Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы... Нинди мәгънәле сүз!

Эльвира Азат кызы ГИЗДАТУЛЛИНА,Әлмәт районы Яңа Кәшер санатор-интернат мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Эш  стажы – 2 ел.Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз балас...

Эльвира Азат кызы ГИЗДАТУЛЛИНА,
Әлмәт районы Яңа Кәшер санатор-интернат мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Эш  стажы – 2 ел.

Укытучы!!! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклап, яклап йөрүче – Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче – Укытучы! Укытучы барлык һөнәрләргә юл ачучы. Күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Чын укытучы – бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете.


Әйе, чыннан да укытучы һөнәре – катлаулы һәм кызыклы һөнәрләрнең берсе...


Мин үземнең хезмәт юлымны нефть тармагыннан башлап җибәрсәм дә, бүгенге көндә инде укытучы. Эш стажым бик кечкенә булса да, мин укытучы һөнәренең никадәр авыр һәм катлаулы икәнен төшенергә өлгердем. Әйе, бүгенге көндә укытучы һөнәре бигрәк тә катлауы. Заман үзгәргән саен таләпләрдә көчәйгәннән көчәя бара. Укытучы алдында нинди генә таләпләр булмасын, ул бирешми, алга таба атлавын дәвам итә.


Бүгенге көндә укытучы яшь буынга белем һәм тәрбия бирү белән бер рәттән, үзенең профессиональ үсешен арттыру өстендә эшләргә тиеш. Хәзерге заманда  укытучы эше информацион-коммуникатив технологияләр куллану белән тыгыз бәйләнгән. Минем уйлавымча, яшь буынга белем бирүдә яңа технлогияләр куллану бик урынлыдыр. Информаицон-коммуникатив технологияләр кулланып дәрес бирү бик җиңел һәм кызыклы дип фикер йөртәм. Бу беренчедән, укучыларда яңа технологияләр кулланып дәрескә әзерләнүдә кызыксындыру чарасы, аларда төрле эзләнүләр хисе уята.


Замана белән бергә укытучының укучыга карата мөнәсәбәтләрендә дә таләпләр көннән-көн катгыйлана бара. Укытучы һәр укучы белән уртак тел табып эшли. Һәркемнең үз фикерен әйтергә хакы бар... Шулай булуга карамастан, укытучы яшь буынның шатлыгын-кайгысын уртаклашып, аның күңелендә бары тик уңай сыйфатлар гына калдырып, кирәк вакытта, әти-әни, апа-абый, якын дус та  була белергә тиешлеген аңлап эш итә. Укытучы – үрнәк зат.


Яңа заман укытучысы профессиональ үсешен үстерүгә дә бик күп көч куя. Профессиональ үсеш үстерү бик кирәк дип саныйм, чөнки үзеңнең куйган хезмәтлзрең юкка чыкмый, бу хезмәт аттестация үткән бик күп файда китерә. Моның өчен үз көчеңне кызганмаска кирәк. Мин шәхсән үзем төрле конкурсларда бик теләп һәм яратып катнашам.  Укытучы үз язмаларын (бәйрәм сценарияләрен, дәрес планнарын, эсселарын) газета – ңурналларда, интернет челтәрендә бастыру бик кирәктер дип саныйм. Бу язмаларны бик күпләр үз хезмәтендә файдаланырга мөмкин.


Хәзерге көндә авыл мәктәпләрендә яшь белгечләр өчен бик күп кызыксындыру чаралары бар. Моңа мисал булып “Авыл җирендә яшәп, бюджет сферасында хезмәт итүче яшь белгечләр һәм аларның гаиләләрен йорт белән тәэмин итү” программасы тора. Минем үземә бу программага эләгү бәхете елмайды. Шушы программа миңа укытучы һөнәрен сайларга этәрде.


Укытучы һөнәрен сайлавымның тагын бер сәбәбе – укытучылар династиясенең бер вәкиле булу. Мин Әлмәт районында бик күп кешегә таныш булган Вәлиәхмәтовлар династиясеннән. Безнең династиянең эш стажы якынча 380 елга җитә. Үз эшемне башкарганда әби-бабайга, апа-абыйларымнан үрнәк алып, аларның киңәшләренә таянып эш итәм. Мин аларга зур рәхмәтлемен.


Йомгаклап, шуны әйтәсем килә, яңа заман авыл укытучысы булу – зур бәхет. Чөнки авылда эш табып эшләү җиңел түгел. Хезмәтем – шатлыгым, бәхетем...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, кызым. Уңышлар сиңа!!!))) Автор: Рамзия

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик зур рәхмәт!)))) Автор: Эльвира

      • аватар Без имени

        0

        0

        Спасибо большое!!!))) Автор: Эльвира

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ