Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзем сайлаган язмышым – гомерлек куанычым

Мөнзилә Мөхәррәм кызы МУРЗИНА,Зәй районы Чыбыклы урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика һәм математика укытучысы. Эш стажы – 26 ел. Физика фәнен мәктәптә укыганда ук үз иттем. Бу катлаулы ф...

Мөнзилә Мөхәррәм кызы МУРЗИНА,

Зәй районы Чыбыклы урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика һәм математика укытучысы. Эш стажы – 26 ел.


 Физика фәнен мәктәптә укыганда ук үз иттем. Бу катлаулы фән белән кызыксынуым, киләчәктә шул юлны сайлавыма яраткан укытучым Искәндәр абыйның роле зур дип саныйм. Аның дәресләре үзенең фәннилеге, тормышчанлыгы белән аерылып торды. Укытучымның һәр дәресен көтеп алам, яратып укый идем. Шул сәбәпле, мәктәпне бетергәч, кая укырга керәсең дигән сорауга, һич шикләнмичә: “ Мин физика һәм математика укытучысы булам!” - дип җавап бирә идем. Шуның нәтиҗәсе буларак, мин укуымны тәмамлагач, педагогика институтына юл алдым. Сайлаган юлыма тугры калып, мин бүгенге көндә авыл мәктәбендә физика һәм математика фәнен укытам. Үз эшемне бик яратып башкарам, көне-төне “эзләнәм”.


Физиканы дөньядагы барлык “Ни өчен?” дигән сорауларга җавап бирә дип саныйм. Шул сәбәпле, укучыларыма фәнне тормыш белән бәйләп аңлатырга тырышам. Әйтик, “арбаның алдына утырсаң җиңелме, яисә арткарак күчәргәме, ни өчен суны көянтә белән ташыганда җинелрәк?” Авыл баласы яшьтән үк эш күреп үскәнгәме, бу моментларны бик тиз алдыра. Әле бит фән тормышчанлыктан бигрәк, үзенең фәннилеге белән аерылып торырга тиеш. Билгеле, мисаллардан соң мин бу моментларны фәнни яктан раслыйм. Моңа исә төрле презентацияләр, методик кулланмалар ярдәмгә килә. Интернет челтәреннән алынган материалларны үзем тикшереп, төзәтеп, камилләштереп кенә укучыларыма тәкъдим итәм.


Укучы традиция буенча килгән белемнәрдән тыш, фән өлкәсендәге төрле яңалыклар белән таныш булырга тиеш. Шулай икән, мин атнага бер тапкыр физика, математика өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып баруны үземә бер максат итеп алам. Биредә без яңа авторлар, кызыклы проектлар, җитди ачышлар белән танышабыз. Мин укучыларымның фикерләре белән дә кызыксынам. Аларга төзәтмәләр кертәм.


Шунысы куандыра: укучыларым лаборатор дәресләрне көтеп алалар. Мин исә тәҗрибәләрне яңа программалар, лабораториядәге төрле приборлар белән күрсәтергә тырышам. Бу дәресләр бик җанлы үтә. Ни кызганыч, авылларда лабораторияләр бик үк бай дип санамыйм. Физик приборлар җитмәү сәбәпле, кайбер моментларга күз йомарга туры килә. Шулай да без моны дәреслекләрдәге теорияләр, авторларың фикерләре белән ныгытып куябыз. БДИга әзерләнгәндә бу белемнәрне бик теләп кулланабыз. Ләкин интернет челтәрендәге материаллар, күп кенә методик кулланмалар, имтихан рус телендә. Ә авылда татар телендә белем алган балага бу берникадәр кыенлык тудыра. Бу аңлашыла да: 11 ел буе туган телендә белем алган бала югалып кала. Шулай икән, мин үземнең фәнемне ике телдә алып баруны үземә максат итеп куйдым. Физик мәсьләләрне, математик гамәлләрне рус телендә чишүне кулайрак дип саныйм.


Шунысы күңелгә тия: мәктәбебездә балалар саны елдан-ел кими бара. Дөрес, бала саны аз булуы бер яктан карасаң, яхшы да кебек. Һәр укучыга индивидуаль якын килергә, һәр көнне белем дәрәҗәсен тикшереп торырга мөмкинлек кала. Шулай да, кызыклы семинарлар, дәрестән тыш чаралар үткәргәндә укучыларның аз булуы үзен нык сиздерә.


Әйтик, эшли башлаган елларымдагы диспут дәресләремне сагынып искә алам. Ялкынлы чыгышлар, фикерләрнең күп булуы үземә дә бик кызык иде. Хәзер исә диспут дәресләрнең “җанлы” булмавын нәкъ менә балалар санының аз булуы белән аңлатыр идем. Бу юнәлештә мин буш вакытларымда авыл табигатенең матурлыгын, туган җирләре өчен җаваплы икәнлекләрен аңлатырга тырышам. Ни генә дисәң дә, туган җиребезгә яшьләрне тарту, аны үстерергә өлеш кертүне мин үземнең бер бурычым дип саныйм.


Әйе, еллар уза. Бер буын икенчесен алмаштыра. Инде минем укучыларым зур тормыш юлыннан атлыйлар. Ләкин, ни генә булса да үз туган авылымда укучыларыма белем-тәрбия бирүем, аны үстерү юнәлешендә өлеш кертүем белән горурланып яшим. Укытучы һөнәренә булган хөрмәт хисләрен, туган авылымның матурлыгын, фәненемнең җитдилеген, кирәклеген аңлатуны мин көндәлек бурычым итеп алам. Мәктәп елларым, үсмер чакларым кире кайтса да, мин һич икеләнмичә укытучы һөнәрен сайлар идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ