгә тигез?
1) 140 т 53 кг 2) 1 т 453 кг 3) 14 т 53 кг 4) 14 т 530 кг
А3. 3065 • 9 аңлатмасының кыйммәте 3065 • 10 аңлатмасы кыйммәтеннән күпмегә кечерәк?
1) 27585 2) 24520 3) 3065 4) 10
А4. X - 25 = 70 - 28 тигезләмәсен чиш.
1) 67 2) 83 3) 17 4) 33
А5. 405 - 345 : (89 - 7 • 12) аңлатмасында иң соңыннан үтәлгән гамәлне сайла:
1) “ + ” 2) “ – “ 3) “ : ” 4) “• ”
А6. 54 һәм 18 саннарының суммасын 9 тапкыр киметкәннәр. Дөрес язылган аңлатманы табыгыз.
1) (54 – 18) : 9 =
2) (54 + 18) · 9 =
3) (54 + 18) - 9 =
4) (54 +18) : 9 =
А7. Рәсемдә ничә өчпочмак бар?
1) 4
2) 10
3) 2
4) 8
А8. Складтан 300 кг бәрәңге җибәрелде. 152 кг – больницага, калганы тигез итеп ике мәктәпкә. Һәр мәктәп ничә кг бәрәңге алды?
1) 148 2) 74 3) 226 4) 296
А9. Яклары 6 см һәм 16 см булган турыпочмаклыкның мәйданың тап.
1) 44см 2) 90 см 3) 96 см 4) 22 см
А10. Бер пристаньнан капма-каршы юнәлештә ике катер йөзеп китте. Берсенең тизлеге 17 км/сәг, ә икенчесенеке 15 км/сәг. 2 сәгатьтән соң алар арасындагы ераклык күпме булыр?
1) 32 км 2) 64 км 3) 4 км 4) 34 км
II өлеш (В)
В1. Өч класста бергә 80 укучы. Беренче һәм икенче классларда барлыгы - 49 укучы, икенче һәм өченче классларда бергә 44 укучы булган. Һәр класста ничә укучы булган?
В2. Ящикка 15 кг помидор сыя. 168 кг помидорны ящикларга тутыру өчен ничә ящик кирәк булыр?
В3. Стаканга, чокырга, кувшинга кофе, сок һәм чәй салганнар. Стаканда кофе түгел. Чокырда сок та, чәй дә түгел. Кувшинда чәй түгел. Кайсы савытта нәрсә?
В4. Озын хикәя 200 биттә. Дамир башта, көненә 18 әр бит укып, 4 көн укыган, аннары көненә 32 шәр бит укыган. Бу хикәяне Дамир ничә көндә укып чыгар?
В5. Елның өченче өлеше аның яртысыннан ничә айга кимрәк?
Әйләнә-тирә дөнья
(Дәреслек: А.А.Плешаков “Әйләнә-тирә дөнья”: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен)
II сыйныф
Тест биремнәре
I өлеш (А)
А1. Хайваннарны өйрәнә торган фәнне билгелә:
а) ботаника ә) зоология б) астрономия
А2. Табигатькә карамаган атаманы билгелә:
а) каен ә) машина б) болыт
А3.Туган ягыбызда кышлый торган кошлар рәтен билгелә:
а) карлыгач, челән
ә) торна, үрдәк
б) песнәк, күгәрчен
А4. Татарстанда Кызыл китапка кертелгән хайваннар рәтен билгелә:
а) сыер, ат, каз. әтәч
ә) кара елан, гөберле бака, тиен, борындык
б) куян, бүре, сарык, күркә
А5.Терек табигатькә кермәгән патшалыкны билгелә:
а) үсемлекләр патшалыгы
ә) боз патшалыгы
б) хайваннар патшалыгы
А6. Кояш ул - ...
а) планета
ә) Җирнең табигый иярчене
б) йолдыз
А7. Горизонт якларын күрсәтә торган приборны билгелә:
а) линейка ә) компас б) термометр
А8. Бу расламаның кайсы дөрес?
а) Җир шары Ай тирәсендә әйләнә.
ә) Җир шары Кояш тирәсендә әйләнә.
б) Кояш Җир шары тирәсендә әйләнә.
А9. Көн уртасында предметларның күләгәләре кайсы якка карый?
а) көнчыгышка ә) төньякка б) көньякка
А10. Ел фасылын билгелә:
“Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Кайбер чәчәкләрнең матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала.” (Дәреслектән: О.Н.Федотова һ.б. (Р.С.Вафина тәрҗемәсендә))
а) җәй ә) яз б) көз
III сыйныф
I өлеш (А)
А1. Кешенең эчке дөньясы ул –
а) йөрәк, бавыр,үпкә
ә) күзләр, колак, борын
б) кешелеклелек сыйфатлары, борчылу, характер үзенчәлеге
А2. Үсемлекләр дөньясын кайсы фән өйрәнә:
а) ботаника ә) экология б) психология
А3. Үсемлек калдыклары һәм хайван үләксәләреннән нәрсә барлыкка килә?
а) ком ә) балчык б) черемә.
А4. Кайсы сүз төшеп калган : күкәй - личинка - ....- күбәләк?
а) курчак ә) кошчык б) уылдык
А5. Бу матдә ак төстә, тәме баллы, ашаганда кулланалар, үсемлектән алына:
а) тоз ә) сөт б) шикәр комы
А6. Ялгыш җавапны тап:
а) су – сыек матдә
ә) кирпеч - каты матдә
б) газ - сыек матдә
А7. Һаваның дөрес булмаган үзлекләрен билгелә:
а) һава – үтә күренмәле
ә) һава – иссез, төссез
б) һава җылынганда кысыла, суынганда киңәя
А8. Табышмакның җавабын тап: Һаман йөгерә, бер дә армый, Аннан башка бер тереклек тә тора алмый.
а) һава ә) су б) ризык
А9. Суның ничә халәте бар:
а) 2 ә) 3 б) 4
А10. Һавадагы суларга яраклы газны сайла:
а) кислород ә) водород б) азот.
IV сыйныф
I өлеш (А)
А1 .Кояш тирәсендә ничә планета әйләнә?
а) 9 ә) 11 б) 8
А2. Нәрсә ул Кояш?
а) Планета ә) Йолдыз б) Йолдызлык
А3. Иң кечкенә планета:
а) Марс ә) Уран б) Меркурий
А4. Россиядә иң озын елга:
а) Идел ә) Лена б) Енисей
А5. Россиянең табигый зоналары түбәндәге тәртиптә урнашкан:
а) тундра, арктик чүлләр, урманнар зонасы
ә) арктик чүлләр, урманнар, тундра
б) арктик чүлләр, тундра, урманнар
А6. Кызыл китапка кертелгән җәнлекләр:
а) морж, акчарлак
ә) тиен, куян, поши
б) зубр, амур тигры, үрдәк-мандаринка
А7. Файдалы казылмаларга керә:
а) кирпеч, бетон, бензин
ә) станоклар, ваза, кайчы
б) нефть, газ, балчык
А8. Шахталарда алалар:
а) известь, гранит
ә) ташкүмер, тимер рудасы
б) тоз, графит
А9. Ашарга яраклы гөмбәләр:
а) чебен гөмбәсе, ялган баллы гөмбә
ә) тирес гөмбәсе, агулы гөмбә
б) гөреҗдә, майлы гөмбә, нарат гөмбәсе
А10. Җирнең моделе -
а) глобус
ә) географик карта
б) ярымшарлар картасы
II өлеш (Б)
В1. Арыш, бодай, солы. Үсемлекчелекнең кайсы тармагы бу культураларны үстерү белән шөгыльләнә?
а) яшелчәчелек ә) бакчачылык б) кырчылык
В2. Кайсы гыйбарә экологик проблемаларга кагылмый?
а) Океанны пычранудан ничек сакларга?
ә) Бәяләр үсү белән ничек көрәшергә?
б) Тропик урманнарны ничек коткарырга?
Комментарийлар
0
0
Хәерле кич "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре! Мин башлангыч сыйныф укытучысы.Дәресләремдә сезнең журналыгыздагы материалларны кулланам, бик файдалы. Бик зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар теләп Алсу Нигъмәтҗан кызы. Автор: Тазиева Алсу Нигматзяновна
0
0
0
0
Хәерле кич " Мәгариф" ңурналы хезмәткәрләре! Укучының белем дәрәҗәсен тикшерү материалы өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә мондый тикшерү тестлары тагында булса иде. Автор: Багавиева Нурания Салимовна
0
0